Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вокзалда яшәүче Илшат Гафуров: «Акча эшлим дә өйләнәм»

Казанның Колхоз базары янында урамда яшәүче Александр Костенко турында язган идек. Аның белән танышырга баргач, икенче бомж белән сөйләшеп киттек.

 Башкалардан ул ничектер аерылып тора, чиста, пөхтә, «Охрана» дип язылган киемнән. Без аны башта биредә эшләүче каравылчы дип тә уйлаган идек. Баксаң, Илшат Гафуров инде ун ай бомж булып яши икән.

Нурлат районыннан килгән. Үзе әйтүенчә, элегрәк колхозда эшләгән. Аннары колхозлар таркалгач, бәхет эзләп, Казанга юл тоткан. Өйләнгән булган – аерылган. Сәбәбен мәзәккә бора: башкалар аерылгач, аерылдым инде, ди. Үзенә – 53 яшь. Вокзалда куна. «Дәрвишләр бистәсенә кадәр 22 сумга билет сатып алам да вокзалда төн кунам, берәү дә берни әйтми», – ди.
2012 елда әтисе вафат булган. Хәзер авылда әнисе ялгызы гына яши. «Ник авылга кайтмыйсыз?» – дим.

– Әни җилкәсендә ятаргамы? Кирәкми, авылда эш юк, эш булмагач, акча юк, акча булмагач, хатын юк, фатир юк. Кызлар белән танышырга, акча эшләргә, дип, Казанга килгән идем.

– Эш таптыгызмы соң?
– Юк шул, авыр эшләр генә монда, 53 яшьтә дүртәр метр тирәнлектә кое казып йөри алмыйм. Сәламәтлегем дә элеккеге түгел. Ике ай каравылчы булып эшләп алдым анысы. Тагын эш эзлим менә.

– Нинди акчага яшисез?
– Табыла инде, чүплекләрдән төсле металл җыям, аны тапшырам. Бушлай ашаталар, киендерәләр, рәхмәт.

– Шулай да, болай азапланып гомер иткәнче төп нигезгә кайтсагыз, яхшырак түгелме соң?
– Юк, туганнарымны борчыйсым килми, һәрберсендә кредит, бурыч. Авылда клуб буш, беркем юк. Казанда кеше күп, аралашырга була. Эш тапсам, акча эшләсәм, өйләнергә исәп.
Аның кайчандыр ак булган сумкасы һәрчак үзе белән. Документлары, кирәк-яраклары шунда. Алар арасында әнисе Сәлимә апа язган ике шигырь дә саклана. «Бастырыгыз әле шушыларны», – дип, безгә дә тоттырды. Ә шигырьләрдә уйланырлык фикерләр шактый, шул исәптән Илшат абыйның үзенә дә...

 

 фотоtwitter.com

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/vokzalda-yashche-ilshat-gafurov-akcha-eshlim-d-ylnm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса