Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Владимир Путин туры элемтәдә: «Халык ачуланмасын иде, мин уртача саннар турында әйтәм»

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә бара. Путин ил халкы белән шушындый форматта унҗиденче тапкыр очраша. Туры элемтәне "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "НТВ", "ОТР", "МИР", "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия радиосы" телеканаллары туры эфирда күрсәтә.

Туры элемтәгә миллион ярымнан артык сорау килгән. Сорау һәм мөрәҗәгатьләрне кабул итү туры элемтә вакытында да дәвам итә.


 Россия Президенты Владимир Путинга турыдан-туры элемтәдә беренче сорау керемнәрнең, шул исәптән, хезмәт хакының түбәнәюе турында килеп иреште.

Президент энергетика базарындагы вазгыять аркасында икътисад һәм социаль өлкәдә "тискәре элемент" булуын искәртте. “Әмма акрынлап керемнәр яңадан торгызыла”, - диде ул.

“Кредитлар түләү аркасында реаль керемнәр төшә бара, шуның өчен дә Үзәк Банкны бу мәсьәләгә игътибар итәргә чакырам”, - дип сөйләде Владимир Путин.

Россия Президенты рәсми булмаган базарның да кимегәнен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2013 елдан номиналь хезмәт хакы 33 меңнән 45 меңгә кадәр арткан. Ул моның уртача саннар гына булуы хакында әйтте.

“Халык ачуланмасын иде, мин уртача саннар турында әйтәм. Чөнки бездә тармак буенча да, регионнар буенча да түләү аермалыклары зур”, - диде Президент.

Быел Путин ил халкы белән шушындый форматта унҗиденче тапкыр очраша. Программа студиясе Кунаклар сараенда урнашкан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X