Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Владимир Путин авылга эшкә күчкән укытучыларга 1 миллион сум акча бирмәкче

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елдан башлап укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта ул Россия Федераль Җыенына юлламасындасөйләде.

 -2020 елдан "Земский учитель" программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче педагогларга бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк,— ди Владимир Путин.

Элегрәк дәүләт башлыгы медицинада кадрларга кытлык булмасын өчен «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында белдергән иде.

- "Земский доктор " программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә, шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчаны алырлык булсын. Табибларга - миллион сум, фельдшерларга - 500 мең сум, - диде Владимир Путин.

 tatar-inform.tatar

фотоblog.accent-center.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X