Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Винарис Илъегет: "Хәмдүнә апа үлгәч, микроинфаркт кичердем"

Быел газиз әнисен югалткан, ә аннары коронавирус белән чирләп, хастаханәгә эләккән җырчы Винарис Илъегет әле дә үз хәленә кайта алмый. Винарис белән бүген күңелендә ниләр кичерүе турында сөйләштек.

- Винарис, әниең озак еллар буе яман чир белән көрәште. Соңгы көннәрендә кайда булды ул?

- Әнием онкология белән чирләде. Без бу явыз чир белән 9 ел буе көрәштек. Әнине булдыра алганча яшәтергә тырыштык. Кызганыч, ул коронавирус дигән зәхмәтне йоктырды. Үләренә 7 көн кала хастаханәдә ятты. Билгеле, мине анда кертмәделәр. Соңгы тапкыр кочаклашуыбыз шунда булды. Без соңгы көнгә кадәр видеоэлемтә аша аралаштык. Үләсе көнне хәле начарланды, реанимациягә салдылар. Иртәнге сәгать 3тә табиб шалтыратып, әнинең китүен хәбәр итте. Аны безгә ябык табутта бирделәр. Пермьгә алып кайтып җирләдек. Әнине кабат күрә алмавым өчен күңелем әрни.

- Төшеңә кергәне бармы?

- Бер тапкыр да кергәне юк. Кайвакыт төшемдә булса да, күрер идем дим. Әнине уйламаган бер көнем дә юк. Әти дә, үлгәненә тиздән 7 ел булса да, ике генә тапкыр төшемә керде. Без әни белән бик якын булдык. Мин аны әле дә һәрвакыт янымда тоям. Үлгән кебек түгел. Башымда берәр сорау туса, икеләнү булса, әнинең “әйе” яки “юк” дигәнен ишетәм кебек, ул миңа дөрес юл күрсәтә. Көненә 2-3 тапкыр шалтыратыша идек. Бер-беребезне тойдык. Үләренә 3 ай кала әни кулын сындырды. Миңа бу турыда әйтмәде, ләкин мин сизендем. Шалтыратып сораша башлагач кына сөйләде. Ул да шулай ук миңа авыр булганда, күңеле белән сизеп миңа шалтырата иде.

Апасының төшенә кергәли. “Бик матур итеп күрәм, гел елмаеп карап тора, янында мул табын”, дип сөйли. Аннан соң күрше апабызның төшенә еш керә икән. Бервакыт “суыткычны җыештырырга кирәк” дигән. Күрше апабыз суыткычны караса, онытылып калган һәм бозыла башлаган ризык бар икән. Икенче юлы “тузаннарны сөртергә иде” дип кергән. Әнинең төшемә кермәвен әйбәт диючеләр дә бар. Димәк, әнинең рухы шат. Чынлап та, мәчеткә һәрвакыт хәер бирәм. Исән чагында да бәхил булуын әйтте.

- Әниеңнең фатирына барасыңмы? Киемнәрен нишләттең?

- Мин анда барсам, елыйм. Бик авыр. 40 көннән соң, киемнәрен авылга алып кайтып туганнарга өләштем. Үземә истәлек итеп яраткан киемнәрен калдырдым. Мәрхүмә Хәмдүнә апаның да яшел күлмәген абыйсы истәлек итеп миңа бирде. Ул миңа әнием кебек якын иде.

 

Әниең үлгәч, син дә коронавирус белән чирләдең. Хәтта хастаханәдә ятып чыктың. Хәзер хәлең ничек?

- Бу чирне бик авыр кичердем. Миндә шикәр чире дә бар, йөрәгем дә авыру, шуңа күрә барысы да катлаулы булды. Коронавирустан соң 20 килога ябыктым. Әкренләп җыелгандыр инде: Хәмдүнә апа Тимергалиева үлгәннән соң хастаханәгә эләктем. Әле ярый “ашыгыч” ярдәм чакыртканмын, бик тиз килеп җитте. Микроинфаркт кичердем. Ике атнага якын хастаханәдә ятып чыктым. 

- Сәхнәгә чыгарга ярыймы?

- Ярый. Хәзер әкренләп эшли башладым. Яңа җырлар яздырам. Әмма мәҗлесләр алып бармыйм. Концертлар да оештырырга ниятем юк. Чакырган җиргә барып җырлап кайтам. Алай да әле бик тиз арам. Бу халәт 1 елга якын сузылырга мөмкин икән. 

- Винарис, күптән түгел тагын бер кафе ачкансың икән. Сәхнәдән читләшергә исәбең юктыр бит?

- Банкет залыннан кала, тагын бер кафе ачтым. Ул Бауман урамында урнашкан. Хәзерге вакытта аш-су өлкәсендә төрле тәҗрибәләр ясыйбыз, халыкның күңеленә хуш килердәй ризыклар эзлибез. Үзең беләсең, концертларга ышанып яши торган замана түгел. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшенә күбрәк игътибар бирергә булдым.

 

фото , чыганак http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vinaris-ileget-khmdn-apa-lgch-mikroinfarkt-kicherdem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса