Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Венера Шәмсевәлиева : “Мин әтинең абруена, аның биредә куйган хезмәтенә тап төшермәс өчен тырышам”

Ике «5» легә тиң гомер юлы җандагы хис-кичерешләрне, әрнүле сагышларны үтеп, бүгенге уңышларга, шатлыкларга илткән икән, димәк, зая узмаган. Тормыш дәвам итә...

Язын зәңгәр күкне ярып тезелешеп кайткан кыр казларына, Чулман өстендә канатларын җилпеп очкан акчарлакларга гомер буе сокланып яши ул.

Хыялы белән алар янәшәсендә оча – дөнья, галәм киңлекләрен иңли. Язларга гашыйк булуы да, бәлкем, әнә шул киек каз тавышларын ишетүдәндер, җир өстенә беренче бәбкә чирәмнәре калкынып, кояш сыман сап-сары тузганаклар туен күзаллавыннан туадыр. Күңеле белән рәссам, шагыйрь, җырчы да ул. Ә менә һөнәре буенча бөтенләй башка юнәлештә, Венера Сөләйман кызы Шәмсевәлиева.
–Никадәр табигатьне яратсам да, үземне саннардан башка күз алдыма китерә алмам ахыры. Алар минем тормыш рәвешемә, яшәешемә әйләнде инде, - ди ул елмаюлы карашын алдындагы кәгазьләргә төбәп. – Мәктәптә укыганда ук иң көтеп алган дәресем математика булды.
...Балык Бистәсе “Ак Барс” банкы офисы җитәкчесе кабинетының киң итеп ачылган тәрәзәсеннән кергән саф һава, бүлмә буйлап уйнаклаган кояш нурлары яктысында сүз агышын үткәннәргә кайтарабыз. Каршымда утырган җитәкче ханым белән чәчләренә ак бант бәйләгән, хыяллары артыннан очып китәргә талпынган чыгарылыш сыйныфы укучы арасындагы аерманы эзлим. Карашлары шул ук мөлаем, әмма коңгырт матур күзләрдәге серле чагылышка үтелгән елларның моңсулыгы, бүгенге көннең җитдилеге өстәлгән.
–Балык Бистәсе гимназиясен тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Аннан экономист-оештыручы белгечлеген алып чыктым. Хәзер уйлап утырам да үзем дә шаккатам: бер гамьсез, ваемсыз еллар булган икән ул. Тулай торакның үзенә бөтереп алган шау-шулы тормышы, сессия, имтиханнар – болар яшьлекнең иң гүзәл чорына туры килгәнгә тиз үтеп киткәндер, – ди ул, хәтер йомгагын сүтеп.
Тормышның гел шома түгел, сикәлтәле юллары да барлыгын ул чагында кем генә уйлады икән?! Институтны яңа тәмамлап кайткан яшь белгечкә район авыл хуҗалыгы идарәсендә эш булса да, аны әтисе Сөләйман ага тәҗрибә туплар, үзлегеннән эшкә өйрәнер дип, “Ленинская искра” яки “Масловка” совхозына эшкә җибәрүләрен сорый. Үзәктән ерак булмаган “Масловка” совхозын сайлый Венера. Һәм ялгышмый. Совхоз директоры Николай Васильевич Андреев аның эшкә сәләтен тиз күреп ала, кирәк булганда акыллы киңәше белән ярдәм итә. Аңлашып эшли алар. Төгәл ун ел совхозның баш экономисты вазифасын башкара Венера Сөләймановна.
Яшьлек – һәрчак үзенә тартып торган ут-ялкыны, сөю-яратуы белән көчле. Түбән Тегермәнлек авылыннан килгән баш агроном Наил Шәмсевәлиев белән ике арадагы дуслыкның самими мәхәббәткә  әверелүен сизми дә кала кыз. Акыллы, һәр сүзен үлчәп сөйләшүе, тыйнаклыгы өчен үз итә, ярата ул егетне.
 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса