Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Венера Камилова: " Кич ятканда исәнлек теләп ятам авыл халкына"

"И рәхмәтләр генә яусын сиңа. Чирли башлагач бик игътибарлы булдың. Тәмле сүзең, ягымлы карашың белән җанга рәхәтлек өстисең бит син. Изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын”, дия-дия медпункт ишегеннән авыл әбие чыгып килә иде.

Шундый миһербанлы олы күңелле кешене тизрәк күрү теләге уянды. Венера Камилова белән аралашуыбыз җиңел җайда башланып китте. Вакыт-вакыт янына килгән авылдашлары гына уртак сүзебезне бүлгәләп алды.

 -Җиңел эш димәс идем. Шулай да бу һөнәрне сайлавыма беркайчан үкенмәдем. Ул миңа бик якын. Кечкенәдән курчакларга укол ясаган, дәвалаган булып уйнадык. Дөньяда ике һөнәр – укытучы һәм табиб бик мөһим һәм гомерле, кешеләрдән аерылгысыз һөнәр, дия торган иде әби. Ул безне чисталыкка, матурлыкка, пөхтәлеккә өйрәтте. Әлеге эшемнең башлангычына нигез шул вакытларда ук салынгандыр инде”, - ди Венера апа тыйнак кына.

Дүрт дистәгә якын вакыт шәфкать туташы булып эшли икән ул. Үз вакытында Яншык, Бәтке авылларында да эшләргә туры килә аңа. Бүгенге көндә Кече Укмас авылының алыштыргысыз фельдшеры дисәк дөреслеккә туры киләдер.

“Әлеге эшнең көне-төне юк. Күбесенчә өлкән буын кан басымы, буыннар авыртуы белән интегә. Кич ятканда исәнлек теләп ятам авыл халкына, төннәр тыныч үтсен иде, дим. Ярый ла уң кулым, ярдәмчем тормыш иптәшем – Ринатым бар. Һәр чакыруга ул йөртә мине. Кышкы буранлы төннәрдә тулгагы башланган хатыннарны район үзәгенә алып баруларыбыз хәтеремдә уелып калган. Юлны трактор чистарта, без аның артыннан машина белән барабыз. Шөкер, вакытында алып килеп җиткерә идек. Ә менә авылда синең белән аралашып гомер иткәннәрнең олыгаеп бакыйлыкка күчүе минем өчен бик авыр. Йөрәк әллә нишли, гомер тоелмый уза”,- ди ул бераз күңелсезләнә төшеп.

 “Эшен яратып башкара, безнең  өчен янып-көеп яши, бик рәхмәтлебез үзенә. Венера, исеменә җисем туры килгәндәй, авылыбыз йолдызы”,- ди авылдашлары аның хакында.

-Хезмәтеңне чын күңелдән үз итеп, сабырлык, тырышлык белән башкарганда нәтиҗәсен күрәсең. Һәрбер уңышлы адымым, изге гамәлләрем белән горурланып, рәхәтлек алып яшим,- ди ул.      Гаиләләрендә дә матур яшәеш хакимлек итә. Кызлары Ильмира белән Диләрә инде үзләре шәхсән тормыш юлын ярып баралар. Бүгенге көндә Венера апа белән Ринат абый оныклары җылысыннан сихәтләнергә дә өлгергәннәр инде. Кешеләргә өләшкән изгелекләре, гүя, үзенә әйләнеп кайта сыман.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса