Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватан Геройлары көне уңаеннан район үзәгендә искә алу митингы булып узды

Ел саен билгеләп үтелүче Ватан Геройлары көне уңаеннан район үзәгендәге Геройлар Аллеясында искә алу митингы булып узды.

Анда Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район үзәгендәге мәктәпләрнең «Яшь армиячеләр»е, агротехникумның «Форпост» отряды һәм районның оешма вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашты.
Фирдания Әхмәтҗанова Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе укытучысы Руслан Романовка III нче дәрәҗәдәге «Юнармейская доблесть»  медале тапшырды.
Чара ахырында Геройлар Аллеясындагы обелискка чәчәкләр, гирляндалар куелды.

Игорь Пузырьков.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса