Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вадим Захаровтан тәмле тавык рулеты

Яраткан җырчыбыз тәмле ризыклар да пешерә

 Бүгенге көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Инстаграмдагы шәхси аккауынтында бик тәмле рулет фотолары элгән. Фото астына “Бүген әллә нәрсә булды минем белән, болай ничава килеп чыкканмы? Тэмле булды узе..”, дип үз укучыларының фикерен дә сорап язган ул. Бу рулетның фотоларын күргәч, яраткан җырчыбыз Вадим белән элемтәгә кереп, ризыкның рецептын сорап алдык:

- Бернәрсәсе дә юк аның. Иң беренче тавык итен сөякләреннән арындырдым. Аннан итне бер ягын сарымсак, тоз, борыч белән ышкыдым. Шулай ук рулет эченә помидор турадым, сыр уып салдым. Шуннан рулетны төрдем дә, бер сәгатькә пичкә урнаштырдым", - дип сөйләде Вадим. Рулеты бик аппетитный күренә!

Күрәсең, Вадим яхшы җырчы гына түгел, оста пешекче дә.

 

 фото ,чыганак  http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/vadim-zakharovtan-tmle-tavyk-rulety

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса