Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вадим Захаров: "Тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде"

Безнең җәмгыятьтә кешенең тазалыгына мөнәсәбәт бик үзенчәлекле. Хәзер “этикет” төшенчәләре арткы планга калды.

 Әдәп саклап тору юк, киңәш бирү, төрттерү, шаяру китә. Вадим Захаровтан да: “Ачуыңны китергән, йөрәгеңә тия торган темалар бармы?” – дип сорагач, шул хакта сөйләп китте

– Ябыгу темасы инде, чынлап “надоел” менә! Кайбер журналистлар хәл дә сорап тормый, шалтыратуга: “Вадим, ябыгырга уйламыйсыңмы?” – дип башлыйлар. Алай-болай ябыгып китсәң дә куркыныч. “Ни эшләдең, авырмыйсыңмы?” – дип аптырата башларлар.

– Ә үзеңдә ябыгырга теләк юкмы?

– Нишләп булмасын, бар инде. Барысын да гаҗәпләндерәсе килгән вакытлар була, әлбәттә. Әле менә бу пандемия башлангач та бик күпләр үзләре сата торган порошокларны, коктейльләрне эчеп карарга, аларга реклама ясарга тәкъдим итә башлады. Аннары мин ябыгам да, инстаграмда 30 мең “подписчик” җыябыз, акча эшлибез, имеш. “Авылга кайтып тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде мин, егетләр”, – дидем.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/vadim-zakharov-traktorda-eshlsm-eshlim-lkin-poroshok-satyp-utyrmyym-inde-min-egetlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса