Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вадим Захаров: "Бер ай урын өстендә яттым"

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров коронавирус йоктырган. Инде дәваландым дигәндә генә Вадим хастаханәгә эләккән.

“Бер ай урын өстендә яттым. Башта өч атна ковид белән өйдә чирләдем. Бер атнасы аеруча авыр булды, температура төшмичә азаплады. Үпкәнең 25 проценты зарарланды. Алты тапкыр тест тапшырдым, шуның алтынчысы гына тискәре булды. Коронавирус ашказаны асты бизенә бәрде. Нәтиҗәдә ике атна РКБда ятып чыгарга туры килде. 14 килога ябыктым. Әле дә хәлем юк, тәм кайтты, ә исне сизмим. Коронавирустан соң хәтер начарланды”, - дип сөйләде безгә Вадим Захаров.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vadim-zakharov-ber-ay-uryn-stend-yattym

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X