Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган елны «Спорт — тормыш нормасы» проекты кысаларында 18 ГТО мәйданчыгы төзелгән

Татарстан Республикасында спорт белән бәйле булган объектлар «Демография» илкүләм проекты нигезендә барлыкка килә.

Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). 2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча республикада күләмле эшләр башкарылды. Шул исәптән Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән.

Моннан тыш «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган, ә Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.

Буа, Лениногорск һәм Чаллы шәһәрләрендәге спорт мәктәпләре ике боз катыру машинасы, хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар белән тулыландырылган.

илкүләм проектлардемография

http://«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X