Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйламаган көнем юк (повесть)

Нәбирә Гыйматдинова

1
Капка бик каты ябылды. Көчсезнең иң көчле чагы... Әлеге тавыштан җиһан сискәнеп уянды да, каракучкыл юрганын бизәгән йолдызлары уптым илаһи җиргә чәчелде. Аның берсе аяк очыма атылды. Кайнар ул, кагылгач, кулны пешерә, алай да аны кире күккә чөймәкче идем, ләкин инде «йолдыз» сүнеп, күмергә әйләнә. Бу күк җисеме түгел лә, бу – мин. Яндым... Сезнең берәр вакыт үзегезне кызганганыгыз булдымы? Телгәләнгән җаныгызны ничек юаттыгыз? Бүтәннәргә әйтелә торган кәлимә сезгә ярадымы соң?
Арба-чемодан келтер-келтер тәгәри. Тәгәрмәч белән бергә асфальтка бәрелә-бәрелә минем язмыш та тәгәри. Арбаның тоткасын әле уң, әле сул кулыма күчерәм. Авыр... Югыйсә анда җәйге кием-салым гына, күрәсең, күкрәгемә укмашкан таш, әкрен генә алагаем зур йөккә әверелеп, беләккә төшә. Бистә урамнары тып-тыныч... Биек коймаларны тырный-тырный шашып өргән усал овчаркаларга хәтле изрәп йоклый. Тәрәзәләрдә дә кара пәрдәләр. Шунысы сөендерә: аларның хуҗалары мине жәлләп-кызганып, билгесезлеккә озатмый. Билгесезлек дим, чөнки алга таба ниләр көтә – бер Ходай гына белә. Киләчәгем унарлаган сорау билгеләре белән чуарланган, шуларның исә берсенә дә җавап юк. Туктап, телефоннан шалтыратам. Разия күп серияле төшләр күрсә дә, тиз уяна, аның шалдыр-шолдыр тимер капка ачканы ерактан ук ишетелә. Җиңел сөякле хатын, әнә, миңа каршы йөгерә. Төймәсе каптырылмаган ак халат чабулары белән ул төнге күлдә канат җилпегән аккошка охшый.
– Уф Аллам, җүнле кеше төн уртасында этен дә урамга кумый.
Мин аны төзәтәм:
– Җүнле хуҗа буранда этен дә куып чыгармый!
– Сезнең шул инде: «без генә дөрес язабыз, без генә дөрес сөйлибез», – дип, дустым арбага ябыша. – Һи, җип-җиңел. Өлешеңә тигән көмешең шушы гынамы? Әй, сиңа матди байлык ниемә! Син рухи байлык белән тук бит әле. Инде соң, бүген төпченмим, иртәгә энәсеннән җебен аерып, бәян итәрсең.
Разия эредән купмыйча гына, урманга терәтеп үк агач йорт салдырды. «Бистәдә аек акыллы бердәнбер хуҗа мин генә, сезнең таш ызбаларыгыз суламый, сездә тын кысыла», – диде ул. Аның каравы безнең кызыл кирпечтән салган коттедж көяз кызлар кебек матур иде. «Иде» дим, үткән заманда әйтәм. Бар куәтемә ябылган капкага мин бүтән орына да алмыйм. Шул тирәдән җил булып иссәм генә. Анда да, монда буталма дип, юнәлешемне борырлар. Дустым дөрес сукалый, агач йорт һавага рәхәт. Табигать адәм баласына чималын үзе үк үстерә. Әмма юкә яисә нарат корылмаларының гомере кыска: алар йөзәр елдан соң туза, чери. Ә тарих өчен мәңгелек биналар кирәк. Шотландиядә шагыйрь Вальтер Скоттның замогы таштан төзелгән, андагы иркенлек, андагы матурлык, ә бездә Такташ яшәгән йортны искерде дип, бульдозер белән төрттереп тигезләделәр. Бастырып калдырсын иде Мокамай авторы Скотт сыман ташпулат! Тияр идемени аңа заманның йонлач кулы! Хәер, безне аның тимер сыны белән «бәхилләттеләр»: татар шуңа да разый.
– Тыныч йокы! – Разия мине дус-иш өчен генә көйләнгән бүлмәгә «яба». Ачык форточкадан нарат исе аңкый. Ирем Миндияр тәүлек буе кайдадыр киләп сарганда, аю фермасы хәтле зур коттеджда ялгызым гына кунарга шикләнеп, дустыма килсәм, сөяк-санагымны таратып, җәелеп йоклар идем, ә бүген йокы миннән җәяүләп кача. Хәтта нарат исенә буылам төсле. Ничек тынычланасың ди, мин диңгездә вак йомычка кебек чайкалам. Кайчан дәһшәтле дулкын яралыр да ярга чыгарып ташлар икән? Нишләргә, ә? Сезгә эндәшәм: йә кайсыгыз киңәш бирә? Мәгънәсез сорау, әйеме? Кемнедер җаныма кагылдырсам икән! Гомердә дә! Үзем белән бергә туган горурлыгым – иң кырыс сакчым. Давылларда да сынмаган-сыгылмаган нечкә талчыбык ласа мин...
Чебен мыегы белән тәрәзә пыяласына орынса да, уянган, сак йокылы Разиянең, мөгаен, минем уф-пуфларым колагына тыгылгандыр, ул иснәнә- иснәнә бүлмәгә иңә:
– Һаман йокламаган! Әллә яңа әсәреңә чүпрә кабартасыңмы? Менә миндә ул мыжлаган сюжет! – Разия – өлкән тикшерүче, аның хезмәте маҗараларга бай. – Унҗиде яшьлек егет кибеттән сагыз урлаган. Хәлле генә гаилә баласы. Кызык өчен, ди. Унтугыз яшьлек күсәк иптәшенә пычак белән кадаган. Үртәде, ди. Икесенә дә статья чәпәр идең – жәлке. Яши генә башлаганнар. Өченчесе, бөтенләй адәм ыстырамы...
Миңа болар кызык түгел. Үз ихтыяры белән тормыш баткаклыгында чупырдаган адәм балалары турында язып, абруемны төшерәсем юк! Әнә Умберто Эко: «Китапханәләргә аң һәм акыл үсеше буенча катлаулы әсәрләрне укырлык дәрәҗәгә җиткән кешеләрне генә кертергә кирәк», – ди. Менә кемнәр өчен ул минем затлы әсәрләрем. Җәмгыятьтәге байлар белән ярлылар кебек укучы да югары һәм түбән катламнарга бүленә.
– ...өченчесен үзем төрмә сәкесендә черетер идем. Завод директорының кияве яшь кенә хезмәткәрен кабинетына бикләп мыскыллый. Шул кабахәтне хатыны да яклап маташа бит әле! Имеш, иренә пычрак ата теге кыз бала, имеш, ирем мине генә ярата! Ышандырган, җирбит. Ярата, кәнишне, бабасының акчасын, миллион сумлык машинасын, әгәр бичәсе артына типсә – бомж бит. Сикеренмә, азгын! Разия Вәзиева барыбер син – ыштыр битне җәзага тарттырачак! Бездә хәйлә – биш капчык! Мин аңа контрудар ясыйм, тиздән нәтиҗәсе күренер. Йә, шуны язасыңмы? Халык егылып китеп укыячак.
– Кыстама, иптәш тикшерүче! Өчесенең берсе күңелне кузгатмый.
– Ә-ә, каләмең җирәнәмени? Миндә гадиләр язмышы инде, гафу. Синдәдер инде мөкиббән китәрлек, укучы шедевр дип атарлык темалар.
Разиянең сарказм белән көлүе тамчы да ачуымны китерми. Ул җир кешесе, аны үзем белән рухи биеклеккә күтәрү мәгънәсезлек булыр иде. Без – икебез ике ярда, капма-каршы фикерләр әйтешеп бәхәсләшсәк тә, хыянәтсез дуслар. Әгәр «иптәш тикшерүче» минем холкымны, минем кыяфәтемне, минем уй- ниятләремне кабатласа, без якынаймас та идек. Дөньяда ике Тәслимә артык.
Ачуланмыйм, әйе, ләкин турсаям. Бүген язмыш тарафыннан рәнҗетелгән көнемдә авыз ермаса соң!
– Кызык темалар күп, – дим. – Әнә, Марста титан тапканнар. Анда яшәү бар.
– Әкият! Җирдәгеләр берәр төрле бактерия алып менгәннәр, димәк. Менә сиңа «яшәү!» Туктат саташуларыңны, кызый! Бездә психология фәне үсештә. Бәлки, психологка язылырсың, ә? Җаның авыру синең.
– Андый фән юк, – дим. – Ялган ул. Җан күзгә күренми, кулда тоемланмый, аны дәваларлык гайре табигый сәләткә ия затлар тумаган.
– Киләчәккә нинди планнар корасың, хет шуларны уйла.
Мине беркем дә пошмас хатын, димәс. Әмма бүгенгесе якаңнан тотып, уңлы-суллы селкегәндә, нинди киләчәк турында уйлау, ди ул! Җан буп-буш, анда чәчәр өчен орлык кирәк, ә минем әле генә савытым тишелеп, өмет- хыялларым соңгы бөртегенә хәтле түгелде...
Таң ата. Йорт артындагы нарат агачының энәләрен алсу төскә буяп, офыкка кояш җәелә. Умарта күче сыман гөжләгән башымны мендәр белән томалап, «йокы бишеге»ндә тирбәлгәндә генә, урамдагы акырыш-бакырыштан куркып күземне ачам. Юрганга уралып тәрәзәдән баксам... һай, койрыгым өзелмәгән лә. Без, җүләр, шартлатып өздек дип кинәнәбез тагы!
– Что за безобразие! Тәслимә, мин йоклаганда, шыпырт кына тайган! Ул минем никахлы хатыным, мин аның никахлы ире, без йорт өчен бергәләп көрәшергә тиеш! – Миндияр әтәчләнә. – Тәслимәү-әү!
Аның каршында Разия – корыч калкан, аны ни кылыч кисми, ни пуля тишми.
– Комарлы уеннар уйнап йорт-җирегездән колак кактырдың, гражданин Суфиянов! – Бу илдә тикшерүчеләр өчен һәркем «гражданин». – Синең ише имгәкләр җил тегермәне белән көрәшсә генә! Тәслимәне бимазалап йөрмә, ычкын!
Миндияр:
– Син, сазаган кыз, миңа закон такылдама! Тәслимә белән минем арага керсәң, юан билең нечкәрер, – дип, капкага ыргылганда, каты куллы хуҗабикә аның колак төбенә кундыра:
– Монысы сазаган кыз өчен, монысы... – «Калкан» гражданинның тезенә тибә: – ...ахирәтемне бомжга әйләндергән өчен!
Разиянең иремә (әле без аерылмаган) кул күтәрүе аклана да кебек. Миндиярны каеш белән ярсаң да, таман гына. Тик хатын-кызның ир-атны кыйнавы – соңгы чиктәге кыргыйлык. Хәер, Разия яшь чакта ук «сугыш чукмары» иде. Әгәр урамда хулиган-фәлән бәйләнсә, ул аларны өч чакрымга очырта, укыганда, каратэ секциясендә беләк ныгыткан кыз, яраса, алыплар белән дә көч сынашыр иде!
Сүзсез генә иртәнге тәгамгә әзерләнәбез. «Койрык» турында ләм-мим. – Сиңа каһвәме, чәйме? – дим, әйтерсең Разия кунак , ә мин – хуҗа.
– Сөтсез генә каһвә.
– Сөт белән тәмлерәк.
– Ә син ул пластик шешәдә чын сөт, дисеңме? Пальма мае белән порошок буталган сыеклык. Әкәмәт, терлек саны кимегән саен кибет киштәләрендә «сөт» арта, – дип тиргәнә-тиргәнә, ашык-пошык тамак ялгаган дустым өстәлгә ачкыч бәйләме ташлый.
– Запас. Алай-болай шәһәргә чыксаң, ишек-капкаларны биклә.
Кая ул «шәһәр?» Дөнья шул хәтле тарайды ки, мин иң зур тишеккә сыймам, күрәсең, җаным кысылганда, ул да кечерәя иде. Янә ятагыма авам. Без кайдадыр ялгышсак, шул хатаның сәбәбен эзлибез. Гүя аны төзәтеп була. Уйдырма! Хаталар гомерең азагына кадәр чабуыңа тагылып бара. Миңа унөч яшь, әтиләр авылдагы йортыбызны сатып, Ташкент якларына күченгәндә, мине ерак туганыбыз Әлфинур апаларда калдырырга уйлый. Янәсе, кызыбыз тыныч кына урта мәктәпне тәмамласын, аннары күз күрер. Минем «күз күргән» инде, авылда да калмыйм, Үзбәкстанга да китмим. Ниһаять, кирелегем белән җиңәм: мине Казанга – интернат-мәктәпкә илтәләр.
Авыл, авыл... Хәтер пәрдәсе ертыла. Алдымда Халит. Без аның белән сыйныфташлар. Ул – алгы, ә мин арткы партада утырабыз. Малай һәр көнне озын тәнәфестә берәр китабым эченә хат тыга. «Укыдыңмы? Ничек?» дисә, алдыйм, әйе, дим, баш кагам, ә ул күзен мөлдерәтеп, җавап көтә, чөнки ак кәгазьне урталай бөкләп, җилем белән ябыштырган «посылка»ны ачмыйча гына чоландагы аяк киеме тартмасына тыгам. «Китмә, авылда кал», – дип күз яше белән елый Халит. Ә миңа көлкенең көлкесе!
– Һи, мәлҗерәгән! Авыл сиңа төс ул. Яшә шунда. Урамдагы ата каздан да шөллисең ич син! – дип, үземчә малайны ирештерәм.
– Шөлләмим, кичә берсенең муенын бордым.
– Төшеңдәме, мәлҗерәгән?
– Өнемдә, Тәслимә.
«Син мактанчык, мескен, хәерче...» Күңелемнән генә чәнечкеле сүзләр барлыйм. Коры балчык белән генә сыласаң да, моңа теләсә нәрсә ябышыр төсле. Ничек кенә мыскылласам да, миңа карата аның хисләре көчәя генә. Май азагында безнең сыйныф әрәмәлектә уен оештыра. Кызлар казан асып, балтырган ашы пешерә, ә малайлар талчыбыктан кәрзин үрә. Хезмәт дәресе укытучысы Борһанов абый аларны кыш буе өйрәткәч, егетләребез күз йомып та «иҗат итә». Халит исә чыбык-чабык, үлән-яфрак түшәп, алачык ясый.
– Йә, Нияз абзый улы, бу хан сараеның хуҗасы син, диик, – ди укытучы. – Ханбикә җитми бит әле. Йә, кайсы кызны сайлыйсың?
Халит миңа күрсәтә. Халык: «Әйдә, Тәслимә, әйдә!» – дип куәтләсен дә, Борһанов абый кулымнан тотып алачык янына китерсен дә, киреләнеп кара! Икебезне бергә эчкә кертеп җибәрәләр. Мин җиз елан, билгеле, чакмыйм, әмма зәһәр ысылдыйм:
– Хәчтерүш, син дә хан ди! Синең сәләмә куышың сарай ди!
...Интернатта без Разия белән танышабыз. Ни рәвешле бу чая һәм усал кызга яраганмындыр – әйтүе кыен, бәлки ул мәктәп тормышына багышланган кыска- кыска язмаларымны укып: «Чү, Тәслимә белән дуслашыйм мин, Разия фәлән каләм остасы белән дус!» – диярләр», – дип, үз мәнфәгатен кайгырткандыр. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың». Югары дәрәҗәгә ирешкән кеше янында син бит үзең дә үсәсең һәм таныласың, бу – сыналган хакыйкать. Шунысын да искәртәм: бу усал кыз: «Син талант», – дия-дия, мине тәмам үсендерә.
Чыгарылыш кичәсендә ике кулын селтәп, Халит килә. Янәсе, аттестат белән котлый. Ичмасам, сыңар чәчәк бирсә икән. Мәгънәсез! Моңа бер хурлансам, икенче гарьлегем: авыл мокыты нишләп фермада тирес түкми, нишләп шәһәрдә болгана? Әллә минем белән тиңләшәме?!
– Институтка документлар тапшырдым, – ди егет. Мин исә аның кулына карыйм: җир казып, бәрәңге чәчәр өчен генә яратылган калын «бүрәнә» бармаклар...
– Конкурс зур, диләр, Тәслимә.
– Өметләнмә, синең «икелеләр»ең белән бусагадан да уздырмыйлар, – дим. – Өч «дүртле», өч «бишле» минем. Ә синең ничек?
– Кругом «бишле».
– Уку дәверендә очрашырбыз, яме, Тәслимә?
– Кайда?
– Бәлки, сезнең тулай торакта, бәлки, безнекендә.
Үз-үзенә ышанган Халиттән каһкаһә белән көләм. Ул да көлә. Җүләргә кытлык юк шул!
Октябрь уртасы иде, бүлмә ишеген тупсасына хәтле киереп ачкан Халитны күргәч, ярсудан үпкәм кабара:
– Бу сиңа терлек абзарымы әллә?! Монда сыерларыңны япмаганнар! Ник башта шакымыйсың, ахмак!
– Чәй эчәбезме? – Ул өстәлгә торт куя. – Гафу, бераз соңардым.
– Кая соңардың, аңгыра?! Сине кем зарыгып көткән, ди!
Егет гүя чукрак.
– Синдәме, миндәме очрашырбыз, дигән идем. Вәгъдә – иман, Тәслимә.
Сентябрь башында ук сөенечем белән уртаклашасы идем. Без – төзелеш институты студенты. Архитектор һөнәренә укыйбыз.
«Кем генә булма, син минем өчен ноль!» – дияр идем, таш кебек сүздән маңгае ярылыр. Ә тел сөяксез!
– Алдына берәр сан өстәсәң генә ноль түгәрәк санга әйләнә, – дим.
Халит кинаяне аңламый, чөнки үзенең ноль икәнен белми. Шаулашып кызлар кайта. Алар – ялмавызлар, кунак егетен мактый-мактый, «баллы ипи»не сыдырып сала. Сыйныфташым нәрсәдер сырлап, нәкъ мәктәптәге гадәтен кабатлап, китап эченә хат кыстырып киткәч, кәгазьне сүтәм һәм кулыма ут капкандай, тиз-тиз бөгәрләп, карават астына бәрәм. Кич белән идән юганда, бүлмәдәшем Галия аны таба да сораулары белән җелегемне киптерә.
– Кемнең йөрәген ясаганнар? Синекенме? Теге егет сөйгәнеңме?
Нибарысы авылдаш кына, диясе югыйсә! Авылдаш һәм зур нокта! Ә миндә ике тапкыр арттырылган базар бәясе. Һаваланып:
– Куган саен килә, – дим.
– Ой, мондый чибәр егетләр юлда аунамый әле. Яратмыйсыңмыни?
– Мәхәббәт турында уйларга иртәрәк әле миңа.
– Өйләнәм, диме әллә?
– Аерылышабыз, ди!
– Ой, акылсыз син, Тәслимә. Үкенмәссеңме икән? Алай яратмагач, миңа бир!
– Мә! – Галиягә китабымны сузам. Әйтерсең «йөрәк» хәрефләргә сеңгән.
– Абау, синең китабың ни хаҗәтемә. Егетне миңа бир, диләр. Рас яратмыйсың икән, аны бәйдәге эт кебек тотма. Тагын хәбәрләшәсезме? Вот нәрсә, Тәслимә, икебезне генә бүлмәдә калдырасың! Мин аны синнән момент биздерәм.
Халит кат-кат куптарсаң да, купмаган кырмавык иде. Ник мин аны күралмыйм да, ник ул җенемә ярамый? Моның сәбәбен озак-озак тикшеренүләрдән соң, галимнәр генә ачыклар, мөгаен. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Нәфрәттән мәхәббәткә ничә адым? Бер, ике, өч... Бәлки, санаусыз чакрымнардыр? Тирән хисләр кичерергә «мин-минлек» комачаулаган кыз бала өчен туар бер көн, санаусыз тоелган чакрымнар кинәт кенә кыскарыр, аңа табан кул сузымы гына ара калыр, ә аңа хәтле... аңа хәтле еллар кәрваны тезелешеп, чүл төсле корыган күңелемнән узар да узар...

 2.

Халит безнең тулай торак сукмагын таптый-таптый, тәмам шомарта. Галиянең үткен кармагына эләкми генә бит «алтын балык»: кыз күз-каш буяп, чәч бөдрәләтеп, кыяфәтен ничек кенә матурайтса да, егет аңа битараф. Берсендә мин икәүнең өстеннән бикләдем. Ике сәгатьтән кайтсам, бүлмәдәшем елый-елый шешенеп беткән. Ә минем караватта «Т» һәм «Х» хәрефләре төшерелгән «йөрәк» сурәте. Хәләл ирен тартып алган көндәшемени, Галия теле белән мине җилгәрә:

- Ташка үлчим чибәрлек инде синдә! Миннән ямьсезрәк әле син! Тупас, кыргый, тәкәббер үзең!

– Һай, кимчелекләрем чутсыз икән лә.

– Иренең нечкә, күзең шар, аягың кәкре! Яза имеш, язучы имеш! – Кыз тәнкыйтен такмак белән йомгаклый:

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр кыярлар.

Борыныңны бик күтәрмә

Чиләк элеп куярлар.

«Көндәш»нең кисәтүен колагыма элдем, ди менә! Чөярлек борыныбыз булганда, чөярбез дә шул. Хәер, Галия эчендә кайнаган парын чыгаргач үзе дә басыла. Сызланып кына:​​​​​- Авылдашың сине ихластан ярата, – ди. – Үлә синең өчен, билләһи.Саргайтма, якынай син аңа.

Киресенчә, Халиттән Каф тауларына качасы иде. Нинди калын тиреле адәм соң ул: үртәсәң дә, хурласаң да, файдасы юк. Монда бүтән җәза кирәк, бүтән җәза... Юридик факультетта укыган Разия мондый эшләрдә төп киңәшчем иде. Ул аһ-зарымны тыңлагач:

- Эһе, йөрәк сурәте белән җаныңны ашыймы? Әй, син дә аша! – ди.Ватман кәгазенә пычак кадалган симез генә йөрәк сурәте сызгала. Әй, аңламыйсыңмыни? «Үтерәсең» син аны шулай!

 

Бу инде кансызлык кебек тоела. Мин җәллад түгел. Яшәсен! Тик миннән ерак-еракларда яшәсен!

Разиянең планнары моның белән генә чикләнми:

- Безнең төркемдә Миндияр исемле нарцисс егет бар. Үз-үзенә соклана, бахыр. Кызлар – бал кортымыни – шуңа куна.

- Танышмыйм!

- Әй, кәҗәләнмә сәнә, Тәслимә. «Йөрәк»не аның белән икәү илтәрсез. Миндияр синең җан сөйгәнең, янәмәсе. Сез бер-берегезгә гашыйк, янәмәсе.

- Янәсе...

- Төзәтмә, филолог! Минем сценарий буенча кырмавыкны «Мәйдан» паркына чакырасың. Куштырнаклар эчендәге «свидание»гә, әлбиттә.

- Әлбәттә.

- Әй, төзәт, төзәт, сүз корты!

- Нишлим, башка чарам юк, бу тәкъдимгә ризалашам.

- Тик шуны бел, нарциссыгыз – чәчәк, ә мин бал корты түгел.

- Хуп, хуп. Миндияр белән юлыгыз бүтән кисешмәс.

Мин вакыйгаларны төсләр белән тамгалыйм. Кара, ак, алсу, зәңгәр төс... Ул көн нигәдер кызыл иде, ә кызылны бик тиз уңа, диләр. Алайса нигә бүгенгә кадәр парктагы хәлләр онытылмый икән?

Янәшә ике эскәмия... Сул яктагысында «шаһит» Разия китап укыган булып кылана, ә уң якта очрашу шатлыгыннан балкыган Халит. Өстендә шакмаклы күлмәк, аягында тишекле-тошыклы ләпечтек. (Авыл!) Ә мине култыклаган кара бөдрә чәчле Миндияр ак күлмәк кигән, очлы башлы ялтыравык түфлиләренә тузан бөртеге дә кунмаган. (Шәһәр!) Килә-килешкә үк түгәрәкләп бөкләгән ватманның бавын чишәм.

- Ни бу? – ди Халит, гаҗәпләнеп.

- Синең йөрәк, – дим.

- Минеке? – Ул учы белән үзенең йөрәгенә баскалап ала.

- Нәрсәгә ишарәләдең, Тәслимә?

Мин дәшмим, Миндияр гына минем исемемнән җавап кайтара:

- Ишарәме? Синең үлемеңә, кәничне, иптәш. Без Тәслимә белән яратышабыз, син, иптәш, яраларыңны дәвала, тиздән безнең туебызда биерсең. Әйеме, матурым? – Егет чут-чут битемнән үбә. Бушлай кәмит уйныйбыз! Безгә кәмит, ә Халит агара-күгәрә, иң куркынычы: хәзер ул миннән мәхәббәт теләнеп шыңшый башлар.

- Пычагың үткен икән, Тәслимә. Урталай ярган... – дигәч, сыйныфташым урыныннан тора. – Иптәш дигән иптәш, Тәслимәне рәнҗетмә! Бәхетле булыгыз! Без өчәүләшеп аның артыннан карап калабыз. Чын мәгәр, мондый нәтиҗә юрамаган да идем. Ничек кенә мыскылласам да, мәхәббәте хакына түзгән егет шулай җиңел генә хушлашамы?

Миндияр безнең белән паркта һава суламакчы иде, Разия куып җибәрә.

- Булыштың, рәхмәт!

Урамда чамасыз эссе. Дустым әрекмән яфрагы өзеп, йөзен җилләтә:

- Их, әрәм! – ди.

- Әрекмәнме?

- Авылдашың әрәм. Син аны миңа бер мокыт итеп сурәтләдең, ә ул – әкиятләрдәге пәһлеван! Юкка гына арагызны боздырдым, их! Мондый егетләр дефицит, «итәк колы» Миндиярлар ишәйде әнә. Алай-болай килсә, кума!

Килә, тик Халит урынына «итәк колы» килә. Танышмыйм дигән мин ярты төнгә кадәр Миндияр белән урам әйләнәм. Кала егете төчеләнеп, телендә сандугач сайратса да, миңа кызык. Ул гайре табигый хәлләр турында сөйләгәндә дә, аңа ияреп, могҗизаи дөньяда гизәм, фантаст язучыларның әдәби әсәрләрендәге каһарманнар белән бергә тылсымлы таягымны селтәп, борынгы замок ишекләрен ачам. Күктә яшен тизлеге белән очкан «канатлы поездлар»да сәяхәт итәм... Бу сиңа офыклары басу-кырлар белән генә чикләнгән тар карашлы авыл малае Халит түгел инде, бу чиксезлеккә омтылган шәһәр егете! Мин дә аңардан калышмас өчен фәлсәфә фәненнән әз-мәз хәбәрдар икәнемне белгертеп, акыл ияләре Сенека, Платоннар турында сүз кузгатам. Әмма Миндиярның үзенеке – үзәктә, ул фантастика белән «җенләнгән», ахрысы, кайчакта аның хыялы тузга язмаган була. 

- Бер әсәреңә сюжет, матурым. Һавада көтүе белән акчалар адашкан ди. Герой, ягъни мин өч тапкыр учымны шапылдаткач, алар үзеннән-үзе кесәмә тула, ди. Шәп! Көлмә, чынга ашарга мөмкин ул. Лас-Вегаста тәүлек буе казинолар эшли. Башлы халык анда акча көри. Күпме фантастик китап актардым, ник берсе уен серләренә өйрәтсен! Хыялда бар әле Америка казиносында акча сугу.

Егет шаярта дип уйлыйм. Мин үтә дә беркатлы шул.

Разия безнең очрашуларга теш-тырнагы белән каршы. «Без дуслар гына»,- дим. Алдашсам, кояшта пешкән алма кебек бит очым кызара, һәм моны дустымнан яшерәм, димә.

- Миндияр – ышанычсыз бәндә. Син нарциссның мәгъшукалары чиратында иң койрыкта. Артыңнан тагын унлап кыз тезеләчәк. Үзеңә бәхетсезлек чакырып китермә, акылыңа кил, – ди ул.

- Ә мин сукыр, мин чукрак, мин иләс-миләс! Разиянең кисәтүе – диварга сипкән борчак! Их, дустым юраган бәхетсезлек чираттагы кыз-кыркын гына булса икән! Егет аларны күрми, егет чиләгенә капланган капкач төсле миннән аерылмый иде. Нәкъ менә аның тугрылыгы үзенә якынайтты бугай. Миндиярны үлеп яраттыммы? – Юк. Ул да миңа җаны-тәне белән гашыйк идеме? Юк. Алайса, без нишләп беребез чиләк, икенчебез капкач роленә күндек икән соң? Соңрак аңладым мин. Дөньяда тиле хисләрдән азат парлар азмыни?! Иң көчле мәхәббәт тә дүрт елдан соң сүнә. Халык аптырашта:

«Нишләдек без, нишләдек!» Шуннан фаҗига башлана: бер-берсен гаепләү, истерика, күз яшьләре һәм аерылышу. Без Миндияр белән йолдызларны ялмарлык сөю учагы якмыйбыз. Икебездә дә коры  исәп-хисап, икебездә дә: «Моны ничек файдаланыйм?» – дип, баш вату. Егетнең туганнан туган абыйсы – танылган галим, өстәвенә фәнни журналның баш мөхәррире иде. Ул җитәкләгән басмада исә каләм әһеле язма-мәкаләләрен бастырыр өчен яртышар ел чиратта тилмерә. Ә инде минем ише яшьләр өчен анда бөтенләй юл ябык. Миндияр! Менә кем редакция ишекләрен ачтыра. Егет, әйтерсең, шул хакта гына уйлап йөргән:

- Без проблем, матурым, Мансуров абыйны момент бөгәм! – ди.

Җиңел генә «бөгелмәгән» абый кеше: «Бу саллы журнал, ыбыр-чыбыр белән чиләнмибез, энем», – дигән. Егет аны ничек ризалаткан? – Анысы миңа караңгы.

- Сине суперталант, дидем, матурым.

«Ник алай мактадың инде», – дияр берәүсе, оялыр, ә мин үзем белән горурланам. Әйе, мин суперталант. Тыйнаклык – үз бәясен белмәгән мескеннәр сыйфаты.

- Исемең озын. Нәрсә инде Тәслимә Фәйзуллина! Давай, тәхәллүс белән яз. Син – Тәслия Халәф. Кыска һәм яңгырашлы. Абый гонорарны әйбәт түли. Түлке ни... – Егет һич уңайсызланмыйча шартын әйтә. – Түлке табышның яртысы – минеке. Шедеврларыңны редакциягә мин – курьер ташыйм, димәк, аяк хакы!

Нинди түбәнлек! Кая тәгәрисез, замана ирләре? Каравыл! Ник тузынасың? Син – чиләк, ул капкач лабаса! Һәркем яшертен генә үз файдасын кайгырта. Гарьләндерә икән, егет белән хушлаш та кит. Әмма шуннан соң ниләр буласын чамала: Миндияр абыйсыннан юлыңны кистерәчәк. Ә сиңа танылу кирәк, бик кирәк! Аннары акча да ярлы студентның кесәсен тишмәс.

Күңел сизенүеме, кызыксынумы, биш айдан соң «курьер»дан рөхсәт сорамыйча гына редакциягә барам. Автор кайчандыр бер күзгә чалынырга тиеш бит инде. «Баш» – чәче чаларган өлкән яшьтәге абзый:

- Молодец, Халәф, язмаларың мәгънәле, – ди. – Энекәшнең Тынычлык бистәсендәге туган нигезендә яңа йорт тергезергә акча җыясыз икән. Мин шат, Миндияр акыллы хатынга өйләнгән. Мәрхүмә әнисе, минем Сәмига апам: «Бу җилкуар малайдан рәт чыкмас», – дигән иде, чыгып ята рәт.

- Нинди йорт?! Нинди өйләнү?! Без икебез дә буйдак, икебез дә тулай торакта яшибез. «Миндияр – ата ялганчы», – димәкче идем, Мансуров абзыйның тәкъдиме телдән яздыра:

- Бүлек редакторы декрет ялында, вакытлыча аның вазифасын сиңа тапшырам. Галим-голәмәләрнең мәкаләләрен тәрҗемә итәрсең. Хезмәт хакы түлибез. Өйдә генә эшлә.

Каным кайный, Миндиярны биш кисәккә өзгәләргә әзер. Һәр кич ул тулай торакка ашыга. Тәслия Халәф журналга ни-нәрсә яза? – Контроль! Күләме зурмы? Зур икән, гонорар да «ничава». Егетне ишектән үк коридорга этәм

- Кермәле, кермә! Кайчан син миңа өйләндең, ә?

- Ха-ха! Өйләндем, димәсәм, сине кем бастыра, сантый кыз! Синдәй супер- пуперлар Казан тулы.

- Суперлар арасыннан мине генә штатка ала Мансуров!

- Ала, конечно. «Без йорт төзибез, түлке акча белән проблема, дигәч, хатыныңны эшкә алам, сезгә миннән ярдәм шул», – диде абый. Миндә хәзер ике мәшәкать: сиңа чын-чынлап өйләнү һәм яңа йорт, матурым.

Коридордан үтеп-сүтеп йөргән чытык кызлар озын буйлы, кара бөдрә чәчле чибәр «киявем»не сусыз-нисез «кабып йота», ә егет дәртсез, чөнки аның өчен «ике мәшәкать» мөһимрәк:

- Быел өченче курсны тәмамлыйсың, матурым. Студентлар тулай торагы вакытлы гына, аннан соң вокзалда кунасыңмы? Үзеңнең куышың шәп инде, матурым! Биек түшәмле иркен бүлмәләр, гөлбакча, бассейн, о-о, матурым, барысын да синең аяк астыңа җәеп салам!

- Бу юлысы миннән ни файда күрмәк инде син, Миндияр? Гонорарның яртысы гына әзме әллә?

- Башыңдагы бушаган шөрепләреңне ныгыт, сантый кыз! Кем өчен угаланам? – Синең өчен. Өй торгызсам, син анда үзең хуҗабикә. Тынычлап яз да яз гына. Без бер гаилә икән, акчабыз да уртак, хезмәт хакыңны тулаем төзелешкә тотабыз. Чыгымнар зур: кирпеч, цемент, такта, шабашниклар. Мин дә эш белешәм, икәүләшеп коммунизм төзибез, матурым!

 3.

..Ятагым кайнарлана. Гүя миңа ут каба, кул-аяк «пешә». Мөгаен, эчтән ялкын бөркеләдер. Мин авырыйм. Юк, тән авыруы түгел бу, җан чирли. Стресс? Депрессия? Икесе берьюлы каныкты, ахрысы. Сөяк-санагымны көчкә иллала кузгатып, бакчага юнәләм. Разия – практик, ярты сүәм җирен дә буш итми: түтәл-түтәл кишер, чөгендер, яшел тәмләткечләр чәчә. Ә миндә шау чәчәк кенә иде. Һәм мин гөлләр патшалыгының патшабикәсе идем. Кызганыч, «иде белән идем» дип, хәзер үткән заманда гына сөйлим. Өемдә дус-иш үрчетмәдем, таныш-белешләр белән чиләнмәдем (аларның көен көйлисе), йөз сердәшеңне алыштырырлык Разия дә бик җиткән. Йортка чит-ят кеше китертмәү канунын ирем генә боза, ялларда пар-пар әтрәк-әләм чакыра. Ирләре беседкада гәпләшкәндә, әрсез хатыннары сылу хризантемалар, чалмалы пионнар, ап-ак лилияләр тирәсендә бөтерелә. Мин исә патшабикә, кырыс сакчыга әйләнәм.

- Берсенә дә кагылмагыз!

 

Ахырдан Миндияр пыр туза, янәсе, мин саран, янәсе, фәләннең хатынына букет ясап тоттырмадым, янәсе, ул чәчәкләрең, кар яугач, барыбер туңып үлә. Үлсеннәр, ләкин аягүрә басып үлсеннәр! Чәчәкләрдә дә җан бар лабаса. Борынгы грек алиһәсе Хлорисның табигать белән ярышырлык розаларын ни кулың белән ботарлыйсың! Алиһә аларга Афродитаның нәфислеген, Дионисның тәненнән аңкыган хуш исен бөрки, аклык исә аның үзеннән күчә. Эдем бакчасында йөргәндә, Хәва анабыз иелеп, берсен үбә, һәм мондый игътибарыннан тәкәбберләнгән гөлнең таҗлары кызыл төскә манчыла. Бакча күрке нарциссларның да атамасы борынгы. Имеш, Нарцисс исемле егет нимфа Эхоның мәхәббәтен инкяр иткәч, кыз аны: «Үз кыяфәтеңә гашыйк бул!» – дип каһәрли.

Әйе, кичә генә чәчәкләр патшасы идем. Бүген мин аларны яклый да, саклый да алмыйм, чөнки мин – йортыннан куылган фәкыйрь хатын. Бер гыйбрәтле риваять күңелемә бик тирән уелган икән. Аучы нәни генә кош баласын тота. Үтерәм дигәндә генә, кош телгә килә:

- И бәндә, син зур-зур киек-җанварларның канын агыздың. Шуларны туйганчы ашадың. Мин бит бик кечкенә, бер кабарлык кына, тамагың туймас, бәндә. Әгәр җанымны кыймасаң, тормышыңда һәрвакыт ярарлык өч киңәш бирәм.

- Йә, – ди аучы.

- Беренчесе, беркемнең дә сүзен тыңлама!

- Йә, икенчесе ни?

- Әүвәл җибәр, аннан әйтәм.

Аучы кулындагы табылдыгын иреккә очыра. Кош иң биек агач башына кунгач:

- Беркемнең дә сүзен тыңлама, дидем бит, ахмак! Минем карынымда кыйммәтле таш – алмаз иде, аны сатып, череп байый идең, – ди.

Аучы мылтыктан чүкеп кенә төшерер иде, яфраклар арасындагы кошның тавышы гына ишетелә.

- Өченчесе нәрсә? – ди ул, еламсырап. Их, алмаздан колак какты!

- Ялгышкансың икән, артка карап үкенмә, – ди кош.

Разия күпме генә Миндиярдан биздерергә теләсә дә, мин кошның киңәшен искә төшереп, дустымны тыңламадым. ЗАГС ишеге төбендә кияүне көткәндә дә, ул мине үгетли:

- Миндияр тормыш итәр өчен яраксыз ир! Укуының да рәте юк, лекцияләрдә гырылдап йоклый. Төнлә бүре куа, ахры

- Кумый, каравылда ул, складлар саклый.

- Көлдермә, зинһар. Альфонс ул, салам да селкетмичә, синең хисабыңнан яши.

- Аның файдасы күбрәк тия миңа. Абыйсыннан эшкә билгеләтте. Бүген мин кемнәрнең генә фәнни хезмәтләрен тәрҗемә итмим! Академиклар, профессорлар, фән кандидатлары... Алар рухи дөньямны баета, алар белән бергә мин дә югарыга күтәреләм.

- Үлеш икән, Ходаем! – Разия хәтер сакламый, еланнан да хәтәррәк чага. – Һавада озак эленеп торалмассың, шапылдап, җиргә егылырсың, бик очынма, яме?

Ике дус үпкәләшеп өлгермибез, Миндияр пәйда була. Кайчандыр энәдән- җептән киенгән ыспай егетнең костюм-чалбары бөгәрләнгән, чәбәләнгән бөдрә чәчләре зирек алкалары сыман колагына салынган...

- Язылышканда, шаһитлар кирәкми, – ди егет, Разиягә акаеп. Төркемдәшләр бер-берсен өнәми. Әллә дустым кире борылыр, дисеңме! Ул бармагын Миндиярның күкрәгенә «кадый»:

- Сизәм, ниндидер афёра оештырасың, альфонс! Мин шуның шаһиты бүген. Паспортларга тамга сугылгач, без киявем белән кафеда пәрәмәч чәйнәп, чәй эчәбез. Үзенә күрә кунакларсыз гына туй мәҗлесе имеш. Миндияр җитди,«коммунизм» төзүнең никадәр мәшәкатьле икәнен кәгазь акчадагы саннар белән аңлата.

- Пока тулай торактан кузгалмыйк, матурым. Арендага фатир алсак, кыйбат.

-Хәзер кысылсак, киләчәктә аякларны иркенләп сузарбыз, матурым.

Адәм баласы тамагыннан өзеп, «кара көн»гә дип, акча җыя. Җитәр бер вакыт, картаермын, көчем суырылыр, су белән ипилек кенә сәмәнем калыр, һәм шунда «кара көн»гә дигән запасым коткарыр, ди ул. Минем дә еллар дәвамында саклык кассасында гонорарларым бер өемгә өелә. Мөгаен, мин дә карилек гомеремә мая тупларга уйлаганмындыр. Инде киләчәгем өчен хәсрәтләнәсе түгел, мине кайгырткан булдыклы ирем – янәшәмдә. Миндияр

- Әтиләрнең иске йортын сүттерәм, чүп-чарны түктереп, мәйданны чистарттыргач, койма белән әйләндертәм. Но түлке боларны банктагы акчаң белән генә җиңәргә мөмкин, матурым, – дигәч, йөгерә-атлый кассага чабам.

Ул кат-кат искәртә:

- Онытма, хезмәт хакың тиененә кадәр төзелешкә тотылачак, матурым. Акча капчыгын тиз шилдерә Миндияр.

- Йөкчеләр нахал, һәр машинага унар мең каералар. Коймага тагын утыз мең кирәк. Әллә абыйдан сиңа өстәмә эш сорыйммы, матурым?

Мин болай да икегә ярылам: көндез уку, төнлә – тәрҗемә. Ябыгам, хәлсезләнәм. Хыялыма рәхмәт, егылам дигәндә, канатын җәя: «Тиздән сез йортлы буласыз!»

- Сора, – дим. – Эштән беркем дә үлми.

Разия белән паркта очрашкач, күзалларым караңгыланып китеп, әздән генә аумый калам. Ул мине эскәмиягә терәтеп утыртып, кафедан өчпочмак белән кайнар чәй алып чыга. Ачлыктан киселгән кеше ике каба, бер йота, ә минем тамактан үтми.

- Уф Аллам, – ди дустым. – Киявебез моның итен тунаган. Шыр сөяк! Академик абзыйлар белән эш йөрткәч, шәт, диагнозыңны чамалыйсыңдыр, әй! Анорексия синдә! Коточкыч авыру! Акчаңны тозлыйсыңмы әллә?

-Беркемгә дә сызгырма, ди Миндияр... Төзелеш бездә...

- Нәр-сә?!

Иремнең туган нигезендә йорт тергезәбез. Аңа да читен: уку, төнге каравыл, төзү мәшәкате.

 - Нинди уку?! Ирең ярты ел элек университетны ташлады. Айры-чайры яшәп, бер-берегезнең хәлен дә белмисез, ахры.

«Ничек ташлады?!» Әрсез ирем суд системасына урнашырга тиеш. Бу хыялымның бер өлеше ләбаса. Ул судья яки адвокат... Миңа прокурор хатыны, дисәләр, тагын да мәртәбә. Миндияр исә бөтен өметемнең тамырына балта чаба. Ялларда бүлмәдәш кызлар авылларга таралгач, ирем миндә кунак. Көтәм, кулда аркасын кашырга уклау гына юк. Ә ул елмаеп керә. Елмаеп! Аңа диңгез тубыктан.

- Синдә күпме үзгәреш икән, – дим.

- Әһә, саескан Разия чыркылдаган! Юрист кызыгырлык һөнәрмени, матурым. Кичләрен программистка укыйм мин. Имтиханнарга әзерләнеп ятыш менә.

Нәрсәдер энәгә җеп сапланмый.

- Чү, егетем, ярты ел буе кайларда җан асрыйсың инде син?

- Складта бер почмакта урын әтмәлләдем. Такта сәке, иске матрас. Нәчәлник рөхсәте белән, кәничне. Түзәбез инде, матурым, түзәбез. Университет турында сиңа ник әйтмәдемме? Нервысында уйнамыйм, мәйтәм. Төзелеш нинди стадиядәме? Блоклар ташытсам, көзгә нигез казытам.

Атна саен Миндияр күлмәк-ыштанын юарга китерә.

«Кунак» душта коенганда, тышы пычранып каешланган рюкзактан керләрен алыйм, дисәм, капчыкның төбендә ысланган казылык, кызыл уылдык һәм моцарелла сырына «юлыгам». Әһә, бүген сыйланабыз икән! Киемнәрен киредән тутырам. Чит-ят кеше түгел, үземнең ирем, әмма аның әйберләрендә казынырга ярамый, без тәрбияле хатын, имеш.

Сөлгегә уранган Миндияр табындагы ризыкларны ялт иттерә. Аппетит шәп. Аңа анорексия янамый, бите тулган ай кебек түм-түгәрәк.

- Кунмыйм, матурым. Архитектор белән коттеджның проектын сызабыз. Сиңа өч тәрәзәле кабинетны икенче катта хутлыйбыз. Язган кешегә яктылык зарур. Пока, матурым! – Ул керләрен идәнгә ыргыта. – Юарсың!

Рюкзак җилкәгә менеп кунаклый. Сыйландым... Майлы ипигә яксаң, тәмледер ул кызыл уылдык? Нәзек кенә телемнәргә туралган казылык авызда эридер? Чын «моцарелла»ны итальяннар ана буйвол сөтеннән ясый, анысы да миңа тансык тәгам. Чү, мин вакланам! Аның каравы, өстәл чип-чиста, утыр, эшлә, Тәслия Халәф.

...Җәйнең узганын сизмим, чөнки урындыгыма берегәм: башымда акча, акча һәм акча. Ә ул су кебек төзелеш буасына ага. Октябрьдә генә блоклар табыштырган ирем көннәр кинәт суытты, җир туңган, майда туфрак йомшаргач кына, нигез чокырын казытам, ди. Мин ир-ат үз эшенең остасы, «син булдырасың» дип җилкендереп, һәм, әлбәттә инде, акча белән коралландырып торам. Үземнең дә «урак өсте» – диплом яклыйсы. Табигатьнең иң кырыс фасылы – кыш та озын торыклары – айлары белән өч кенә сикерә һәм итәк чабуындагы кар-бураннарын кага-кага яз кочагында эри. Нигезебез әзер икән. Ирем кызыл кирпеч ташытам, төзүчеләр бригадасы ялладым, ди. Хәере белән! Университет тәмамлагач, кая сугылыйм икән дип хәсрәтләнмим, мин – «кызыл диплом»га ия белгеч-филолог биш былтыр журнал хезмәткәре. Разия дә эшле- ашлы: полициядә – тикшерүче. Беркөнне ул:

- Йорт та йорт дисең, урыныгыз матурмы? – ди.

- Күрмәдем әле, – дим. – Миндияр оҗмах почмагы, ди инде.

- Күрмәдеңмени? Әнекәем, пошынмыйсың дамы? Хәер, син бит әле рухи дөнья вәкиле, җир тормышы сиңа ят. Минем тәкъдим – барып карыйк!

- Ярар, Миндиярга әйтермен.

- Аңа ләм-мим! Икәү генә барабыз!

Разия абыйсының иске «Ока» машинасын «иярләгән» иде.

Тынычлык бистәсендә өлкән Суфияновларны хәтерлиләр икән. Беренче шаһитыбыз – ак яулыклы әби: «И-и, оланнар, Минсәгыйть абзый алыпсатар ие. Катыны Гатия белән без ахирәтләр иек», – дип, безне туп-туры «җәннәт почмагы»на озатып куя, һәм мин шунда ук «тәмуг»ка эләгәм. Ауган коймалар, янтайган капка, чүп баскан ишегалды, җиргә сеңгән агач йорт күренеше кинокадрлар кебек күз алдымнан сызылып кына үтә, Мөнкир һәм Нәнкир чукмар белән башыма ора... Күземнән көлтә-көлтә ут бөркелә. Аңыма килгәндә, Разия чигәмне уа, ә яулыклы карчык пыш-пыш дога укып, колагыма өрә:

- Өф-өф, иясез йортка җен-пәри оялый, шулар шаукымы. Өф-өф... Сез мәрхүмнәргә кем тиеш соң, оланнар?

 Разия миңа күз кыса:

- Бу урын сатыла дигәннәр иде, әби. Хуҗасы кайда икән

Ахирәтемнең Миндияр атлы бердәнбер малае ата нигезен торгызмады, быраматта йөридер, җүнсез. Атасы сыңары. Минсәгыйть абзый кырык алдар ие, бездән май, йомырка, тавык-чебеш алыр да Казанга өч бәясенә аткарып, халыкка тиеннәр генә өләшер ие. Гөнаһлы бәндәсен Аллаһ ярлыкасын!

- Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр, ничек кенә тәгәри әле! Атасыннан да уздырган, имансыз! – Дустым тикмәгә генә разведкага чакырмаган, ул ирем турында шактый гына мәгълүмат туплаган икән. – Гафу, бүлектәге егетләр айлар буе альфонсның яшәү рәвешен өйрәнде. Машинадан сикермә түлке. Гражданин Суфиянов беркайда да эшләми. Программистлыкка укыйм, диюе дә ялган. Фатир снимать итә. Кафеларда гына туклана

- Сөяркәсе... сөяркәсе кем?

- Шайтан! Хет хатыннар белән чуалсын иде. Сез бит бер-берегезне яратмыйсыз. Дөресме? Дөрес, әлбиттә

- Әлбәттә!

- Мине төзәтүе җиңел, менә кәкре агач – иреңне ничек турайтырсың, Тәслимә! Миндияр акчаңны комарлы уеннарга туздыра. Кыскасы, тиененә кадәр оттыра. Йорт аңа тагы, әбрәкәй төзергә дә хәленнән килми җәфаның. Аерыл!

Мин миңгерәүләнәм, алай да «ярар» дип, баш кагам. Һай, хыялым бәллүр савыт төсле төшә дә ватыла. Йорт сурәте генә күңел киндерендә: ике катлы коттедж, биек түшәмле бүлмәләр, каен утыны чытыр-чытыр янган мич-камин... Автор турында никадәр генә талантлы дисәләр дә, әгәр ул тарлыкта- кысанлыкта һәм мохтаҗлыкта гомер чигә икән, аның әсәрләреннән барыбер мескенлек аңкый. Кайсы акыл иясенең фикереме? Минеке. «Бөек»ләрнең хезмәтен тәрҗемә иткәндә, мин моңа тулысынча инанам. Нигәдер бездә иҗатчы өчен иң мөһиме – ирек, диләр, бу очракта кемгә дә буйсынмау, кемгә дә яраклашмау турында әйтәләр булса кирәк. Ә иң яманы – көнкүреш коллыгы белән хәерчелек түгелмени? «Иртәгә нәрсә ашыйм» дигән уй миемне тычкан кебек кимерә. Ә бит каланчам биек иде, мин «әллә кем» идем, язмыш аямады, каты гына чиртеп, чөелгән борынымны канатты.

...Өзлегеп, ай буе хастаханәдә дәваланам. Үзбәкстаннан хәбәр килә: әти- әниләр Казанга күченмәкче, фатир эзлибез, диләр. Мин үз-үзен яндырганнан соң, яңадан терелгән Феникс кошы кебек дәртләнеп китәм. Якын кешеләрем Разияләрдә туктала. Тезләнеп, аягымны кочаклап гафу үтенгәндә дә, миннән якты чырай күрмәгән Миндияр әби-бабасыннан яклау таба. «Дүрт аяклы ат та абына», – ди әти. Әнинең дәлиле тагын да көчлерәк: «Аллаһ ярты өлешеңне әманәт итеп тапшыра, сиңа ирең өчен теге дөньяда җавап бирәсе, кызым». Саескан дустым боларга алдан ук «чыркылдаган»: «Ул имансыз киявегез Тәслимәнең хыял көймәсен комга терәде!» Әти-әни кисәк кенә фатир алу уеннан кире кайта. Имеш, Ташкентта җылы, рәхәт. И газизләрем, балабыз парлы булып ир белән яшәсен дигәннәрдер, тир түгеп тапкан бөтен акчаларын тиененә кадәр минем исемгә күчерәләр.

Хата-ялгышлар бүтән кабатланмас инде. Разия – опекуным, мин аның карамагында, ул һәр хәрәкәтемне күзәтә, әз генә кыек бассам да, пыр туза. Әмма мин киребеткәнне җиңәм, димә.

- Абыемның бригадасы под ключ йортыңны төзер. Казан бистәләрендә җир участогы кыйммәт. Димәк, дустым, ике-өч ел әниеңнәрнекенә өстәргә акча җыештан.

- Юк, юк, миңа аның бер көне дә елга тиң, – дип кабынам. – Миндиярлар нигезенә салабыз. Бушка!

Рәмзия паровоз төсле пуфыра:

- Ай-һай, ник син шыр тиле икән, ә? Әгәр дә өеңне альфонс җирендә төзетсәң, ул сезнең уртак милек санала. Әгәр дә ки син аның белән аерылышсаң, бу милекнең яртысын Миндияр умыра. Алай да иреңнән котылмыйсың әле, дускаем. Әгәр дә ки...

«Әгәр дә ки»ләр тешемә тия, үртәп:

- Йә, әгәр дә ки? – дим.

- ...башка урында салдырасың икән, ул да уртак мал, чөнки йорт сез бергә яшәгәндә төзелгән.

- Акча минеке бит!

- Сез мөнәсәбәтләрегезне ЗАГСта рәсмиләштергән гаилә, судта Миндияр отачак. Шуңа күрә коттеджны минем документлар белән торгызабыз да, аннан мин аны сиңа бүләк итәм. Монда инде альфонс чуртым да тыгылалмый. Чур, әллә миннән шикләнәсеңме, Тәслимә:

- Нинди шикләнү, ди! Разиягә мин үземнән дә ныграк ышанам. Аның кебек риясыз дус дөньяларда сирәк туа. Мине хыялымнан ерагайткан еллар куркыта. Уйлап кына кара: өч җәй, өч кыш! Разиянең тәкъдиме турында Миндиярга әйтмим. Әмма вөҗданым уянып, үземне хыянәтче итеп тоям. Әби: «Җиде ипи пешерсәң, берсен иреңнән качыр», – дияр иде, ә мин барысын да яшерәм. Итәк астыннан гына ут үрләтү миңа килешер микән? Миндияр тәүбәләде, уеннардан бизде, ул – супермаркетта сакчы. Юл уңае кибеткә сугылам, ирем– мылтыксыз солдат, постта.

 4.

...Әкияттә бабай, әби, онык, көчек шалкан тарта, ә мин кишер йолкыйм. Яфрагы өзелә, төбе җирдә кала. Разия аларның өч төрле сортын чәчәм, орлыкларын да үзем киптерәм, ди. Безгә ни аерма, бөтенесенең дә, шомамы ул, кытыршымы, исеме бер: кишер. Чәчәкләремне сагынам. Кичә хлорисларымны кочаклап саубуллаштым. Алар елады... Яңа хуҗалар – авыл кешеләре – гүзәлкәйләремне ботарлап, ашлама-тирес түгәр. Нәкъ Разия кебек чәнчелеп китеп, кыяр-помидор үстерер...

Турда машина кычкырта. Дустым төшке ашка кайткан. Без суыткычтагы тары боткасын җылытабыз.

- Кичкә берәр нәрсә пешер, яме, – ди Разия өмет белән. – Бәлки, яшелчәләр белән ит кыздырырсың? Базарда йөрисе түгел, ни кирәк – бакчада. Әй, тыңламыйсың да, Тәслимә! Хәсрәттә дә уйда син. Узган эшкә – салават, үкенмә!

- Сине башта ук тыңларга иде. ЗАГС ишеге төбендә үк. Кош башымны бутады... Аның өченче киңәше генә ярый хәзер: «Ялгышкансың икән, артка карап үкенмә». 

- Әй, синең әкиятләрең тәмам! Алда – чынбарлык, киләчәгең турында кайгырт, – ди дустым.

Күрсәтмәләр бирергә, дисәң, аңа куш, ләкин минем ише үз киресенә каткан хатын бары тик табигать кануннарына гына буйсына. Киләчәк әле куе томан белән өретелгән, ул кайчан таралыр – билгесез. Газапларыма үзем генә гаепле! Әбинең җиде ипие шартлы әйбер, әмма аның мәгънәсе нинди тирән: юмартланма, сереңнең берникадәр микъдарын эчеңдә сакла. Ә мин җиде ипинең җидесен дә Миндияр алдына тезәм. Әй, беркатлы җан!

- Өч елдан үземә йорт тергезәм, – дигәч, ул инәгә чәнчелгәндәй дерт итә.

- Нинди акчага?

- Әтиләр булыша.

- Соң... нишләп өч елдан гына?

- Җиргә акча җитми.

- Нинди җиргә? Безнең Тынычлык бистәсендәге җир нишләгән?

- Ул – синеке.

- Синеке дә, минеке юк, матурым. Безнеке! Үзең мәйданын чистарттыр, үзең төзеттер, мин катышмыйм, матурым. Әгәр син өч ел көтсәң, акчаң кычкырып яна. Әнә, банклар пырт та пырт шартлый. Йөр аннары акчамны кайтарыгыз дип, урам пикетларында даулашып.

Миндияр бу мәсьәләдә тирән сукалый иде. Бүген банкта акча саклау–куркыныч. Ә кайда ышанычлы соң? Ирем кесәсендәме? Аңарда аерата куркыныч, аны комарлы уеннар сазлыгы суырса, шымытыр тотып каламмы?

- Башта йортны Разия исеменә терким.

Миндиярның шакмакланган күзе терекөмеш төсле маңгаена «сикерә».

- Разия исеменә?! Кем соң ул безгә?!

- Якын дустым, – дим.

- Ә мин?

 

- Син? – Ирем дигән сүзгә тагын нәрсә ялгыйм икән? Кырыгалдар? – Миндияр, сиңа таянганчы, суга таян.

- Һе, давай, давай, үткәннәр өчен тала, матурым! Ант дидем бит, ант! Америкадагы казинолары чукынып бетсен, Казандагылары бөлгенлеккә төшсен, берсенә дә аяк басмыйм. Антымны бозсам, авызым чалшайсын, кулым кәкрәйсен, чәчем коелсын! «И тогдали, и тогдали», матурым.

Разия, күрәсең, мине үгетләп арган, йөрәксенеп:

- Әй! – ди. – Әй, акылсыз!

- Акча миндә, Миндияр төзелешкә борын тыкмый, – дисәм дә, ул һаман «әй, акылсыз!» – ди. Әмма никадәр генә ачуы кабарса да, төзүче абыйсы белән хак-бәяләрне килештертә һәм тугыз айда җиһанда хыялымдагы «әкият сарае» үсә. Бер үк вакытта дустым да урамыбыз очында тыйнак кына, җыйнак кына йорт салдырта. Арабыз якын, чакрымнар белән исәпләнмәгән дуслыгыбыз аеруча якын.

- Озакка сузмыйча, регпалатада өеңне рәсмиләштерик, – ди Разия. – Өч- дүрт айдан мин аны сиңа бүләк итәм.

Моңарчы читтән генә күзәткән Миндияр чын хуҗа кебек тавышын бөереннән үк кузгатып:

- Йорт минем исемгә языла, – ди. – Җир бит минеке! Сезне, ике чәчбине, регпалатадан кире борачаклар!

Дустым уңлы-суллы үзен яңаклый:

- А-а, нишләдем мин, нишләдем! А-а! Ник алдан уйламадым икән соң? Кеше җирендә төзисең икән, йортны ул гына рәсмиләштерергә хокуклы бит! Тизрәк иреңне майла-җайла, сыпыр-сыйпа да участокны миңа күчерергә ризалат!

Миндияр майларга – таба, сыйпарга – мәче түгел шул. Ул ишетергә дә теләми:

- Без бер гаилә, ир белән хатын, матурым, – ди. – Мин сине урамга куаммы, җә? Таныклык алуга ук пропискага кертәм, иң зур бүлмә – синеке! Бакча – синеке! Хуҗасы мин икән, хуҗабикәсе – син! Яз рәхәтләнеп! Хезмәт хакын кайтарам, эчмим, тартмыйм, хатыннар белән чуалмыйм. Идеаль ир! Так что, саескан түтәй колагыңа миңа каршы әллә ниләр чыркылдамасын!

Мең шөкер, чиксез шөкер, әни әйтмешли, «ярты өлешем» төзәлде! Икәүләшеп дәртләнеп-дәртләнеп, бүлмәләрне «киендерәбез». Әниләр өй котлап җибәргән акчага итальян җиһазлары, өрфия пәрдәләр, идән паласлары, фарфор чәйнек-чынаяклар, табак-савыт сатып алабыз. Идиллия! Миндияр кибеттән утка көйләнгән инструментлар эзли, ул яңа шөгыль белән мавыга: подвалдагы остаханәсендә агачтан фигуралар юна. Ә мин кәгазь-каләмемнән бушасам, чәчәкләр дөньясын өйрәнәм. Бәхетебез кителер дип курыкмыйм, чөнки аның читләре юк, бәхет тулган ай төсле – түм-түгәрәк. Ерак илләргә сәяхәт, борынгы замоклар, күкләргә тоташкан таулар, экзотик үсемлекләр күңел офыгымны тагын да киңәйтеп, әдәби әсәрләр язарга этәрә. Тәрҗемә өлкәсендә шактый кул шомарткан мин хикәя-бәяннарын туплап, китап бастырачак – монысы Разия идеясе. Ирем аңа һаман – кан дошманы. Альфонс кушаматына «хәйләкәр төлке» өстәлә. «Күрерсең әле, хәйләкәр төлке сиңа юмалана-юмалана соңгы әтәчеңне урлаячак». Миндиярны да җыентык кызыксындыра.

- Матурым, өч китап кибетен урадым. Оһо-һо, бәяләре! Әгәр син биш мең тираж белән чыгарып, биш йөз сумнан сатсаң, ике миллион биш йөз мең табыш! Кайбер авторлар салым түләмәс өчен үзләре сата, ди кибетче кыз. Халыктан мескенләнеп-мескенләтеп алдырталар, ди.

- Тумаган тайның билен сындырма, – дим. – Әүвәл чыгымнарны сана.

Акча дигәндә, утка сикерергә әзер иремә серемне ачаммы соң! Мин аны хәтта Разиягә дә сиздермим. Максатым – табыш түгел, максатым – танылып, дан-шөһрәт казану. Жорж Санд, Агата Кристи, Урсула Ле Гуин кебек татарның да атаклы язучысы Тәслия Халәф бар! Йә фәрештәләр, бу теләгемә бертавыштан «амин» дисәгез иде!

Дилбегәсе кулымда, дисәм, язмыш аты аны кулдан тартып, бөтенләй икенче якка чаба. Миндияр агач кырудан бизә. Дүрт елда ул дүрт җиргә күчә-күчә, ниһаять, базага тауар ташучы булып урнаша. Тугыз айдан соң, өйдә хезмәт хакы күренми башлый. Тоткарлыйлар, ди ул. «Ник?» дип төпченмим, беренчедән, вакланмыйм, икенчедән, үземнеке куәтле: язам, язам, язам... Кош теле хәтле генә китапчык канәгатьләндерми, күләмле кирәк, каты тышлы кирәк. Разия да: «Сигез капма, симез кап!» – ди.

Беркөнне урамда очраклы рәвештә генә Миндиярның хезмәттәше белән күрештем. Гаҗәп, бакчабызда кәефләнгән төркем кинәт кенә бездән эз суытты.

- Нишләп кунакка килмисез? – дим.

- Суфиянов эштән тайгач чакырмый бит, – ди ул.

 «Эштән тайгач?» Нәрсәдер бутый «хезмәттәш». Ирем көн дә тәмле ашап- эчеп, кая ашыга алайса?

- Ярты ел түләмәгәч, таяр да шул, – дим.

- Бездә аккурат ай саен түлиләр, – ди «хезмәттәш». 

Өйгә йөгерәм, Миндияр сызгыра-сызгыра «эш»кә җыена. Ярсыган хатын- кыз нишли? – Уклау яки таба белән коралланып, пәрмә-пәр сугыша, ә мин эчемдәге давылны тыеп, ирнең йөзенә багам. Күземдә кабынган очкыннан сакланып, ул читкә тайпыла:

- Алла, Алла! Синдәге зәһәр, матурым. Мин бит түләүле курсларга язылган идем, бөтен хезмәт хакын шулар ялмады. Йә уку, йә эш: беренчесен сайладым, матурым

- Ник миңа әйтмәдең? – дим.

- Сюрприз ясамакчы идем.

- Нинди һөнәргә укыталар?

- Менеджмент! Бизнес, персональ контроль, – дип, бармак бөгә Миндияр.

- Эре-эре компанияләрдә эшләячәк абзагыз! Бер уңайдан шәхси нәшрият оештырабыз. Барлык мәшәкате-ние миндә, ә син башыңны вак-төяк белән катырмыйча язасың да язасың гына, матурым.

Разия исә китап хәстәренә керешкән:

- Иң арзан нәшрият хисапчысыннан санаттым, яхшы җыентык биш йөз меңнәр тирәсе, Тәслимә. Акчаң күпме?

«Күпме, күпме...» Янчыкта сукыр тиен дә чылтырамый, кичә генә Миндияр курсларның бәясе өчләтә артты дип, тузанына кадәр кырып-себереп алып бетерде. Ләкин дустыма бу хакта «ни-ни»! Хәзер шик-шөбһәләре белән җанымны көйдерәчәк: «Укуы – әкият. Мөгаен, теге кәсебенә керешкәндер, фәлән-фәсмәтән». Мәгәр иремнең иңнәренә фәрештә канаты үссә дә, ул Разия өчен «йонлач шайтан» иде.

- Акча бездә – бер букча, – дип шаяртам. Процентлары тешеңне сындырса да, сигез айда түләү шарты белән банктан кредит алам.

Бәхет түгәрәк, кителми дигән идем, кителә икән. Ул көнне редакциядә җыелыш озакка сузыла, сүз боткасыннан арып-туеп, өйгә кайтсам... ике катта да бүлмәләр «чишенгән». Шкаф-карават, диван-кәнәфи, телевизор, суыткыч, кер юу машинасы каядыр «аякланган». Подвалдагы җиз самавыр торбасына яшергән биш йөз мең кредит акчасыннан да җилләр искән. Безне талаганнар! Миндиярга шалтыратам, телефоны «не доступен». Кылтыр-кылтыр кулым белән Разияне җыям

- Алло, кара әле...

- Карыйм, ике күземне тутырып-тутырып карыйм. Ә син дөм сукыр. Йортыгызны чистартканнар, дисеңме? Кемнәр? Сөекле ирең, әлбиттә. Төзәтмә, минеке – әлбиттә! Бүлектәге егетләр әле генә хәбәр итте, аларның күзәтүе буенча гражданин Суфиянов чуртым да курсларда укымый, элекке гадәтен куа. Ярый, бүген бурычларын җиһазлар белән каплый, ди. Ә иртәгә өегездән сөрсәләр? – дип, дустым карга кебек баш түбәмне чукыганда, урталай бөгелеп, Миндияр кайта. Ялангач бүлмәдә тавыш нык яңгырый, әкрен генә әйтсәм дә һәр сүземнән диварлар калтырап куя.

- Имансыз! Мөртәт! Җирбит! Ир буе белән идәнгә сузыла.

- У-у, эчем... кыйнадылар... Алар бандит, алар кеше үтерүче... У-у, үләм...

- Орышма, матурым. Күп акча отам да туктыйм дигән идем, суырды саз...

Разиянең телефоны чырылдый. Уң колагымда аңымны җуярлык беренче хәбәр:

- Өегезне саткан, кабахәт...

Сул колагымда яшәүнең тамырын өзәрлек икенче хәбәр:

- Минем бурыч унике миллион, шуны йорт белән бәхилләттем, безгә иртәгә төшкә хәтле моннан китәргә куштылар. Алар белән судлашсак, икебезне дә асалар, матурым.

5.

«Кичкә яшелчә белән ит кыздыр», – ди Разия. Ә суыткычта себер бураннары улый... Базарга автобус белән өч тукталыш, янәшәдә генә – банкомат. Айның егермесе, бүген хезмәт хакы көне. Ишәк төсле әйбер төярмен дип, арка капчыгы асам. Моңарчы азык-төлекне өйгә заказ белән китертә идем. Хәзер андый хезмәтләр өчен түләрлек сәмән юк. Китап та дустымның «на честное слово»сына гына басыла. Ул өлгерү белән биш йөз меңне илтәсе. Кредит бугаздан буа... Разия – җан дустым, әмма аның җилкәсенә салынмаска иде. Мөгаен, редактордан корректор эшен дә

сорармын.

«Тимер тартма» нибарысы ике мең генә күрсәтә. Егерме тапкыр киметә, саран! Банк хезмәткәре компьютердан тикшергәч:

- Сезгә шушы сумманы гына күчергәннәр, – ди.

Редакция хисапчысының хатасы, димәк. Мөгаен, мәктәптә математикадан «икеле»гә укыгандыр, болай ук киметмәс иде. Ә ул минем белән бәхәсләшмичә генә «баш» бүлмәсенә ымлый. Ә анда... акбаш урынында карабаш Зәмир!

- Бездә түнтәреш, Фәйзуллина! Мин – революционер! Патшаны тәхетеннән очырттым. Үтүт, картлач Мансуров! Хәзер без хуҗа!Моның белән сүз озайтып, тел әрәм итмим дип, кыска тотам:

- Хезмәт хакымны син кистеңме?

- Кемнекен?

- Минекен!

- Нахак яла ягасың, Фәйзуллина! Бухгалтер дөрес чутламагандыр. Аның белән аңлаш!

- Аңлаштым, синең боерык белән эшләнгән.

Яңа хуҗа кәнәфиеннән калкына да кире артына утыра. Шулай ул, түрә урындыгы бик тиз җилем белән үзенә ябыштыра, ләкин җитә шундый көн, сине кызганмыйлар, тирең белән бергә урындыгыңнан куптаралар.

- Менә нәрсә, Фәйзуллина, син Мансуровның килене идең, ул сиңа хезмәт хакыннан тыш, тау-тау гонорар язды.

 

- Талант югары бәяләнә, йолкыш революционер.

- Ха-ха, синең талантың безгә зыян гына ул, Фәйзуллина. Бүген халык җиңел әйберләр генә укый. Синдә фәлсәфә дә фәлсәфә, кем аның белән миен шулпаландырсын. Моннан ары галим-голәмәләрнең акыллы язмаларын да долой! Журналның концепциясен үзгәртәм. Мәскәүдә фәлән-фәләннәр бригада туплап, җиңел укылышлы әйберләр яздырта. Урам теле белән. Укучыга әдәби тел не надо! Мин дә төркем барлыйм, исемлектә – син беренче. Сюжет миннән. Мәсәлән, алкаш ир хатынын кыйный. Маңгаен көзгегә бәрә-бәрә. Стенада кан таплары. Хатын өч тәүлек аңсыз, аның ыңгырашканын ишетеп, күршеләре керә. Полиция алкашны богаулый, суд була, судтан соң – төрмә. Җәбер-золымнан котылган хатын тагын тозакка каба: сөяркәсе сугып, кабыргасын сындыра. Халык героиняны кызганып, ире белән сөяркәсенә нәфрәтләнеп, елый-елый укыячак. Ә синең «югары кимәлдәге әдәби әсәрләреңә» төкерәчәк укучы.

- Без – негрлар, дип аталабыз, әйеме? – дим.

- Ну да, только сез ак тәнле негрлар, – дип хихылдаган Зәмиргә биш бармагымны йомарлап күрсәтәм: 

- Менә! Әдәбият – рух басуы, мин анда бодай урынына кибәк чәчмим! Син – надан, аңгыра, бушкуык, ничек миңа шундый нәрсәләр тәкъдим итәсең!

Артымнан ул буыла-буыла акыра:

- Син уволена, Фәйзуллина!

Кайчандыр болытлар куенында йоклаган иңе-буе киң Казансу елгасы шагрен тиресе кебек кечерәйгән. Биредә кош-корт иле иде, кыр казлары, кыр үрдәкләре йөзә иде. Комсыз адәм, аларның өлешенә кереп, яр битен коттеджлар белән чуарлаган. Үзләре котылса – балалары, балалары котылса – оныкларына су каргышы төшәр... Күпер – иләмсез биек... Тимер тоткага таянып көләм. Көлү өянәге озак басылмый. Берәү машинасының тәрәзәсен шудырып:

- Дура, не прыгай! Живи! – дип кычкыра.

- Сикермим, иптәш, сикермим. Мин шулай көлә-көлә күз яшемне киптерәм. Кичә генә йомшак түшәктә йоклаган, зур кабинетлар биләгән, тәмле ашаган, затлыдан киенгән ханым инде йорт-җирсез һәм эшсез. Бүген син – бай, иртәгә – сукбай... «Баш исән булсын...» Татарның бөтен юату сүзләрен үзенә сыйдырган җөмлә бу.

Разия да:

-Баш исән булсын, – ди. – Сиңа җүнлерәк эш караштырырбыз.

Чаттагы баганаларга нинди генә белдерүләр чәпәмиләр. Урам себерүче, йөк төяүче, пешекче, кибетчеләргә ихтыяҗ зур, тик аларның берсе дә минем өчен түгел, мин бит «җүнлерәк эш» эзлим. Алай да: «Гипермаркетта тауар төрүчеләр кирәк», – дигәне күңелне кытыклый. Смена ахырында мең ярым тәңкә түлибез, диләр. Тиз-тиз генә тапкырладым: аена кырык биш мең! Оһо, ярыйсы гына икән. Дустым: «ник өтәләнәсең, таныш-белешләргә эш мәсьәләсендә эндәштем, җавап көтәм», – дисә дә, кибеткә барам. Иртәнге сәгать җиде. Дивар-түшәме калай белән тышланган цехта акай күзле Соня хатын- кызларны ярым татарча, ярым урысча телдә эш тәртибе белән таныштыра:

- Женщины, безнең девиз – калдык-постыксыз төрү. Например, вот укроп, Кытайдан, смотрите, саргайган или каралган ботакларны ыргытмыйсыз, кеше күрмәслек итеп уртага кыстырасыз.

Ике сәгатьтән Соня җикеренә:

- Женщина, что это?!

- Чүп, – дим. – Укропның бозылган кисәкләре.

- Вот аңгыра! Безотходное производство у нас, женщина. Айда-ка, башка җиргә, айда!

Чираттагы вазифам тагын да «җаваплырак»: саклану вакыты чыгып тутыккан казылыкларны хлор эремәсенә манып чүпрәк белән сөртәсе. Кулдашым Настя колагыма пышылдый:

- Бүгенге число белән прилавкаларга тарала болар. Үлгәндә дә колбаса ашамыйм. Исләнгән балыкларны да серкә белән хушландырабыз. Әйдә, җәтрәк кыймылда! Соня күзәтә.

Шундый итеп күзәтә ки, мине запас ишектән генә урамга озата. Мең ярым тәңкә цехта «елап» кала... Юл аша гына кафе, ишегендә эре-эре хәрефләр белән язылган белдерү. Җыештыручыларга тилмерә икән моның хуҗасы. Пешекче хатын ишектән үк эчкә әйдәкли:

- Эш эзлисеңме, үскәнем? Өстенә шапылдатып бастың бит: бездә ул эш! Берүземә – пешер, өстәлләр сөрт, табак-савыт ю! Бүген бигрәкләр дә кыздыра, кичкә йөз кешелек банкет. Медицина кенәгәсен иртәгә апкилерсең. Ак халат шкафта, киен дә выжт залга. Эскәтерләр җәй. 

 Мин Пушкин әкиятендә Балда, поптан да оятсызрак пешекче хатын мине «Әпипә» көенә биетә:

- Тәлинкәләрне тез! Бокалларны сөрт!

- Помидор белән кыяр тура! Кичкә хәтле аяк табаны кызыша.

- Суган кыздыр!

- Бәрәңге чистарт!

- Суыткычтагы итне эрет!

- Өстәлләр тирәли урындыклар куй!

- Салфеткаларны тарат! 

– Танышмадык та, иеме? – ди пешекче.

 – Мин – Сәрия атлы, ә син кем, үскәнем?

- Нишләп башта ук сорамадыгыз? Әллә кемнәр кереп ашыгызга агу салыр бит, апа җаным?

- Аллага шөкер, кеше таныйбыз, – ди ул. – Синең кемлегең маңгаеңа ук язылган. Җә, ләчтит сатма, идәндәге келәмнең тузанын как!

Үземдәге җитезлеккә шаккатам. Каләм тотар өчен генә яратылган нәзек бармакларым ничек өзелми?! Акча табу дәрте җилкетәме? Һәй, бөтен хатын- кызлар да табак-савыт юып баер иде. Уңдым бугай, ул кичтә Сәрия мине биш мең сум белән бәхилләтә. Акыл тагын хисап төймәсе тарта: утыз көнгә йөз илле мең! Мондый бай табынлы мәҗлесләр көн саен кабатланса икән!

Өстәлләрдәге калдык-постыкларны җыештырып, чүп чиләгенә тутырам дигәндә генә, пешекче кулыма суга:

Кәтлитләрне ыргытма, үскәнем! Әзрәк тешләсәләр, ни! Суда җебетеп, янәдән түгәрәклим дә онга манып кыздырам. Иртәгә тудый-судый керүчеләргә сатарбыз. Сиксән сумнан егерме кәтлит – мең дә алты йөз тәңкә! Ышту син! Урталай бүлешербез. Син зерә уңган, үскәнем, миңа бик ошадың, иртәгә кенәгәңне онытма.

Иң күңелсез вакыт – төн. Көндезге хәрәкәт туктала, ыгы-зыгылар тына һәм сөйкемсез юлдашың – ялгызлык йокыңны качырып җәзалый. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, көчкә генә таң аттырам. Көзгедә – сулган йөз, буй-буй буразналы маңгай, нурсыз күз... Адәм баласын йончытыр өчен тормышның астын-өскә китергән бер мизгел дә җитә икән...

Минем маҗараларымны ишеткәч, Разия «син белгәнне без күптән чәйнәп төкергән» кыяфәт кенә ясый:

​​​​​​​- «Әгәр хыял канатларың өтелмәсен, дисәң, үз биеклегеңнән төшмә!» Кем сүзләре? Синеке, Тәслимә! Дөнья ботыңнан тартып, җиргә сылый кайчак. Тутык колбасалар, тешләнгән котлетлар – баласы гына әле, менә көн-төн йокламасаң, башыңның кәкрәюе ихтимал. Аннан ни, әлбиттә, җүләрләр йорты.

- Юк, минеке дөрес, минеке – халыкчан! Бүген минем отгуллар, ә синең – прогуллар. Җилләнәбез. Маршрут болай: беренчесе – Хуҗалар тавы

Әлбәттә!

Тау, таулар... Биеклегеңне аның белән дә чамала. Син аяк очыннан гынамы, биленнәнме, муеныннанмы, әллә түбәсеннән үкме? Әлбиттә (халыкчан!), һәркемнең үз үлчәме. Балачакта мин аның тезеннән генә идем... Хәзер исә... Тау, болытларга орынган тәкәбберлегем белән үлчәгәндә, нибарысы таш өеме генә...

Юлда ук хатирәләрем яңара. Миңа җиде-сигез яшьләр чамасы иде, күршебез Әхмәдулла әзиләрнең кызы туа. Кыз балага бер сарык тиеш. Ат арбасына төялешеп, Биләрдәге Хуҗалар тавына барабыз. Урман аша ул утыз гына чакрымда. Ир-ат ипләп кенә сарык түшкәсен пычак белән кисә. Балта тидерергә ярамый. Хатын-кыз учак дөрләтеп аскан элмә казанда быгыр-быгыр шулпа кайный, чишмә суы салган җиз самавыр да үз көенә «җырлый». Тау гүя җанлы. Аның шифалы сулышы томанга әверелеп, агач-куакларга сара. Мин дә шушы сихри аймакның бер кисәге икән лә. Әти: «Безнең нәсел төбе Биләрдән, без Роскыл морза токымыннан, кызым», – ди. «Әйдә, балам, тауны күрсәтәм, – ди әни. – Интегә-интегә өскә менсәң – савабы зур». Әһә, интегү генәме соң? Тайдыра, аяк шуа! Югарыда һавасы да бүтән: сулышка иркен. Монда куаклык арасында тар гына кәҗә сукмагы. «Бире кара, балам», – ди әни. Бер яшь кенә үсенте кояш яктысына үрелгән. «Меңьяшәр имән урыны, балам. Мәҗүси әби-бабаңнар монда корбан чалган, диләр. Яшен сугып каралтса да, имәннең дәвамы бар». Ары табан атлыйбыз. «Зат-әүлияләр Мәгъсүм Хуҗа белән Шәбәлим Хуҗа шушында җирләнгән», – дип, әни тип-тигез җирдә алар рухына дога кыла...

Их, үткәннәрне сагынып сызланма икән! Барысы да җете төстә саклансын дисәң, ачма икән бер ябылган хәтер капкасын. Разия мактаган «яңа тау» минеке түгел иде... Аның күкрәген ярып, тимер баскыч түшәгәннәр... Әти-әниләр ашъяулыклар җәеп, табын корган келәм-чирәмне томалаган тротуарлар, авыз- борыны тимер торбалар белән уратылган борынгы чишмә, чүпрәк-чапрак кибетләре мине өнсез итә. Элеккеге рух үлгән, рух юк...

- О-о, тау ничек матурайган! Цивилизация! – дип сокланган дустым минем кичерешләремнән бихәбәр.

Кемдер безне тилмерепләр көтә бугай, ул телефон шалтыраган саен:

- Озакламыйбыз, яме? – ди.

Тетрәнүләрем моның белән генә бетми икән, Биләрдән кузгалгач та Разия:

- Без синең туган авылыңа турыладык, – ди.

Мин аның кулына ябышам, машина юл кырыена мәтәлә дигәндә генә, дустым рульне турылап өлгерә.

- Уф, ни кыланасың, ә? Авария ясата идең бит!

Сине махсус апкайталар, ди монда! Карасудан бер эшмәкәр егеткә булыштым. «Дело»сын яптырдык. Шуның әнкәсе кунакка кил дә кунакка кил, ди. Әй, җенләнмә сәнә, сине анда чуртым да танымый. Тем паче йортлары авыл очында икән.

Мин андый кешене хәтерләмим. Һәм... ул авыл да миңа ят.

- Киреләнмә! Авылыгызда Халит очрар, дисеңме әллә

- Борылыйк...

Басу читендә безгә колга сыман озын гына хатын кул күтәрә.

- Эшмәкәрнең әнисе бугай, – ди дустым. – Төш, исәнләшик. Әй, Мәүлидә апа җаным, синдер инде, әйеме? Абау бигрәк ябык, таяк та таяк икән үзең.

Разия кешенең хәтере калыр, дими, гел турыдан бәрә. Хатын үпкәлимени, ул шунда ук мәзәген кушып җибәрә.

- Җилсез көнне генә урамга чыгам, кызкайларым. Җил котырса, аягыма таш бәйлим. Әйдүк, тансык кунакларым! Син – Разия, ә бу иптәшең... – Мәүлидә апаның яшел төймә күзе буй-сынымны «капшый». – Таныш та шикелле...

Разия чын тикшерүче шул, башындагы шөрепләрен тиз әйләндерә.

- Дөньяда су тамчысы кебек бер-берсенә охшаган өч кеше була, Мәүлидә апа. Әнә, тегендә нинди җир ертыклары ул?

 «Ертыклар» – балачакның матур хатирәсе, үзеннән-үзе җанлана. Май азагы... Әнә, кыр капкасы янында халык төркеме. Кияүгә чыкмаган өч саф кыз авыл тирәли бер буразна сабан сөрә...

-​​​​​​​ Борынгы мишәрләр җоласы, – ди Мәүлидә апа. – Сызык аша җен- пәри үтмәсен дип тырмалыйбыз. Авылда кыз-кыркын җук инде, әммәсе дә шәһәргә кыяклады. Җөдәмәдек анысы, өч катын җигелдек тә сыздык буразна. Безнең сафлардан кай җиребез ким? Калхузда бил бөктек, балалар үстердек, урлашмадык, кеше рәнҗетмәдек, саф без! Әйдүк, кызкайларым, әйдүк!

Мин – телсез, дәшмим, елмаюым да соры болытлар артына качкан кояш шәүләсе. Хуҗабикәнең чисталыгы-пөхтәлеге гаҗәп: өенә фәрештә кунса, канатлары энә очы кадәр дә тузанга буялмас иде. Ап-ак тәрәзә пәрдәләре, ап-ак түшәм, ак күлмәк кигән мич, һәм шул мичтән ызбага таралган ипи исе балачагыма чакыра, ә мин карышам, карышам, карышам...

- Кайсы ризыкка үрелергә белмәссең, өстәл сый-нигъмәттән сыгыла, ә тамакта утлы төер, хуҗабикә кыстаган саен ул яндыра-көйдерә. Бу авыл ят, дидем. Әйе, ул шәһәрләшкән Тәслимәгә шулай, ә балачагым Карасуы һаман да газиз түгелме соң? Өчәүләшеп, сап-сары итеп юылган баскычка чыгып утырабыз.

– Мынча яктым, – ди Мәүлидә апа. – Өч төрле себерке пешекләдем. Каен, имән, нарат. Рәхәтләнеп чабыныгыз, кызкайларым.

Койма буенда койрыксыз эт борыны белән туфрак казып, сөяк күмә. Дустым терсәге белән яныма төртә:

​​​​​​​- Кара, кара, запас ясый! Вәт акыллы хайван! Аурупада бияләй авызлы, шакмак битле эт токымы уйлап тапкач, очындык шәһәр халкы «нәселле, нәселле» дип, шул килбәтсезләрне асрый. Алар бит кулдан ашатмасаң, ачтан үлә. Ә бу этне табигать яралткан, шуңа моңарда яшәү инстикты көчле.

Хуҗабикә кинәнә. Йортындагы малын мактыйлар лабаса.

​​​​​​​Безнең Алаколак – герой, кызкайларым. Урманда төлке белән сугыша. Түлке мона койрыгын өздертә. Шул койрыкны аузына кабып катьты, бахырым. Кая суң, мынчаның төтенен кудыртам.

Разия тагын миңа карый.

Әй, син, Алаколак кыйссасы шәп бит! Менә дигән хикәя. Валлаһи, укучы жәлләп үләчәк. Әй, нәрсә елмаясың? Сиңа, гомумән, язу стилеңне үзгәртергә иде. Азгын хатыннар, хыянәтче ирләр, ятим балалар турында яз! Халык шундый кызганыч әсәрләргә мөкиббән. Ә синең гел катлаулы фәлсәфи тема! Әй, бәхәсләшмим дә! Файдасыз. Син бүген бик уйчан, Тәслимәкәем. Чөнки кендек каның тамган туган җиреңдә. Бәхетле син! Минем мона...

- Төзәтмә инде! Мәүлидә апа кебек сөйләшим әле. Минекен мона урман басты. И-и, сагындыра авыл

...менә.

...Мунчада эссе. Ак япма җәйгән ләүкәдә Разия алмаш-тилмәш өч себерке белән чабына.

​​​​​​​- Аһ, дөнья рәхәте, – дип, миңа да кундыра.

Керүемнән чыгуым тиз, чөйгә зур кесәле ике зәңгәр халат эленгән, шуның берсенә төренеп, бәрәңге бакчасыннан гына тыкрыкка табан атлыйм. Безнең урам кыл уртада иде, әтиләр өебезне Җәмилә исемле хатынга сатты. Сабантуйда ир-ат белән кул көрәштергән гайрәтле Җәмилә капка төбендәге чирәмлектә каз бәбкәләре саклый, йортыбызга күз кырые белән генә карап исәнләш тә уз, дисәм, кая ул, карчыкның алып гәүдәсе юкарса да, тавышы калын:

Бәтәч, йөрешләре тач әнкәсенеке! Аулны оныттыгыз, Фәйзетдин кавеме. Чү, чү, сиңа бер әрбир бирәм. – Ул төргәге белән нәрсәдер алып чыгып, кесәмә сала. – Мынчагызда ие. Мужыт кирәкле кыягазлардыр.

- Хәлләр шул: сезнең җыртыгызда картаям. Нигезегез тыныч, Аллага шөкер.

- Рәхмәт, апа. Ни хәлләрдә сез?

Ызбаның эчендә әммәсе дә сезнеке, крауаты, урындыгы. Кереп бак!

- Юк, ашыгам, – дим. Бу мин түгел, пырдымсыз балачагым ашыга. Авылның иң изге бәндәсе Зәйнәп әбиләр турында үзеннән-үзе адымым әкренәя. Ишек-тәрәзәләре череп, кабыргасы кәкрәйгән йортның арт ягында бала-чага чыр-чуы... Без ул, без, кызлар-малайлар шомырт чөмлибез. Иң эре, иң тәмле шомырт Зәйнәп әбиләрдә генә. Агач башына үрмәләгән Халит тәлгәш-тәлгәш җимешләрне миңа ыргыта, ә мин аларны аягым белән изәм-сытам, янәсе, Халитнеке хәрәм. Чыпчыклар төсле куакка сарган балаларны Зәйнәп әбинең тавышы өркетә:

- Оланнар, Минсара апагыз печәннән катьа!

Без, пыр-пыр урамга «очабыз», чөнки әбинең сеңлесе «ычкынган», ягъни ул – тиле. Аның телендә гел бер тыю: «Кодрәт кушмый». Чебеш-тавык суярга.

«Кодрәт кушмагач», Зәйнәп әби аларны «урлап», күршесендә пешерә. Куактан шомырт чүпләргә дә «Кодрәт кушмый». «Кушканнары» да байтак. Тиле хатын баздан да тирәнрәк чокыр казый. «Җеннәре ярдәм итә», – ди әни. Төнлә Зәйнәп әби ирләрдән аны күмдертә генә, өч-дүрт көннән ул янә хасил була. Берсендә Минсара: «Кодрәт кызымның муенын кисәргә куша», – дип, пычак кайрый, шуннан соң авыл советы рәисе Өммегөлсемне Казанга – туганнарына озата. Бүтән без аны авылда күрмибез

...Озын халат чабуына абына-сөртенә кычыткан ерып, шомырт агачына якынаям. Балачакта ботаклары күккә тигән куак, ничектер кечерәйгән, җимешләре дә вагайган. Юк, мин үсеп, оясын тарсынган кош хәлендә идем. Шомырт шул ук... Кесәмне бүлтәйткән серле төргәкне ертам. Өчпочмак рәвешендә бөкләп ябыштырылган хатлар... «Тәслимәгә...» Һәркайсында йөрәк сурәте. Әнигә: «Мунча миченә як», – дигән идем, әллә оныткан, әллә... Саргайган кәгазьләр агач төбенә сибелә... Юаш балачагым шыпан-шыпан артка чигенә дә, бүгенге мин нәфрәт ташкынына күмеләм. Халит! Нишләп ул еллар аша кайтып, мине эзәрлекли?! Гомумән, нишләп мин, Франциянең атаклы Круазетт ярындагы ресторанында каһвә эчеп ләззәтләнгән нәзакәтле ханым, ташландык бакчада җил куып йөрим?! Җирдәге «йөрәкләр»не бөтәрли- бөтәрли кесәмә тутырам. Хуш, балачак иле!

Арбасына авыр йөк төягән ат төсле көчкә генә урынымнан кузгалам. Разия белән Мәүлидә апаның миндә хәсрәте юк, икәү шык-шык беседкада әче алма турыйлар.

- Җырлыйкмы суң, кызкайларым? – дип, хуҗабикә җыр суза:

Аклы батис яулыгымны

Кич утырып каедым.

Каеннар да аерым тегел,

Нигә суң без аерым?

Әбзиегез шулай моңландыра, кызкайларым.

- Әтәсе! Җокладың мәллә?

Өйдән берәү сурая.

- Нәстә?

Йа Аллам, бу бит Халитның туганнан туганы! Мәктәп шоферы Шәрифулла абзый. Муенымны халат якасына «батырам». Берүк танымасын!

– Нәстә, черегән кәбестә! – Мәүлидәнең пычагы тагын да катырак шакылдый. – Мичтә итле бәрәңге. Юл хуты Фәниләгә керт!

- Мин сиңа йомышчы малай тегел, – ди ир.

​​​​​​​- Аһ имансыз! Фәнилә белән җоклаганда, җегет солтаны идеңме? Разия ярсыган хатынны тынычландырырга тырыша:

- Чү, апа җаным, урамнан узган кешеләр ишетер!​​​​​​​

- Ишетердән үткән безнең, кызкайларым. Өч ел элгәре әбзиегез җалгыз Фәниләгә ияләште.

- И-и, апа җаным, икесен дә кычыткан белән пешекләргә иде. Ничекләр түздең син?

Түздем инде, кызкайларым. Аның уңайлылыгы да булды: кайда икән дип, төн ката ут җотмыйсың. Мәгълүм җирдә. Таң аткач, ашарга катьа. Мәхәббәт чәчкәләре генә тиз шилде. Хәзер эт өстереп кусаң да, сүәркәсенең ишеген ачмый. Аллаһы Тәгалә якшы белән шакшыны, дәртле белән дәртсезне, уңган белән булдыксызны парлаштыра. Болар икесе дә – эт җалкавы. Тормыш җурган астында гына бармый шул, әтәсе, иеме? Фәнилә кулын сындырган, аңа ашарга ташый иек. Кая, кызкайларым, үзем генә чаптырып илтеп килим.

Без Разия белән алмагачка сөяләбез.

- Ирле хатыннар бигрәк бәхетсез, – ди дустым. – Әй! – Ул иренен очлайтып күккә «өрә». – Үзегез бозасыз мыекбайларыгызны, үзегез! Менә сиңа Миндиярны вакытында авызлыкларга иде.

- Әйдә, әйдә, аның белән бергә Халитне дә искә ал, – дим.

- Валлаһи, белмәдем. – Разия каргана. – Ант мәгәр! Сине Халит белән очраштыру уемда да юк. Кесәңдә ни ул? Бир әле, бир! О-о, «йөрәкләр»! Чүбеңне мунча мичендә яндыр.

- Яндырмыйм!

- Әй Аллам, сине артык җилләтмим тагы!

Тикшерүче Африкада да тикшерүче дигәндәй, казынмаса-чокынмаса, Разиянең җаны тынычланамыни, суктырыпмы, туры бәрепме, тәки Халит хакында сорашкан:

- Казанда, ди, хикмәт бай, ди. Хатыны яшь, ди. Аралашмыйбыз, ди апаң. Кунак гомере – өч көнлек, диләр. Ләкин без иртән үк юлга кузгалабыз.

Машина тәрәзәсенә Мәүлидә апа иелә:​​​​​​​

- Таныйм да шикелле. Кем суң әле син?

​​​​​​​​​​​Артсыз эскәмиядә тәмәке көйрәткән Шәрифулла лач иттереп җиргә төкерә.​​​​​​​

- Тфү, сукыр тауык! Безнең аул кызы Тәслимәне дә танымаска!

Китәм. Балачак иленнән бер кызчык миңа кул болгый...

 6.

- Сиңа эш бар! – Разия ишектән үк сөенче ала. – Ура!

Суган белән бәрәңге кыздырасыңмы? Башта ашат. Бүген утырыш та утырыш, ачтан үләм. Сиңа тәкъдимнамә яздым: һәр яктан уңган, аш-суга оста, чиста-пөхтә, күндәм-сабыр, намуслы... «Кире, үзсүзле, чамасыз горур»,

- Нинди эш ул?- дигәннәрен сыздым, әлбиттә. Гомумән, нәтиҗәсе уңай: син – әйбәт кеше! Байлыгы әкияттәге ботка сыман урамга ташыган гаиләгә хезмәтче кирәк. Аларга кулай кеше дөньясында берәү генә – син генә.

Табада бәрәңге көя, сүндерер идем, җанымда тетрәү! Минем белән чагыштырганда, җирдәге тирбәлеш берни түгел.

- Мин бай хезмәтчесе?! Тәүбә, тәүбә!

- Нәрсә «тәүбә»? – Дустым һөҗүмгә үк күчә. – Икенче ай трай тибәсең бит! Язсаң иде хет. Альфонс ирең, әнә, хатын тапкан. Миллионнан артык бурыч синең өстә бит, Тәслимә! Коллекторлар тау куышына качсаң да, таба, алар – башкисәр, аларга закон нипачум. Могҗиза көтмә, китабыңны нәшир акчасыз бирмәячәк. Сатылуы да икеле. Югары материяләр турындагы әсәрләр кемгә хаҗәт. Йөз тапкыр колагыңа тукыйм: бүген укучы шырдый-бырдый җиңел укылышлы әйберләргә ябырыла. Эш дигәннән, хезмәт хакы әйбәт, ун айда бурычыңны капларлык хәтта. Журналда тәхәллүс белән басыла идең. Паспортыңда бүтән исем. Әй, байлар акчадагы саннарны гына укый бит әле! Мин – тәкәббер фәкыйрь-фокра идем. Акча дип, ун ай буе тәмугта янсам, миннән ни калыр? Мескенлекме? Ә мескеннең иҗаты да – мескен... Тик башка чара юк... Алга...

- Кайчан керешәм? – дим.

- Иртәгә сиңа шофёр җибәрәләр.

- Халит ник авыл белән арасын өзде икән? Мәүлидә апа әйтмәдеме? Разиянең авызына юллаган кашыгы һавада «асылына»:

- Бәй, нишләп аның белән кызыксынасың әле?

- Болай гына...

- Әһә, теге «йөрәкләр»не болай гына кесәңә качырган идеңме? Тикмәгә генә авыл буйламадың син, ахирәтем. Сыйныфташыңны эзләтимме егетләрдән?

- Җүләрләнмә!

- Мин җүләрләнмим. Ә менә синең... – дустымның ирен читендә «астыртын» елмаю. синең Карасудан киткәндә күзеңдә яшь иде.

Эчемнән генә мин һаман елыйм, йөрәгемне тып та тып тамчылар тишә. Билгесезлек әрнетә. Күңел исә күрәзәче: вакыт сүрүен ертып, алдагысын күрә. Моңарчы кичергән тетрәнүләрем киләчәктәгесе белән чагыштырганда,чүп кенә булыр кебек...

...Таң әтәчләре белән уянган Разия миңа аш соса.

- Итле әйбер көне буе ашказанында эшкәртелеп туксыта. Бай әфәнделәр хезмәтчесе белән ризык бүлешмәс, аша!

Урамда машина кычкырта.

- Хәерле сәгатьтә! – дип, дустым капка келәсен шудыра. – Хуҗаларга ничек тә ярарга тырыш. Акчасы бит яхшы, акчасы

Шофёр белән ике генә сүз алышабыз.

- Гариф.

- Тәслимә.

Олы яшьтәге абзый шунда ук яраттыра, син кем, дип төпченеп сару кайнатмый һәм мин чакрымнар белән куышкан уйларыма чумам дигәндә генә, машина шәһәр читендәге бистәгә борылып, маңгае белән тимер коймага терәлә.

«Рәхим итегез, бу сезнең хезмәтчегез!» – үземне үзем чеметәм. Шулай җиңелрәк. Йортның биеклеге дә, ишегалдындагы җәйге бассейн да шаккатырмый, чөнки мин яңа гына тәхетеннән куылган патшабикә байлыкка күнеккән, ә менә уң аягына аксап, миңа каршы теркелдәгән карчык имәндерә.

Чәче-башы тузган, борын тишеге киңәйгән кортка кулындагы таягы белән таш сукмакка суга-суга ысылдый:

- С... с... себерке! Кем рөхсәте белән кердең?

Тамаша! Гүя инглизләрнең уникенче гасырдагы Тауэр замогына эләгәм. Гүя үлемсез монахиня Кара Туташ Эдипта җир астыннан калка. Кызганыч, аның туташ диярлеге юк инде, ул картайган, ул коточкыч ямьсез...

Гариф абзыйның дорфа карчыкка исе китми:

- Кылауа, бу яңа хезмәтче хатын. Хуҗабикә боерыгы белән алып килдем. Кара Туташның (мин аны шулай атармын, мөгаен) чырае җимерелә: 

- Нишләп минем белән киңәшмәделәр?

Шофёр:

- Хуҗалар синең белән ник санлашсын икән, Кылауа, – дип, замок өрәген чыгырыннан чыгара:

- И-и, шупир тәресе! Авызыңны яп! Тешеңне коям! Мин Гулочканың сакчы фәрештәсе! – Карчык миңа да яный. – Гулочканы боздырсаң, йөрәгеңне гүр салкыны белән куырам!

Риваятьләрдә Кара Туташ Эдиптаны замокка рухлар дәштерә, ә бу Клаваны бирегә кем чакырды икән? Бай йортында ни кыра ул? Монда «сакчы» хезмәте дә каралган микәнни? Парад ишегенә табан атлыйм дисәм, карчык:​​​​​​​

- Асраулар өчен ишек тегендүк, – ди. «Тегендүк» – коттеджның бакча ягында икән. Күзем чәчәкләр эзли... Кайда сез, ап-ак хризантемалар?

Кара Туташ таягы белән аркама «сыза»:

- Ышпиун сымак каранма!

Подвалда ул тагын боера:

Гулочка йоклый, шыпырт, – дия-дия Кара Туташ беренче каттагы аш бүлмәсенә озата. – Гулочкага куфый кайнат.

- Чишен, – дим. (Хәреф төзәтү каныма сеңгән.) Шкафка элгән эш киеме – ак якалы зәңгәр күлмәк, билдән генә бумалы кызыл алъяпкыч. (Кич юармын, исләнгән).

- Тишен!

Ул тагын ни-нәрсәгә өйрәтер иде, киерелә-киерелә баскычтан төшкән яшь хатын кычкыра:

- Клоп! Син кайда, саңгырау?!Чәпчемәле, клоп! Иркәҗаны өчен ышанычлы кешеләр аша яллады аны Марс бабакай

Килде, килде, Гулочка. Сак бул, боздырмасын!

- Хезмәтче килдеме?

- Монда, монда Гулочка! Ят, ят, хәзер куфыйны караватыңа китертәм.

Миңа исем-кушаматларны ятлыйсымы икән? Кара Туташ, Марс бабакай, Иркәҗан... Клава «Клоп», ягъни кандала да икән. Ләкин монысын истә калдырмам, адәм баласын бөҗәккә тиңләү – соң чиктәге тәрбиясезлек.

Әгәр әсәрдәге каһарманымның йөз-кыяфәтен тасвирласам, буяуларымны сәлә генә тамызыр идем: кыска буй, сары чәч, почык борын, кабарынкы ирен... Казан урамнарында мондый кыз-кыркын йөзәрләгән. Хуҗабикәнең өстенлеге – яшьлеге. Марс бабакай шуңа кызыккандыр. Гөлнирадан – яшьлек, картлачтан– акча... Нормаль килешү!

Яшь хатын каһвә чөмерә-чөмерә, бая гына мыскыллаган карчыкка мәдхия укый:

– Алтыным әбекәем, синдәге акыл, синдәге сизгерлек. Синнән башка нишләрием! Бозымчыларны момент каптырасың, молодец! Берсе мендәремне тишеп агызган кабер туфрагын син тапмасаң, баш чиреннән үләсе идем. Себерке белән кудык заразаны. Вообще-то, Тәслимә апасы, син без яллаган бишенче хезмәтче. Ну-ка үзең турында сөйлә!

- Мәктәп, институт, төрле эшләр, бөтен биографиям шул, – дим. Ялганлаганда кызармыйм да, ичмасам. Минем чыгышым бу хатынга кирәк тә түгел, ул инде үзенчә нәтиҗә ясый:

- Короче, син хәерчедән туган. Колхозник баласы, короче. Мин аксөяк нәселеннән. Әти – заводта генераль директор, әни – матурлык салоны хуҗасы иде. Унбиш ел элек алар авариядә үлде. – Сәер, мондый фаҗига турында сөйләгәндә, кешенең күзе яшьләнә, һич югы тавышы калтырый, ә Гөлнира шаркылдап көлә. – Ха-ха! Унтугызда шушы картлачка димләделәр. Сәлперәйгән, конечно. Ну, бай. Мәскәүдә, Питерда безнең бизнес.

Бер сусыл үләннән икенче сусыл үләнгә сикергән чикерткәдән көнләштем, дисезме? Аңа барысы да җиңел бирелгән, минем сыман чәче белән җир себермәгән. Юк, юк, нинди генә кыен хәлләргә тарсам да, миңа үз язмышым кадерлерәк.

Эш сәгатем кисәтүдән башлана:

– Короче, мин хуҗабикә, син – ялчы, – ди Гөлнира. – Ни генә кушсам да, карусыз үтисең.

Вазифаларымны тавык та чүпләп бетермәслек: өй җыештыру, өч мәртәбә ашарга пешерү, кер юу, үтүкләү, кибеттән ашамлыклар сатып алу, чүп түгү, ишегалдын себерү, кыскасы, бер хезмәтче бишкә ярыла. Зур гаиләгә исәпләнгән коттеджда сигез бүлмә, өч зал, озын-озын баскычлар, көймә хәтле ике джакузи. Көнозын тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнәсең-әйләнәсең дә, иртән ул тәгәрмәч тагын зырылдый, югыйсә барысын да тәртипкә салгач, бүген эшең җиңеләер, дисең, ә сиңа «сюрприз» әзерләнгән. Төнлә йортта җен- пәри туй уздырганмыни, сауна идәненә юеш сөлгеләр ташланган, шкафтагы киемнәр элгечтән «егылган», һәр бүлмәнең диван-кәнәфиләрендәге япмалар бөгәрләнгән, юып-киптергән табак-савыт кабат раковинага өелгән, паркет идәндә таплар... Чүп савытында аракы шешәләре...

Шофёр абзый төнге мәхшәрдән хәбәрдар икән:​​​​​​​

- Марс командировкада чакта байбичә шалапайлар белән типтерә, сеңлем. Хуҗаны көтәм. Ул гына бу «пәри туе»н туздырачак. Тик өметем акланмый, без – ялчылар икәү икән лә. Бәлки, кул астындагылар өчен Марс бабакай таләпчән җитәкчедер, ә менә өйдә ул – яшь хатын кубызына биюче мескен ир. Беркөнне Марс Хәйдәрович:​​​​​​​

- Биш айга алдан ук түлим, әйбәт кенә эшлә, – дип, симез генә конверт суза. Хәйләкәр бабакай, бишенче хезмәтчеләре дә Гөлнираның капризыннан туеп китәр, ә болай акча белән аның кул-аягын богаулыйм, ди бугай. Билгеле, аванстан баш тартмыйм, чөнки мин бит әле банк колы да. Бүре дә тук, сарык та исән, ягъни хуҗа да, мин дә канәгать. Ә түзмәслек хәлләр хәттин аша. Энәгә тагылган җеп төсле артымнан Кара Туташ ияреп йөри һәм һәр нәрсәдән кимчелек табып, Гөлнирага әләкли. «Аш тозлы, куфый әче, керләр агармаган, шкафта бармак калынлыгы тузан...» Саздагы бака төсле көнкүреш баткаклыгында быкырдаган мин һаман өстә-югарыда, ни акылым, ни белемем, ни горурлыгым карчык-корчык белән булашырга кушмый. Разия зарымны тыңлый-тыңлый да:

- Әй, җебегән, – ди. – Шәп кенә тукма! Бүтән әләкләмәс.

 Акыш-макыш карчык миннән пыжымламый шул.

Аның Гөлнирасында да сәерлекләр җитәрлек: пешергән ризыктан шикләнеп, һәр пешергәнне Кара Туташтан тәмләтә, «дегустатор» ике-өч кашык капкач:

- Үтермиме? – ди. Байбичәнең биек койма белән уратылган коттеджда яшәгән күршесе Мара керсә генә, энәдәге «җеп» кыскара: карчык бүлмәсенә шыла. Мара аның авызына шәп кенә «ямаган» бугай. Ахирәтләр «җен-пәри туе»ның бәләкәй варианттагы дәвамы: алар яртышар көн залдан-залга күчеп кәеф-сафа кора. Азактан папирос төпчекләре, коньяк шешәләре җыеп, бүлмәләрне җилләтәм. Минем өчен иң зур җәза – көнбагыш кабыгы. Теләсә кая чөелгән эчке киемнәр, тарактагы учма-учма чәч, карават астындагы «буяулы» подкладкалар башта гына җирәндерә, ә менә көнбагыш чүбенә үртәлепме-үртәләм!

Сулатып юсаң – паркет кабара, ә төкерек белән юешләнгән кабык, кибеп, идәнгә ябыша да, аның һәрберсен тырнак очы белән куптарам. Кемгә зарланыйм? Разия: «Түз, акча бит», – ди. Командировкалардан башы чыкмаган хуҗага сыктыйммы?

- Иркәҗаным нечкә күңелле бала, авыр сүзләр белән аны яралама, – дигән ир хезмәтчесен яклар, ди сиңа! Ул үзе дә кызганыч адәм. Минем әле алда хыял белән өретелгән тулы бер гомер, бурычларымнан арынсам, яңа әсәрләр язачакмын. Китапларым күбәер һәм сатылыр да. Дөнья затлы укучыга корымагандыр, шәт. Ә бабакайның көннәрдән бер көнне кесәсе юкарыр һәм «нечкә күңелле» яшь хатын акча исенә сусаган диюгә әверелер.

Әмма мин бай ирнең фаҗигасен киләчәккә калдырып ялгышам. Ул кичә, хәтта ки кичәгедән дә алдарак башланган икән...

Мара – даими кунак. Көн тәртибе үзгәрми: эчү-тарту, көнбагыш чиртү... Бүген ахирәтләр чинаша-чинаша сугыша. Пыяла шешәләр, тәмәке көле савытлары чыкыр-чыкыр ватыла.

Аста Кара Туташ угалана:

- Гулочканы үтерә, себерке! Ул көчлерәк! Бар, аер!

 Кайсы җиңгән дә, кайсы җиңелгән? Мин менгәндә, «подругалар» бер- берсен кочаклап елаша иде. «Коткаручы»ны күрмиләр, икесенең дә борын мышкылдый:

- Нервылар тузган, иеме, Мара?

- Эһе, Гөлнира.

- Давай ауга барабыз! Син – гарибеңнән, мин картлачтан гарык.

- Ну давай!

- Теге вакыттагы кебек безнең дачада, ладно?

- Ой, анда табын ужасно ярлы иде. Егетләрдән оялдым

- Монысында оялмассың. Кухаркадан шикарный өстәл әзерләттерәм.

- Француз блюдолары бик тәмле. Например, рататуй. Кухаркаңа интернеттан рецептын үзем өйрәтәм.

Алар диваннан купканда, мин – «кухарка» – аш бүлмәсендә кайнашам. Карчык та оясына поса. Рататуй, рататуй... Миндиярның яраткан тәгаме... Аш төрләндерә-төрләндерә көен көйләткән ир хәерчелек һәм бурыч белә «бүләкләде». Шушы хәлгә төшергән өчен мин аңа рәнҗемим дә, ахрысы.

- Апасы, кичкә ататуе пешер! – ди Гөлнира, ә Марасы бот чабып көлә:

- Ой, позор! Интеллигенция гаиләсе кызы, дисең, ә үзең яшелчә блюдосының исемен дә дөрес әйтмисең! Рататуй, надан!

- Үләм, үләм, бер белемлесе килгән! Ике дипломың гарип иреңнең арбасын  төртергә генә ярый, – дип, минем хуҗабикә пырылдый. Ахирәтләр әздән генә эләгешми.

Мара телефон актара.

- Хәзер рататуйның «интегриентларын» саныйм

Мәшәкатьләнмәгез, – дим. – Аны күп тапкыр әзерләдем. Әгәр меню француз кухнясыннан гына торсын дисәгез, нисуаз салаты, десертка сюзетт коймагы тәкъдим итәм. Киш дигән ачык пирог та тәмле.

Ычкынаммы, әллә горурлыгым бүселәме? «Белегез, Эйфель манарасы ресторанында французларның милли ашларын татыган кеше мин!» Гөлнира берни аңламый, аның акыл савыты сай, ә менә ике дипломлы Мара сагая

Курсларда өйрәттеләр, – дигәч кенә ул:

- Марс бабакай сине Париждан ук кайтартты микән дип шикләндем, – ди. Бу йорттагы хезмәтчеләргә кунаклар белән аралашу катгый тыела. Гөлнира башым авырта дип, бүлмәсенә менеп киткәч, Мара өенә ашыкмый, янымда бөтерелә. «Тел тегермәне» сүз тарттыра, миңа кызык түгел, әдәп саклап кына түзәм.

- Гөлнираны әйтәм, җәннәттә рәхәт чигә. Бабакай аңа мөкиббән. Бөтен капризын үти. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан! Хезмәтчедән аяк кына юдыртасы! Бар соң бәхетле хатыннар! Син озакка чыдарсыңмы икән, апасы? Ике аждаһа боларда. Клавасы Гөлнирадан ун тапкыр әшәкерәк.Ул карчыкны дөмбәсләдем, шуннан бирле миннән шөлли. Әрәм тамак! Савалар бабакайны Гөлнира белән. Минем сыман койрыгы бозга катмаган, Гөлнира ирекле. Минеке икенче ел инвалид коляскасында. Өстенә карап еларсың! Элек парлашып, чит илләргә сәяхәт итә идек. Париж, Берлин, Вена... Акчалы ул, коляскада утырып та, ярдәмчесе белән проектлар эшли. Гарип ир белән чит илдә йөрергә башыма тай типмәгән.

Әдәп белән сабырлык – капма-каршы төшенчә, соңгысының төбе өч кат алтыннан ясалса да, тишелә, мин дә бу хатынның гайбәтеннән түземлегем төкәнеп:

- Сез миңа комачаулыйсыз, – дим.

- Ужас, дорфа син, апасы! – ди хатын, пырылдап. Аңардан котылам гына, бүлмәсеннән бичара тоткын – Кара Туташ ажгырып чыга. Ачудан ирен читенә селәгәе аккан. Мараны турам-турам тапар иде.

- Ник ул кәнтәйне чут-чут сайратасың?! Хуҗадан акчаңны әзәйттерәм!

- Комачаулама, әбекәй! – дим. Кулымда исемлек. Рататуй дип мактануым хәзер яшелчә базарына чаптырачак. Карчык Гариф абзый белән миңа йөк өсти:

- Бер худтан гараждан аракы бүтилкәләрен чүплеккә ташлагыз, ялкаулар!

Башка вакытта өстәмә йомышларга карышкан шофёр бу юлысы мыгырданмый:

- Хуп, Кылауа, хуп, – ди. Мине дә тынычландыра. – Базарны йөз урыйбыз әле, сеңлем. Хәзер какрас әбәттә урам кибетенә тауар китерәләр.

- Нинди тауар? 

- Сеңлем, син икенче планетадагы җан иясе мәллә? Өстән генә күзләмичә, җиргә дә иңәргә иде. Безнең ил зерә баеды, супер-мупер кибетләрнең хуҗалары атна уртасында сыр, йомырка, ярма ише искергән әрбирләрне яшник-яшник чүплеккә аудара. Безнең ише карт-коры, әби-чәби сагалап тора да, лабырт шуларны! И-и, сеңлем, нишләп чирканасың? Исраф мал өчен теге дөньяда җавап тотасы, ди. Шунысы начар: колбасаларны тураклыйлар, гел халыкка зыянга эшли явыз байлар. 

- Бүген тауар начар, – ди яшьрәге. Студентлар, мөгаен.

Фриганнар кагыйдәсе: чеметем генә ашау, – ди яшьрәге

- Димәк, тамакны кысасыз, – дим.

- Фриганнар без, – ди олырагы.

- Димәк, тамакны кысасыз, – дим.

- Фриганнар кагыйдәсе: чеметем генә ашау, – ди яшьрәге.

И адәм, үзен ничек кенә җәзаламый! Ә Гариф абзый шат: кочагы тулы консерва банкасы.​​​​​​​

- Томат суындагы килкәләр. Бүген үземә дә, мәчеләремә дә бәйрәм, шөкер!

- Хуҗа әз түлимени, Гариф абзый?

- Марска рәхмәт, якшы түли, сеңлем. Пинсәм белән хезмәт хакын малайның ипатика дигән аждаһасы һапылдата. Хуҗабыз читтә чакта вокзаллардан халык ташып, ничауа гына шабашка эшлидер ием, җен Кылауа белән үзчирка Гөлни кул-аягымны богаулады. Син, сеңлем, гаҗәп кеше, өнсез-тынсыз, артык сабырмы соң син? Тегеләр изеп юашлаттымы?

Җавабым кыска:

- Миңа да яхшы түлиләр...

 7.

...Беренче тапкыр бай йортында кунам. Французларның гади генә тоелган аш-суы сәгате-минуты белән әзерләнми: заготовка өчен җебетәсе, пешеклисе, суытасы һәм тагын әллә ниләр кыландырасы. Ризык – әсәр, аңа җан өрүче авторы – мин. Ак кәгазьдән каләм генә йөртәсе куллар ярты төнгә кадәр «кухня иҗаты» белән мәшгуль. Кырыс хакыйкать чүкеч белән башыма чүки: «Мин биектә дип шапырынма, син – түбәндә! Әйләнә-тирәңә күз сал, кемнәр белән утсыз гына гомер учагы яндырасың? Яшь хатынның колы Марс бабакай, явызлыгыннан каралган бичара карчык, җәмгыятьнең черек җимеше- Гөлнира, гарип ирен санламаган Мара, чүплектән ашаган Гариф абзый... Каһарманнарыңны шулар арасыннан эзлә. Һәркайсы кызгандырып елатырлык. Укучы, күз яше дә кипмәгән килеш, чираттагы әсәреңне көтәчәк».

Хакыйкатькә бирешмим, «мин-минлегем»не калкан итеп, аның күкрәгенә терим: «Җүн алымнарыңны көчләп такма, яме!»

Көндез һәрбер хәрәкәтемне тикшереп җәфалаган Кара Туташ төнлә дә йоклатмый, дык-дык ишеккә тибә.

- Уян, хезмәтче катын, уян! Икенче катта кемдер илерә:

 

– ...а-а-а-а!

«Йорт ияләре» тузынамы әллә?

Карчык белән Гөлнира бүлмәсенә менәбез. Идәндә йөз бал корты чакканмыни, кашына-уына хуҗабикә тәгәри:

– ...а-а-а-а!

- Гулочкам, Гулочкам, – дип, Клава хатынның өстенә иелгәч кенә, яшь хатын:

- Клоп, кит! – дип, аның битен тырный. 

- Гулочкамны боздырганнар! Гулочкамда бозым! – Кара Туташ кулыма тукына: – Булыш! Ишетәмсең, хезмәтче, күргәннәреңне иренә лыгырдасаң – башыңны ярам.

Икәүләшеп, Гөлнираны караватка яткырабыз. Гариф абзыйның «үзчирка» дигәне шушы микәнни?

Күз сызлый, чигә кыса, йокысыз төн тәмам йончыта. Әмма аяктан егылмыйм, төшкә «француз ашлары»н өлгертәм. Кыл уникедә Гөлнира уяна, ефәк халатының төймәсен дә каптырмаган шәрә корсаклы «иркәҗан» баскыч култыксасына таянып:

- Уф, ардым, – ди. – Апасы, свежий кофе пешер!

Йокы сөременнән айнымаган Кара Туташ шыпыр-шыпыр яшел чәй эчә.

Боларның эрләгән дә бәйләгән, боларның ике кулына бер эш юк...

Ә без Гариф абзый белән машинага тартмалар ташыйбыз. Гөлнирадан күрсәтмәләр ява гына:

- Апасы, син дачаны җыештыр! Табынны матурлап бизә!Син, абзыйсы, мунча як! Кунакларны каршылагач таегыз! Без Мара белән соңрак кына, зарыктырып кына киләбез

Кузгалганда гына, каршыбызга Мара атыла.

- Стоп, стоп, күршеләр! Матурлык салонына язылган идем. Педикюр, маникюр, тегесе-монысы. Заказ биреп җитешмим, минекенә бәрәңге генә пешереп керт, ә?

Хатын итәгемә бер көлтә ачкыч томыра. Шофёр тиресенә сыймый:

- Азгын ана этләр! Яшь бикәченең нәстә кыланганын Марска җиткерер генә ием, үземә хужы, ул үзчиркалыга ышана, мине алдакчы дип куарга да мужыт. Аннары малайның ипатика түбәсен ничек очлыйсың? Марс олы катыныннан аерылгач, йортларын бүлдертмәде, бай бит, яңа кәтдишкә күчте. Шушы Гөлни белән чалыш карга тиз тамырланды монда. Кылауасын кем дисең? Гөлнинең кендек әбисе, имеш. Алдашалар. Нәрсәдер ябышмый, әйеме, сеңлем? Чукрак мәллә син, йә?

Ишетәм, ишетәм. Ни Кара Туташ, ни Гөлнира, ни Мара мине кызыксындырмый, бу йорт – вакытлы тукталышым. Акча ярында хыял корабы төзелү белән мин иҗат диңгезенә йөзәчәкмен. Ирек, бәйсезлек, мөстәкыйльлек кенә үлемсез әсәрләр яздырта.

Дачада бүлмәләр дымланган. Гариф абзый мыгырдана-мыгырдана мичкә утын тутыра:

- Ана этләр, мәйтәм, өчәр көн ләң-ләң өрәчәк! Алар гүләнкә ярата. Беренче тапкыр гына мәллә? Дачада аулак, күз җук, колак җук, безнең инде авызда йозак, әйеме, сеңлем?

Нәрсәгә генә тотынсам да, тизлек һәм җитезлек белән алдырганга күрә эшем иртә төгәлләнә. Юлдашым да уңган: мунча яккан, үлән төнәтмәсенә себерке батырылган. «Хур егетләре»н генә көтәсе. Ә алар төгәл халык икән, тәрәзәдән күзәткән шофёр:

- Чәвчим башка партия, – ди. – Вахтаны тапшырыйк, сеңлем.

- Хәзер, – дим, ә табаныма әйтерсең җилем сыланган, аяк купмый. «Башка партия»нең берсе – Миндияр! Бөдрә чәчен артка тарап, лак сиптергән, ахрысы, башы ялтырый. Зәңгәр плащының төймәсен ычкындырган, күкрәге ачык... Ишектә маңгайга-маңгай бәрелешәбез.

- Син? – ди ул, каушап.

- Әйе. Ялчы ролендә. Синең дә яңа кәсебең икән.

- Ни... Комарлы уеннардан биздем. Куркыныч. Ни... бандитлар яный. Хәзер интим службага урнаштым. Алты егет чиратлашып, бай хатыннарга хезмәт күрсәтәбез. Төшемле эш. Ни... тартынма, син дә чакыр, ташлама ясармын, ярты бәясенә, ни...

Миндиярның изүеннән эләктерәм дә җен куәте белән ишек яңагына сылыйм. Ул гүя юеш таракан. Хатын-кызның да йөрәгендә асау ат ята, мәгәр аны ярсытсалар, кушаяклап та тибә. Аерылган бәндәм белән очрашудан соң, акылым тарала, күршедәге гарип ир турында бөтенләй онытам. Кич белән аңа бәрәңге пешерәсе идем... Урталай гына ярып... Ә минем җеп тә өзәрлек хәлем юк, инде Разияларга кайтып егылган. Дустым тормыштагы сикәлтәләрне, гадәттәгечә, каты кулы белән сыпырып кына тигезли.

- Һе, син хәзер ике хуҗаның хезмәтчесемени? Байлар тиен өчен чукына, аларга гел бушлай кирәк. Хатыны бәйрәмдә икән, ресторанга заказ бирсен! Бүген җаның ни тели – момент китерәләр.

- Аның җаны, бәлки, мин пешергән бәрәңгене теләгәндер

- Җир шарында тугыз йөз миллион кеше ач. Шуның берсе теге гарип булса, ә?

- Әй, син шул инде, гап-гади нәрсәләрне дә катлауландырасың!

Разия белән бәхәсләшү файдасыз, тота да кырт өзә:

- Төн эчендә ачтан үлмәс. Син үзеңнең проблемаларың турында борчыл. Чылтыраттылар әнә, китабың басылган. Нәшир акчасыз сигнал саннарын  да бирмибез, ди. Банк белән расчёт синең, хуҗаңа рәхмәт, алдан ук түләде. Монысына да, Алла кушып, сәмәннәр тупларсың. Тиражны сатарбыз, табышы икенче китабыңа булыр. Әй, яңа әсәрләр язарсың бит?

- Йа Аллам. – Дустым кыза. – Ник сиңа ачлар да, ник сиңа туклар?! Шул хактамы инде киләчәктәге суперроманнарың? Аяк астында гына аунаган темалар ничаклы, тәкәбберләнмә, иелеп кенә каләмең очына эләктер. Синең тормышың үзе үк әсәр, Тәслимә. Яз, халык егылып укыр!

- Язармын, билгеле. Дөньяда ел саен дүрт миллиард тонна азык-төлек җитештерсәләр, шуның өчтән берсен чүплеккә түгәләр. Бөтен хәерчене туендырырлык ризык тирескә әйләнә. Коточкыч!

Язмышым – ак тукыма, ә аңа кара җеп белән фаҗига өстенә фаҗига чигелгән. Язмыйм, йә елап, күзләре сукыраер.

Иртән шытырдавык пакетка Разиянең кызыл бәрәңгесен салам. Ярмалы, әкрен генә утта пешермәсәң, изелә. Хуҗабикәм өч-дүрт көнсез кайтмас. Кара Туташ тамак хәсрәте белән мәшгуль: ташыта-ташыта каһвә кайната.

- Хәерле иртә, Клава ханым, – дип исәнләшәм, карчык ярым йомык күзендәге угын миңа кадап:

- Ниткән «ханым»?! Ивановна мин, кыруч! – ди.

«Иван кызы» белән бәйләнеп, кәефемне кырмыйм, җырлый-җырлый бәрәңге әрчим. Әллә нигә күңел очына. Болытларны аралап, кояшым елмаер да туңган бәгыремне җылытыр сыман.

Ашкыну-җилкенүләр җүнлегә илтми. Хәерлегә, Ходаем, хәерлегә! Бәрәңге пешкәндә дә, кул хәрәкәтләнә, карчык артыннан өстәл сөртәм, савытларын юам. Кәчтрүлнең суын сыгып, «җир алмасы»н суынмасын дип, фольга белән чорныйм һәм яланөс кенә күршеләргә йөгерәм. Өч ачкыч, өч бик, урам капкасын да санасаң – дүртәү. Коттеджда яшәгәндә, ничәмә-ничә ишек ачкан-бикләгән – миңа уен гына бу.

Ашкыну-җилкенү җүнлегә илтми, дидем. Аһ, сизенүләрем! Соңгы адымымны хәтерлим: бусагадан атлыйм дигәндә генә, ул уңга табан авыша да, кочагымдагы кайнар бәрәңге идәнгә коела.

Арба тәгәрмәчен кулы белән шудырта-шудырта миңа якынайган ир:

- Куркыттым мәллә? – ди. – Саумы, Тәслимә?

Үзалдыма хәлсезләнеп аска чүгәм. Ник бу кадәр җәзалыйсың икән, Аллаһым?!

- Марс абыйларда эшлисең икән, Тәслимә. Чү, нишләп җебедем соң әле?

- Әйе, мин аларда хезмәтче!

Тел очымда йөрәкләрне чәнчердәй сүз дә борынлый: «Язмыш мин – патшабикәне тәхетеннән очыртса, сине, әнә, урындыкка катырган!»

- Тәрәзәдән күрдем, Тәслимә.

- Күрсәң соң! Вакытлыча эшлим. Китабыма акча сорыйлар! Син, мәкерле, бәрәңгеләр пешертеп, түбәнсетеп миннән үч аласыңмы?

- Гафу, бәрәңге хәйлә генә. Башкасына фантазиям сыек. – Ул арбасыннан янтаеп, ә мин мүкәләп, уалган бәрәңгеләрне җыябыз.

- Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә.

- Ә син исемдә дә юк.

- Үлем белән тартышканда да, күз алдымда идең. Син – минем өчен шифалы дару.

- Син минем өчен агу.

Йодрыгым белән идән төям. Нинди гарьлек! Мескен һәм көчсез чагымны шушы ир-егеткә күрсәтергә тиеш түгел идем. Түгел идем!

8.

Мин – боз кантары... Хәтта шаулап яуган яңгыр да җебетми.Гариф абзый култыклап капкадан кертә.

- Салкын тидерәсең, сеңлем. Нәстә, күршеңне ашаттыңмы? Аның катыны аш-суга рәтсез, каяндыр китертә шунда. Җиде кулда әвәләнгән ризыкның ни бәрәкәте! Ул чибурик-мибурик, писса-миссалар ашказанын гына җәрәхәтли. Настоящни ир-җегеткә итле бәрәңге туклыклы.

- Итсез иде...

- Нәстә, сеңлем?

- Болай гына. Кем соң ул Халит?

Йә, миндәге тилелек! Йөрәк сурәте белән җанымны кыйнаган егет кем имеш! Миңа гел киресенчә кирәк: шук-шаян сыйныфташ белән җитди-моңсу ир бер үк кешеләр түгел. Гаҗәп, мин шулай телим.

Белешлегем чамалы гына дигән шофёр мәгълүмат ташкынына күмә:

- Халит зур нәчәлник, сеңлем. Аның сызганнары буенча төзиләр йортларны. Ачык мужик. Безнең ише гади халык белән кәпрәеп сөйләшми. Җәйләрен турларына апчыккаладым. Гәпләшергә җайлы мужик. Машинада барганда, йөрәк өянәге кузгалып, баганага бәрелгәч, бот сөяген сындыра, ярты ел бүлнистә дәвалана. Арбада хәзер тормышы. Авыр хәл, сеңлем. Бәхетсез мужик, катыны гүләйттә, ул дүрт стина эчендә ялгызы. Памушнигы да соңгы көннәрдә сирәкләде.

Кара Туташ борын төбендә телефон болгый:

- Кайда югалдың, хезмәтче?! Гулочка шалтырата, кайтабыз, ди. Әбәт гатавайла!

- Дачыда пужар мәллә? Ай-яй тиз болар, – ди Гариф абзый. 

Мин дә аптырыйм. Ахирәтләр өс киемен дә салмыйча, хуҗа кабинетына ыргыла. Бераздан мине дә чакыралар. Марс бабакайның дәү сейфы ачылган, Мара акча саный. 

- Илле мең, йөз мең, алты йөз мең... Бер миллион, ике миллион. Әзрәкме? Гөлнира:

- Дүрт кешегә пүчтәк, – дигәч, күчкә тагын төргәкләр өстәлә:

- Дүрт миллион!

- Кызлар, хуҗа рөхсәт иттеме соң? – дим.

- Аңардан кем сораган! – ди Гөлнира.

- Акчалар кайда, дисә, кызлар?

- Син урлаган, диярбез. – Мара үзенең тапкырлыгыннан көлә.

- «Кайда, кайда?» Телеңә салынма, апасы, яме? Акчалар минеке! Хәзер шофёр белән «кызыллар»ны банкта долларларга алыштырасыз! Өч көннән безнең төркем диңгез ярында – ак комда кызыначак!

Бу күзәтүләрем ачыш түгел: адәм нәкъ үзе кебекләр белән күмәкләшә. Талантсыз – талантсыз белән, хәйләкәр – хәйләкәр белән, алдакчы – алдакчы белән... Мондый төркемнәр йөзәрләгән-меңәрләгән. Миндияр шуларның һәркайсында «үз кеше», менә ул Гөлнира белән Марага ишкә-иш, кушка-куш. Ир бу төркемнең читкә кагуыннан куркып, кич Разияның капкасын шакый. Шиңгән корсак рататуй ашагач кабарган.

- Матурым, синнән үтенәм, теге чибәр тәтәйләргә мине сатма, ягъни мәсәлән, аерылган ирем димә, хезмәтче калдыгы белән йоклыйбыз дип хурланырлар. Аңгыра байбичәңнән акча каерсам, яртысы – синеке, матурым, яме? Ну, ну шаяртам! Әгәр серне тишсәң, мин дә сине фаш итәм, ул сезнең гаиләгә махсус иңдерелгән шпион, аның псевдонимы – Тәслия Халәф, тиздән апагыз йортыгыздагы мәхшәр турында сатирик роман язачак, дисәм, сиңа хана! Үзеңне бандитлардан җыештырта байбичәң.

- Бүтән юлымда очрама, – дим. Шуннан артыгын эшли алмыйм, Разия ысулы белән яңагына кундырыр идем, бәла: моның кай җиренә сугасың, моның йөзендә битлек!

«Көннәрне заяга уздырма, каләмең тутыга, яз! – дип тирги Разия.

- Әлегә иҗат савытым буш, – дим.

- Әй, урманда яши берәүсе. Аралашкан кешеләрнең язмышы белән тутыр.

«Аралашкан кешеләрем»нең соңгысы Халит турында сөйлим, дигәндә генә, дустым олавы белән язмышлар көлтәсе аудара. «Өч баласы авыру аталарын урамга куган», «Абыйсы энесенең йортын яндырган...», «Туганнар мал өчен судлаша...»

Боларның берсе дә сискәндерми. Юк, мин таш бәгырь түгел, аларның һәммәсен дә жәллим-кызганам, тик әлегә үземнеке белән сызланам. Идәндә сытылган бәрәңгеләр... Арбадагы ир белән җыябыз... Йә, ник бу күренешне- җанландырып, хәтер диварына элдем икән?!

- Бәлки, монысы кызыктыр, ә, Тәслимә? – «Сәяси темаларга язма, аларның гомере кыска» дигән Разия минем күлгә җимсез генә кармак ташлый. – Район башлыгы ике картка җинаять эше ачтырмакчы. Тегеләр: «Халык өчен салам бөртеге дә селкетмисең, кәнәфиең астына шартлаткыч куябыз», – дигәннәр.«Алар террорист, миннән соң Рәсәйне шартлатырлар, төрмәгә ябыгыз», – ди башлык.

Беренчедән, андый нәрсәләр турында язмыйм. Икенчедән, ике бабай Рәсәйне шартлатырлык булгач, без нинди куәтле ил статусына дәгъва кылабыз соң, дип, түрәнең маңгаена бәреп әйт. 

-Безнең системада лирик чигенешләр юк шул. Ярар, синең үзеңдә нинди яңалыклар бар?

Бер төсле аккан соры һәм күңелсез көннәрдән нинди яңалык өметләнәсең! Чү, ә Халит? Разия – иң якын дустым, ләкин аңа да сыйныфташым турында белгертмәскә кирәк. Бай йортында түзсәм, тагын берничә ай түзәрмен. Халит белән бүтән очрашулар юк.

Бүген иртән үк җәнҗал куба. Һай, күнегергә вакыт югыйсә, ә мин һаман йөрәгемне калтыратам. Мара ахирәтенә юл киемнәре сайлаша. Ходаем, чемодан ярылмасын, ниләр генә тутырмыйлар: кофта, итәк, кичке күлмәк, әллә ничә пар түфли.

- Тауларга менсәк, салкынча булыр, спорт костюмыңны алабыз, – ди Мара. Мин көн саен тәртипләп торган кием шкафында бөтен әйбер буталган, «сәяхәтчеләр» кат-кат актарынса да, костюм табылмый. Гөлнира миңа кизәнә

- Ялчы, син урладыңмы?

- Ой, кичә аны пычранды дип, дачада калдырдың ич! Бинахакка кешене рәнҗетәсең, оятсыз! – дип, Мара мине яклый. Моңарчы ул безләрне санламый иде. Миндә дә аңа карата шундый ук мөнәсәбәт, мин хәтта бу ханымны Халитнең хәләле дип тә танымыйм. Йөрәк сурәтләре ясаган хисле ир-егет мондый төссез-бизәксез хатынга өйләнмәс. Ә кемгә өйләнер иде? Нихәтле үрелсә дә, буе җитмәслек мин – тәкәббергәме?

Мара тиктомалдан гына миңа ялагайлана:

- Гөлнираның холкы ташка үлчим, апасы. Совсем псих. Ник аралашаммы? Акчасы өчен. Марс картлач аны доллар тавыннан шудырта, Гөлнирадан миңа да тама. Вот аның хисабыннан диңгезгә барабыз. Минеке дә банкта миллионнарын балалата, ә миңа тиеннәр генә бирә. Да, ашата, киендерә, но миңа ул гына аз. Да, элек юмарт иде, гарипләнгәч, ужасно кысмырланды. Өй эшләрендә хезмәтче ялла, Марс бабакай әнә хатынын ничек кадерләп саклый, дидем, син таза-сау, идән генә юарлык, ди. – Мара зарлана-зарлана максатына якынлаша. – Ярдәмчесе ялда, бөтен өмет синдә, апасы..

- Зинһар, апасы! Мин ул гариптән туйдым! Үз өлешемне даулыйм да аерылам! Юма, җыйма, пешермә, только ресторанга гына заказ яса да шул заказны китерүчедән алып, минекенең кулына тапшыр. И всё!

- Юк! – Үпкәм күперә, йөрәгем таркылдап сикерә. – Юк!

«Сәяхәтче халык» төнлә җылы якларга оча. Иртән күрәм: аш өстәлендә ачкычлар белән ресторан телефоны. Менә «юк!» дигәнгә җавап!

...Разия көздән үк бакча казый. Җир кыш буе суласын, ди. Минем«яңалыклар» аның өчен күптән искергән.

- Һе, бабайның авыртмаган башына тимер тарак икән яшь хатын. Нәрсә дип ул курчакны түренә утырткан, бикәчнең үз тиңнәре белән чуалачагын чүтеки чамаларга иде. Үзен дәртле егеткә чутладымы икән? Әнә безнең бер полковник гел яшь нәстәкәе белән мактана иде, тегесе моның улы белән кети-мети, ди. Пистолеттан икесен дә атам, ди, минәйтәм, бик батыр икәнсең, үзең атыл! Синең хатаң бит, мәйтәм. Интим салон хезмәткәре Миндиярга төкер! Ул инде киселгән икмәк телеме. Тагын нәрсә диим? – Разия учын учка ышкый да тирән итеп, көрәген җиргә батыра. – Сейфын ялтыратырга син кушмаган, шулай ук төкер. Хуҗаң кабинетында тузан-фәлән сөрткәндә, ул тимер сандыкка кагылма, бармак эзе улика санала. Халит мәсьәләсендә үзең уйлап бетер. Бәхетсез җан икән. Аңа төкермә!

- Бөтенесенә дә төкерек җитмәс, – дим.

- Җитмәсә, миндә күп.

- Ул бәрәңгеләр... – Күз алдымда кабат теге күренеш гәүдәләнә.

- Итле бәрәңге – ир-ат ризыгы, ди. Итен генә кайдан..

- Нинди бәрәңгеләр? Ә-ә, минекеләрме? Язга анысын да күп иттереп чәчәрмен.

...базардан аласы, дускаем. Анда танышым сата. Замана авыл агаен да хәрәмгә ымсындыра. Авырлыгы артсын өчен сугым малына үсеш гормоны кадыйлар. Кеше организмына коточкыч зыян бит ул. Ә менә сарыкка кадарга ярамый, тәгәри дә үлә. Кыскасы, бәрәңгебезне бәрән ите белән генә ашыйбыз, дускаем.

...Төшемдә елан чага дигәндә генә, сискәнеп уянам һәм таңга кадәр керфек тә какмыйм. Төш – чынбарлык кайтавазы. Иртән хуҗаларымның капка төбендәге машинадан полиция сержанты чыгып, кулыма тимер богау кидерә.

- Гражданка Фәйзуллина, сез акча урлауда гаепләнәсез! Хәзер безнең бүлектә протокол төзибез.

Күз алдымда гына кадр арты кадр алмашына: ыржайган Кара Туташ, такси, сулуы капкан Марс Хәйдәрович...

- Мин бу йортның хуҗасы. Клава таладылар дип чылтыратты. Гөлнирам кайда? Аңа тимәгәннәрме? – Кемгә нәстә, кәҗәгә – кәбестә. Ә моңа хатын! – Иптәш сержант, ник сез сеңелкәшнең кулын йозакладыгыз? – ди ул.

- Гражданка Клава Ивановнадан звонок булды: гражданка Фәйзуллина запас ишектән карак әшнәләрен кертеп, сейфтан акча урлаткан, – дип такылдаган «тәртип сакчысы»на мин:​​​​​​​

- Бармак эзләренә экспертиза уздырдыгызмы? – дим. – Минекеләрме? Кайчакта Разияның акыллы киңәшләре ярап та куя.

Марс бабакай егетнең җилкәсеннән кага:​​​​​​​

- Җибәр, энем. Кем карак икәнлеген үзем ачыклармын.

«Иван кызы» берәр кабахәтлек эшләсә, гадәттәгечә тиз генә бүлмәсенә бикләнә. Гөлнира хакында хуҗага: «Алар дүртәү чит илдә», – дисәм, бу дөреслектән ни файда? Саннарны кыскартам:​​​​​​

- Хатыныгыз Мара ахирәте белән чит илдә, Марс Хәйдәрович.

Картлач яраланган кош кебек бәргәләнә, яшь бикәченең телефоны «абонент не доступен» дисә дә, минут саен шалтырата. Ул утсыз яна-пешә, маңгаендагы тир тамчылары ерганак ерып, күз кабагын чылата. Кызганыч, бик кызганыч! Миңа да үпкәсе бар:​​​​​​​

- Тәслимә, ник аны ерак юлга җибәрдегез? Ник миңа хәбәр итмәдегез? Миллионнар шайтаныма олаксын, акчасына кызыгып, иркәҗанымны үтермәсеннәр генә. Чит илдә дә ерткычлар күп. Үзем дә комсыз, акча дип, яңа проектларга тотындым. Мин – командировкада, иркәҗан – ялгыз. Ант, Калининградта соңгысын очласам, компанияләрне сатам. Яшь тә бара, туганнар, җитмешне вакладык. Гөлнирамны саклап, өйдә генә утырырга вакыт.

«Көенмәгез, хатыныгызның тән сакчысы бар...» Шушы җөмлә генә дә күңел күзе сукыр бабакайның бөтен дөньясын актарып ташлар иде. Ә кая соң миндә әшәкелек? Уңай сыйфатлардан гына тукылган адәми затмы соң мин? Йә, намусым уянып, хуҗаның сукыр күзен ачтым, ди. Акылым әйтә:«барыбер ышанмаячак». Сез терәлгән каен кәкре, дисәң, юк, агач туп-туры, диячәк. Бәлки, ул үзе дә нәрсәдер сизенәдер? Иркәҗаным хисабына яшьлегемне озынайтам дип алданган биороботның бәхетле ир ролен уйныйсы киләдер,бәлки. Әйдә, уйнасын! Әмма тормыш сәхнәсенең кануннары кырыс, ул ясалмалылыктан тиз арына.

Бу – әшәке буласы килеп тә әшәке була алмаган минем фәлсәфәм...

Анда Халит ач! Соң, моның нәрсәсе бар, киребеткән хатын, заказ бүлегенең телефоны «биш бишле», телефон төймәсенә генә төртәсе бит дип, үземне тиргим. «Алло, исәнмесез?! Ресторанмы? Зур Урам, егерменче йорт адресына... Ялгыштым... Гафу... Хушыгыз».

Ялгышмадым, «биш бишле» иде. Кәгазьне вак-вак кисәкләргә ерткалыйм. Бәрәңге белән сарык ите телеңне йотарлык тәмле, диләр. Яшь хатын хәсрәтеннән куырылган хуҗаны аэропортка илткән Гариф абзый бушады, хәйләкәр инде, чүплек аша барсак, әллә ничә базар әйләнергә риза.​​​​​​​

- Бүген какрас уңышлы көн, сеңлем.

«Урам кибете»ндә, чынлап та уңышлы көн: аллы-артлы ике фургон «тауар» китерә. Халык дәррәү шуңа ябырыла. Машинадан гына тамаша кылам: йа Аллаһым, бәндәңә ачлык күрсәтмә! Мәрхүмә әби: «Ахырзаманда яңгыр яумас, үләннәр көяр, зур сулар, елга-күлләр җир астына качар, чишмә-коелар кибәр, суга сусаган бәндә «бөтен алтынымны (байлыгымны) бирәм, ике генә йотым су эчерегез!» дип, урамда шыңшып йөрер», – дияр иде. Йа Аллаһым, монысы тагын да яманрак. Нигә мин киләчәк өчен шөбһәләнәм икән соң? Дөнья бетүнең билгеләре бүген үк беленәме? Ә бер кара пәлтәле ир-ат нишләп читтә генә таптана? Ник ул «кырмыска оясы»ндагы «бөҗәкләр» кебек аркасына «йөк» өйми? Кырмыска үзеннән авыррак әйберләр ташый бит. Кулындагы сумкасына да ярты чүплек сыяр. Менә ул чүплеккә табан талпынгандай хәрәкәт ясый да ташка абына. Терсәгенә таянып, аягына басканда, аның газаптан җыерылган йөзен күреп, утыргычыма янтаям. Миндиярның туганнан туган галим абыйсы! Минем элеккеге җитәкчем! Кодрәтле шеф Мансуров!

...Гариф абзый капчыгын көчкә күтәргән.

- Айлык байлык, сеңлем, – дип шатлана. Аның учына ике кызыл кәгазь акча сонам.

- Әнә, теге кара пәлтәле кешегә бир, – дим. – Кемнән икәнен әйтмә.

...Супермаркетта – тәмләткечләр бүлегендә мин аны кабат очратам. Ул инде чүплек янындагы хәерче пенсионер түгел, йөзеннән баягы газабы «сөртелгән», кыяфәт горур, гәүдә төз, тишекле-тишекле кәрзиндә кызыл уылдык, ысланган балык, кыяр, помидор, ипи... Шеф үзенең шушы хәлендә (бай хәлендә!) миңа күренүе белән чиксез бәхетле.​​​​​​​

- О-о, Тәслимә, исәнме?! – дип кочаклап ук ала атказанган фән эшлеклесе.- Энекәш өчен оят, Тәслимә. Тормышыңны ваткан, җүнсез малай. Журналдан китүең начар, син – талант, зур талант, акыллым! Без ничек, дисеңме? Безнең барысы да ал да гөл.

Алы нидер дә, гөле нидер, ә менә хан заманындагы кара пәлтәсенең җиңнәре кыршылган, шарфының йоны бөтерчекләнгән, аягындагы түфлиенең очы купкан... Ярый ла минем ике кызыл кәгазь бүген ашата, ә иртәгә? Иртәгә кайсыгыз караклар һәм комсызлар җәмгыятенең корбаны – татар зыялысына булыша? Йа, мин кемгә нәфрәтләнәм әле? Хәрәм юл белән баеган кайсы миллиардер минем җан авазымны ишетә?! Үзем, фәкать үзем ишетәм һәм кибет уртасындагы кичерешләрем рәнҗү белән алышына. «Шул кирәк сиңа, зыялы Мансуров, шул кирәк! Намус һәм вөҗдан дип яшәмәскә, сиңа да «үз өлешеңне умырырга иде!» дип, эчем-тышым тулышып, тирем киңәеп, экс-шеф артыннан кычкырмакчы идем, авызым бөрешә...

Уйларым Гариф абзый белән тоташамыни, юлда ул:​​​​​​​

- Җан биргәнгә – җүн бирә Ходай, – ди.

«Чү, ярсыма! Ярсыган чакта әзерләнгән тәгам агу белән бер, ул чирләтә. Миңа итле бәрәңге пешерәсе. Авыл малае белән арбадагы гарип ирнең бернинди уртаклыгы да юк». Шулай үземне үзем алдарга мәҗбүр. Кара Туташны аш исе өненнән кузгата, ул таягы белән келәмгә чәнчи-чәнчи, яныма килә:​​​​​​​

- Карыным ачты.

Иң явыз бәндәне дә ризык белән җәзаламыйлар. Гөнаһ! Тәлинкәгә өеп-өеп, итле бәрәңге салам. Ә күршегә дигәнен табагы белән алып керәм. Өч ишеккә - өч ачкыч. Өйдә тып-тыныч. Исәнме ул?

- Халит!

Йа, монысы нинди әкәмәт тагы: «аякланган» ир кулы белән өстәлгә таянган:​​​​​​​

- Кызларны «смирно» басып каршылыйбыз, Тәслимә, – дип, ул миңа табан өч кенә адым атлый да төптән үк киселгән агач кебек йөзтүбән ава...

9.

Икәү идәндә утырабыз.

- Авыртамы? – дим.

Ул:

- Зарарсыз, мамык өстенә генә егылдым, – дип елмая

- Әйдә, арбаңа күч.

- Бераздан, яме?

Икебезгә дә шундый да уңайсыз. Халит минем алда егылуыннан гарьләнә, ә мин никләр генә күңелсез хәлләрнең шаһиты булдым икән дип, үземне табалыйм. Ул үзгә, ул бүтән, дисәм дә, бу ир-ат йөрәк сурәте белән интектергән авылдаш малай лабаса. Киеренкелекне уен-көлке белән йомшартып:

- Без синең белән кыргыйлар, таш чорында яшибез, син – кабилә башлыгы, хәзер генә мамонт аулап кайттың, – дим.

Сыйныфташым ихлас күңелдән шаяртуыма кушыла:

- Түшкәне тураклап, казылган чокырга күмәм.

- Таш белән бастыргач, өстенә учак як!

- Яктым.

- Пешкәндер, шәт? – дип табаның капкачын шудырам. Бүлмәгә хуш ис тарала һәм шунда ук уенның кызыгы бетә: ир-ат ризыгы дип, и тырыштым, и тырыштым, ә Халит вегетариан икән. Үпкәләп чыгып китәм. Бала-чага! Аны хәтта урыныннан да күчерешмим, гарип ир идәндә кала, арбасына хәтле дүрт кенә сүәм югыйсә. Үземдәге каршылыктан гаҗиз мин: әле генә мәрхәмәтле идем! Мондый катылык, мондый тупаслык җан чишмәсенең кай төшеннән саркый икән соң, йа Аллаһым?!

Разия мине бер бозлы, бер кайнар суда «чайкый»:

- Нишләп син кешелек уйлап тапкан яшәү рәвешен Халиткә тагасың? Харап икән, ит ашамый икән. Әнә, чоланда кабак, кишер, кәбестә – сыйла! Нәр-сә? Башка аларга кермим, дисеңме? Әй, дускаем, авылдаш хакын хакла хет! Сез почти туганнар бит!

...Турда кайнашкан «почти туган»ның ярдәмчесе белән беренче мәртәбә исәнләшәбез.

- Саумысез, Тәслимә?! – ди егет, әйтерсең, без күптәнге танышлар. – Өч кенә минутка тоткарланыгыз, зинһар! Сезгә рәхмәт!

- Ни өчен рәхмәт? – дим.

- Халит Ниязовичны канатландыргансыз, Тәслимә.

- Хәзер кирәгем юк, сез монда аның уң канаты икән.

- Ничек кенә кирәк сез, ничек кенә! Ул сезгә була аягына баса. Могҗиза дими, ни дисең. Чит ил клиникаларының иң кәттә профессорлары өметсез, дигәндә! Мәхәббәт үлгән кешене дә терелтә, диләр шул.

Ярдәмче егетнең төче нотыгы үтләтә. «Җавапсыз мәхәббәт – фаҗига ул», димәкче идем, ул хатасын аңлап

- Сезнең мөнәсәбәтләрегезгә катышырга хакым юк, гафу итегез, Тәслимә, ди. – Мин яңа проектлар турында киңәшергә генә кайттым, тагын ун көнлек командировка, үтенәм, Халит Ниязович катына кергәләгез!

...Капка ачык. Беркем дә артымнан этми. Хәлен генә белешәм. Диварга сөялгән Халит, гүя янтайган һәйкәл, мин дә аның янәшәсендә аркамны терим. Егылса – мин терәк. Икебез дә дәшмибез, гүя дөньясы сүзгә корыган. Тынлык рәхәт нәрсә үзе. Сиңа ялварам, Ходаем, берүк йөзтүбән кадалмасын!

- Иркенләп сула, – ди Халит. – Егылмыйм.

Тынлык бозыла, сүз юктан сүз ясавым түгел, чын мәгәр, беләсем килә.

- Хыялыңа ирештеңме син?!

- Нинди мәгънәдә?

- Архитектор һөнәрен сайлап?

- Зурдан күтәрмәдек, зурдан өймәдек, Тәслимә. Кибән дигәнебез чүмәлә генәдер, бәлки.

- Бигрәк тыйнак син. Хәтта чамасыз тыйнак.

- Бәям шундый: үземне легендар архитекторлар исемлегенең иң соңгы битенә дә язалмыйм. Алманнар Гропиус, итальяннар Гварини, французлар Эйфель, мексиканнар Барраганнар белән макталса, Халит Диняров – гап-гади йортлар һәм биналар төзегән гап-гади татар баласы. Милләткә бер хезмәтем файда китерер, бәлки. Мин кулланышка «татар архитектурасы» дигән термин керттем. Моңарчы ул «Татар халык төзелеш сәнгате» дип кенә аталган. Кандидатлык диссертациясен язганда, «Татарның архитектурасы юк, урысныкын үзләштермә!» – дип, фәнни җитәкчем каршы чыкты, ә мин үз дигәнемне эшләдем, бар, дидем. Мәчетләр урыс мәдәнияте йогынтысында төзелмәгән дип дәлилләдем. «Иман йортлары» татар сәүдәгәрләре ярдәме белән салына, хәлле байлар Истанбул, Каһирә кебек шәһәрләргә өйрәнер өчен белгечләр җибәрә яки аннан консультантлар чакырта. Бездә хәлләр шулай, Тәслимә. Ә син үзең канәгатьме?

Сер бирмәскә! Кибәнемне биек-биек итеп өяргә!

- Канәгать дип... Дөнья әдәбиятындагы Жорж Санд, Габриэла Мистраль, Маргаретт Митчелл, Агата Кристилар кебек күренекле язучы хатын-кызлар күп. Мин алар төсле танылмадым. – Ни сөйли бу сөяксез тел?! Тукта! Авызың тулы кара кан булса да, төкермә, диләр. – Гарри Поттерның «әдәби анасы» Джоан Роллинг кебек миллионлаган долларга китабымны да саталмам... – Иңнәремә тырнагын батырган тәкәббер кош хәлсезләнгән саен хәлсезләнә, мин исә җиңеләйгән саен җиңеләям. Әллә Халит миңа табан авыша, әллә мин таяныр нокта эзлим, без арабыздан җил дә сызгырмаслык итеп, бер-беребезгә якын ук торабыз. Мин хәтта аның тән җылысын да тоям... Соңрак Халит сүзләрен кабатлыйм: – Бездә хәлләр шулай.

- Син санаган язучылар – космополит, – ди ир.– Алар татар язучысы кебек ни дәүләтем, ни милләтем, ни ана телем дип сызланмый, Тәслия Халәф!

- Шымчыларың ушлы икән, тәхәллүсемә хәтле ачыклаганнар.

- Чөнки синең белән яшим. Бер әйттем, тагын әйтәм: сине уйламаган көнем юк.

Менә монысы артык... Җенем кузгала, дорфа гына:

- Иртәнге чәеңне эчмәгәнсеңдер, әйдә, таян, кухняга илтешәм, – дип Халитны култыклыйм, әмма ул эре генә

- Без хатын-кызга таянмыйбыз, – ди.

Хисләрем давылында бөтерелеп, хуҗалар йортына чабам. Кара Туташ каядыр җыена, башына ямьсез соры шәл ябынган. Давыл тынсын, ә Халит онытылсын дип, Разиягә шалтыратам.

- Яшь кенә кыз баланы мәсхәрәләгән завод директорының киявен нишләттең? Җәзага тарттырам, дигән идең.

- Әйе, тарттырдым. Ул кыз белән план кордык. Имеш, кызда йогышлы җенси авыру. Теге хәшәрәтнең хатынына: «Ирегездән сезгә дә ияргәндер», – дигәч, анализ да тапшырмаган, аерылган ханым. Бүген кияү балакай төрмәдә! Аллаһ җәзалады. Ур-ра!

- Миндә очсыз-кырыйсыз язмышлар, дисең. Сөйләрсең, яме, Разия?

- Җир шарына өч миллиард ел, ул тагын шул кадәр яшәр. Ак төстә яралган җир инде карала...

- Әй син, алай-болай чирләмисеңме? Укшытмыймы? Костырмыймы?

Чыбык очында дустым уфыра:

- Уф, авырмыйсың икән! Шөкер, үз акылыңда икән. Гап-гади кешеләрнең язмышлары синең ише бөекләрне кызыксындыргач, мәйтәм, башы киткән, ахрысы, дип курыктым. Җә, хыялыңдагы яңа әсәреңнән өзек укып, мине тәмам тынычландыр әле.

- Тыңла! Безнең планета таш кисәкчеге генә. Ул космик тизлектә оча-оча кайчандыр бер Җиһан күкрәгенә бәрелеп, валчыкларга уалачак.

...Карчык җиңемнән йолкый:

- Телефуннан такылдама! Капка шакыйлар, чукрак. Аулак диеп, җортка этен-бетен җыеп ятма! Мин чиркәүгә киттем.

Артымнан титаклаган карчык зәһәрләнеп, турдагы ят хатынның юлын кисә:

- Пшул, заразы, пшул!

Элек авылларда теләнчеләр теләнә, әни аларга йә ипи, йә пешкән бәрәңге бирә иде, мин дә өстенә иске куртка кигән бу хатынны хәер сораша дип уйлыйм һәм Кара Туташтан аралап, ишегалдына тартып кертәм. Бикләнгән капка артында карчык үкерә:

- У-у, ул катын бездә нәстә иснәнә, у-у... Тыңлама аны, ялчы, тыңлама!

- Рәхмәт, мин тук, наным.

- Апа, сезгә нәрсә кирәк? Акчамы, киемме, ашаргамы? – дигәч, «көтелмәгән кунак» йөзен каплаган шәлен чишеп җибәрә:

Үзем дә әз генә Кара Туташка кушылып үкермим. Безнең авылның тиле Минсарасы! Мәрхүмә шомырт куагын ботарлаучыларны җәзалар өчен кабереннән кубарылган! Җүләрләнәм, ахрысы, Минсара картайган иде, ә бу хатын чагыштырмача яшь. Разия әйтмешли, фани дөньяга ике су тамчысы кебек бер-берсенә охшаган өч кеше туа.

- Аптырадың тәки, наным. Нинди әрсез апа икән, дисеңме? Кайгым болыт кебек башыма ишелде. Мине тыңлачы, наным. Хәрбиләргә кием тектем элгәре. Цех башлыгы миңа айрата ягымлы иде, «уңган» дип аркамнан сөя, ялгыш тексәм – орышмый, елмая гына. Ә бүтән кызларны брак өчен черетеп сүгә. Берсендә башлык тулай торакка озатты, урамда

«өшемәдеңме?» дип, учына төреп кулымны  җылытканда, «сиңа өйләнәм, чибәркәем» дип пышылдый. Беркатлы авыл баласы без, ышанабыз. Кая инде чибәрлек! Тукмак борын, чикерткә күз, куян ирен. Фабрикада безне чәйнәп үтерделәр. Кайсыдыр хатынына хәбәр иткән, ул килде. «Син минем иремне яратасыңмы?» – ди. «Яратам», – дидем. Кәгазьгә яз, ди. Яздым. Директорга күрсәткән язуны, директор акыллы кеше иде, ярату начар әйбер түгел, аның өчен эштән кумыйм, дигән. Кусалар иде! Башлык канымны суырды. «Ник безнең бәйләнешне инкяр итмәдең», – ди. Инкяр итәрлектән узган, мин көмәнле идем. Фабрикадан үзем киттем. Тугыз айдан кыз бала таптым. Ун яшькә кадәр кызымда бер тайпылыш та сизелмәде. Үсмер чорында сәерләнде ул. Тиктомалдан гына шаркылдап көлә, тиктомалдан гына акырып елый. Әз генә ачулансам – сугыша. Мәктәптә укытучылар холкыннан зарлана, психиатрга күрсәтегез, диләр. Күрсәттем, ай ярым «сары йорт»та дәваландык. Унсигез яшендә кафеда дусларымны сыйлыйм дип, соңгы тиен акчамны талады, шуннан ике атнага гаип булды. Бик көчле имче әби өшкертә дигәч, күрәчәгем шуңа юллады. Ул адәм тәганәсе баламны миңа каршы котыртып, үзенә ияләштерде. Карт бабай кочагына салучы да шушы дәҗҗал карчык.

Озын-озак хикәя ялыктыра.

​​​​​​​- Апа җаным, нишләп син боларны миңа сөйлисең? Мин җиде ят сиңа. Ни-нәрсә белән ярдәм итим соң? – дим.

- Кызым Гөлнира белән күрештер, наным.

- Син капкаларны бутагансың, апа җаным. Гөлнира ятимә, аның әти-әнисе вафат.

- Бутамадым ла. Имче Клава белән кызым шушы йортта яши. Гөлнираның язын-көзен өянәге көчәя, бездә аны үзчире кузгала, диләр, әгәр бүлнистә даруланмаса, тилерә балакаем. Безнең нәсел чире ул, әбисе Минсараның акылы китек иде. Мине Ходаем аяды, кызымны гына жәлләмәде.

Шәленә капланып елаган хатын авылдашым Өммегөлсем иде. Ул, билгеле, мине танымый, унҗиде яшьлек кыз Карасудан шәһәргә качканда, без бот буе балалар гына идек. Мин дә танытырга ашыкмыйм.

- Елама, апа җаным.

- Бала – йөрәк парәсе, елата, наным. Син үзең соң бу йортта кем?

- Хезмәтче.

- Байтактанмы?

- Яңарак кына.

- Эһе, алайса Гөлнираның вакыт-вакыт авышуларын сизмисеңдер дә. Байда тиле күп була, байлык белән беленми. Зинһарлап сорыйм, кызым белән күрештер, наным.

- Ул чит илдә, апа җаным.

- Кайчан кайта?

- Озакламас. Телефоныңны калдыр, хәбәрләшербез, – дим.

«Сәяхәтчеләр» өч көнгә ялын кыскарта. Гөлнира кәефсез, Гариф абзый идән уртасына куйган чемоданга килә дә тибә, килә дә тибә. Әйтерсең, аның эчендә дошманы поскан. Кара Туташ аны отыры кыздыра:

- Әнкәң... эзли. Марска серне тишкәнче, ялчыны хәзер үк ку!

- Үт-тер-ә-әм! – дип чинап, яшь хатын миңа ташлана. Битемә сугам дигәндә генә, аның беләгеннән каптырам. Чү, кызыкай, шахтёр кәйләсеннән дә авыррак каләм белән сүз катламын актарган куллар бу! Гөлнираның йөзе якын, бик якын. Уелган тишегенә күчереп кенә утыртылган тиле Минсара күзе... Аннан шыбыр-шыбыр кара шомырт коелыр төсле... Бармакларым үзеннән-үзе языла. Кем белән булышам, йә? Безнең «көрәш» кайсыбызның җиңүе белән тәмамланыр иде, ишектә хуҗа гөлдери:

- Исәнмесез-саумысыз, йорт ияләре?! Кайда минем иркәҗаным? Яшь хатын:

- Иркәҗаным, чит ил Казан кырыенда дип белдеңме син? Минсез йөрүләреңнән биздерәм. Моннан ары теләгән җиреңә икәү барабыз, – дип шелтәләгән Марс әфәндебез чиксез бәхетле, кочагындагы яшь хатын аны үлеп сагынган. Кәмит! – Тәслимә, табын көйлә. Сталин яраткан киндзмараули шәрабын подвалдан алып меник. Бүген бездә бәйрәм! Дөнья матур, дөнья киң, дөресме, Клава Ивановна?

- Ой, Марсигым, сагындым, – дип бабакайның куенына сеңә. – Синсез ямансу миңа, Марсигым.

Карчык «эһе» дип кенә хуҗаның сүзен җөпли. Аның йөзендә бер уч соры болыт, ул кайгысыннан канатларын салындырган, аны Гөлнираның әнисе пошындыра. Табын әзерләгәндә, Кара Туташ үкчәмә басып йөри. «Шушы минутта ук безнең чын йөзебезне ачар», – дип көенә бугай. Сер куыгы кабара- кабара үзеннән-үзе шартлый ул.

Суыткычта ни бар – өстәлгә тезәм. Хуҗа шат, юынган-кырынган, ефәк халатын җилфердәтеп яшь хатынын чакырырга өскә менсә, иркәҗан бүлмәсенә бикләнгән. Бабакай:

- Мин дә сине сагындым, сине күрер өчен генә кайтуым, өч сәгатьтән кире китәм. Кил, иркәләп, бераз кочагымда йоклатыйм, юлда аргансыңдыр, – дип ялынганда, эчтән ишеккә әйберләр «оча».

- Иркәҗанымны юл алҗыткан, – ди картлач. – Саунаны кабыз, Тәслимә. Иркәҗан ләүкәдә изрәгәч, каен себеркесе белән йомшак кына аркасын чап. Ару-талулары тир белән юылсын.

Өстәлдәге ризыкка берсе дә кагылмас инде, дисәм, хуҗа аэропортка китү белән Гөлнира «терелә». Атыла-бәрелә кергән Мара белән икәү Сталин эчемлеген «төплиләр». Гүя мин «ноль», хәмердән парланган ахирәтләр һич тартынмыйча ачыктан-ачык «яңалыклары» белән бүлешә.​​​​​​​

- Ужас, Гөлнира, минеке аякланды. Врачлар гомерлек гарип, дигәннәр иде.

Кайтуыма тамчы да сөенмәде, әллә бар мин, әллә юк.

​​​​​​​- Минеке ещё хуже, Марочка. «Сагындым, кочагымда иркәләп йоклатыйм», ди. Йоклаганнар, ди. Фу, сасы!

- Партнёрларны яңартыйк, Гөлнира. Тегеләр искерде!

- Точно яңартабыз, Марочка. Интим службаның ватсабына яз. Фотоларын карыйк.

- Испанияне мактыйлар. Мачолар иле!

- Без проблем, минем картлач акча суксын да выжт мәчеләр иленә.

- Мачо, надан, мачо! Үгез нәселеннән алар.

- Миңа димәгәе, сыер нәселеннән булсын!

Ахирәтләрнең йодрыгы төйнәлә. Аерам, икесенең уртасына урындык шудырам:​​​​​​​

- Кызлар, мин кухняны җыештырам!

Гөлнира баскыч култыксасына ышкыла-ышкыла бүлмәсенә күтәрелә, мин дә аңа тагылам.

- Сиңа нәрсә кирәк? – дип, ул күзен акайта.

- Әниеңә шалтырат! – дим. – Менә телефоны.

Яшь хатын җенләнеп, өстемә мендәр ата:​​​​​​​

- Минем әнкәм юу-ук! Сез шантажистлар, картлачка гына мырлагыз, ул хатынны да, сине дә киллер яллап дөмектерәм!

Дәвамы бар.

 

Тулырак: http://www.kazanutlary.ru/news/povest/uylamagan-knem-yuk-dvamy-8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса