Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ут капкан самолет пассажирлары якыннары белән саубуллашып калырга өлгергән

Swoop авиакомпаниясе самолеты двигателенә кыр казлары килеп кереп ут капканнан соң, андагы пассажирларның күбесе телефоннан якыннары белән саубуллашырга өлгергән.

Авиалайнер 11 сентябрь көнне гадәттән тыш хәлгә юлыккан, аның Эдмонтонга очышы булган. Самолет двигателе бер төркем кыр казларын суырып алган, пассажирлар иллюминатордан чыккан ялкынны күргәннәр һәм үзләренең якыннарына саубуллашу хатлары да җибәрергә өлгергән булганнар. Күпләр моның соңгы очыш булуына инанган.

Тик бәхеткә каршы, самолет вакытында уңышлы гына җиргә төшеп утырган һәм бөтен пассажирлар да исән калганнар. Алар шулай ук билет өчен тотылган чыгымнарын да кире кайтарып алганнар.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ut-kapkan-samolet-passazhirlary-yakynnary-beln-saubullashyp-kalyrga-lgergn

фотоrsloboda-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса