Улы үлгәч, әнисе бик нык үкенгән
Миңа бу хәлне якын танышым сөйләде. Әнисе улын тәрбияләүнең бер үтемле чарасын уйлап тапкан.
Малай тыңламаса яки берәр ярамаган эш эшләсә, утын әрдәнәсен бер урыннан икенче урынга күчертә торган булган. Бала тирләп-пешеп, көннәр буе утыннарны бер урыннан икенче урынга күчерә икән. Егет булып үсеп җитә. Әмма яшьли әрәм була… Егет юлда машинага тапталып үлә. Әнисе, нишләп утын әрдәнәсен күчертеп интектердем икән баламны, дип бик нык елаган, диләр…
фотоfreephotos.cc
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/uly-lgch-nise-bik-nyk-kengn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа