Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул салган нигезләр нык тора

Чыннан да, уйлап карасаң бүгенгесе көнне районыбызда коры җирдә  казык кагып киләчәктә халкыбызга хезмәт күрсәтерлек оешмага ышанычлы ныклы нигез салучы кешеләр бармак белән генә санарлык калдылар.

Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында, яңа эшкә район тарихында ике тапкыр нигез салучы шәһес Шамил Абдулкәрим улы Мәхмүтовны бүген шулай дип атарга тулы җирлек бар. Балык Бистәсенә ул республикабыз Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән  1975 елда килеп эшли башлый. Гади агрономнан районыбызда иң беренчеләрдән булып сугару системасының көйле эшләвен тәэмин итү өчен җаны-тәне белән тырышып йөри, нәтиҗәле эшләр башкара. Районыбыз җитәкчелеге аның хезмәтләрен югары бәяләп, үзвакытында аңа  иң авыр һәм катлаулы тармакларны ышанып йөкләгәннәр. Ул аларның һәркайсында да үзенең якты эзләрен калдыра белгән. Бүген аны районыбызда берәү дә таратып,нигезне корытып киттең дип гаепли  алмый. Бу инде бик зур хөрмәт һәм кыйммәтле бәя.  Районыбызда гына түгел хәтта республикабызда да беренчеләрдән булып үзвакытында Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафик Рәшитов тәкьдиме һәм ярдәме  белән ул 1984 елда авыл читеннән коры җир участогы алып «Сугарулы җирләрне эксплуатацияләү идарәсе» оешмасына нигез сала, аның ныклы базасын булдыра, эшләүчеләрен дә йорт-җирле итә...

Ә икенчесе- инде лаеклы ялга чыккач 2018 елда  Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов тәкъдиме белән июнь аенда “Могҗизалар кыры” дип аталган территориаль җәмәгать үзидарәсе оештырып җибәрә. Әлбәттә инде бу яңа оешманы булдырып, көйле эшләтү өчен аңа район җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә. Күмәк көч белән алынгач, районыбыз тарихында аның инде икенче оешмасы да бүген нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Әле шунысын да әйтергә кирәктер, бүгенгесе көнне район үзәгендә  6 территориаль җәмәгать үзидарәләренең көйле эшләвендә дә  Шамил Абдулкәрим улының булышлыгы,  ярдәме зур булган. Аннары, шәһәр җирлегендә дә бердә белмичә генә  йөкләмәгәннәрдер аңа бу яңа вазыйфаны.

Чөнки ул үзенең һәрбер  башкарган эшен күңелен биреп, халык белән аралашып, киңәшләшеп, үзара  уртак тел табып, уңышлы төстә башкарып чыга белүе белән мактаулы. 

Билгеле инде, аңа үзвакытында 6 ел дәвамында  Шумково авыл җирлеге башлыгы булып эшләүнең дә уңай йогынтысы тими калмагандыр. Чөнки биредә дә авыл җирләрендәге кебек яшәүчеләр белән үзара аңлашып, килеп туган проблемаларны уртага салып киңәшләшеп хәл итү бурычы килеп баса. Бүген район үзәгенең яңа микрорайонынын үз эченә алган “Могҗизалар кыры”  («Поле чудес») территориаль җәмәгать үзидарәсендә алар шактый күп тупланган. Ул иң элек биредә яшәүчеләр белән очрашып, алар белән якыннан танышып чыга. Һәр очрашу вакытында көнүзәк әһәмияткә ия булган юллар, яхшы сукмаклар салу, тирә-юньне яшелләндерү, төзекләндерү, шулай ук көнкүреш калдыкларын түгү мәйданчыкларын төзү мәсьәләләре килеп туа. Шөкер аларның барысы да шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов ярдәме белән уңышлы төстә хәл ителә. Шамил Мәхмүтов җитәкләгән территориаль җәмәгать үзидарәсе мәйданы буенча район үзәгендә иң зурысыдыр мөгаен. Биредә бүгенгесе көнне 34 урам бар. Аларда барлыгы 1728 кеше яши. Районыбызда бүген мондый олы авыл җирлекләре юктыр мөгаен. Ә ул һәр көнне иртә торып үз биләмәсен йөреп чыга, яшәүчеләр белән очрашып, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен тырыша. Шунысы куанычлы, ул алынган колачлы эшләрнең һәркайсы да диярлек уңай чишелеш таба. Соңгы вакытларда гына аның башлангычы белән төзелгән ике балалар мәйданчыгы, халыкның гомуми ял итү урыннары барлыкка килүе шуның ачык мисаллары булып тора.

Киләчәктә дә аксакалыбыз җитәкләгән  территориаль җәмәгать үзидарәсе көйле эшләр, күпләргә өлге булып торыр дигән теләктә калыйк.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X