Ул китте кайтмаска...
Шушы көннәрдә кадерле әтиебез Зиннур Габдулла улы Зыятдинов вафат булды.
Бар гомерен без - балалары дип яшәгән әтиебезнең бакыйлыкка күчүе гаиләбез өчен олы кайгы булды. Озак еллар Күгәрчен авылының “Россия” колхозында бригадир булып эшләде ул. Кешелекле ярдәмчел иде. Авылдашлар алдында хөрмәт-ихтирамы зур булды. Яңгырлы көн булуга карамастан әтине соңгы юлга озатырга килүчеләрнең күп булуы да шул хөрмәтнең бер билгесе иде. Бик зур рәхмәт авылдашларга, туганнарга. Барыгызга да исәнлек-саулык телибез, күңел тынычлыгында яшәргә насыйп булсын!
Балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа