Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уксустан башка кыяр тозлау рецепты

Уксус куллануга каршы булган хуҗабикәләр өчен кулай ысул.

Күп кенә хуҗабикәләр консервлаганда уксус куллануга каршы. 

Кирәкле ингредиентлар (3 л банка өчен): 8 1,5-2 кг кыяр 2 шт. укроп зонтигы 3 бүлем сарымсак 1 ч.к. борчаклы борыч 1 ч.к. горчица орлыгы керән яфраклары Сарымсак, укроп, керән, горчица, борычны банкага тутырырга.

Кыярны юарга, очларын кисәргә һәм банкада буш урын калмаслык итеп тутырырга. Су кайнатырга һәм кыяр өстенә коярга, 15 минут тотарга.

Суны банкадан кәстрүлгә бушатырга һәм маринад ясарга. 1 л маринад өчен кирәк: 1,5 аш к. тоз 3 аш к. шикәр комы 1 ч.к. лимон кислотасы Кәстрүлдәге сыеклык күләменә карап, ингредиентларны арттырырга кирәк.

Ингредиентларның барысын да кәстрүлдәге суга салып кайнатырга һәм сыеклыкны банкага салырга. Банкаларны яхшылап капкач белән ябарга.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/uksustan-bashka-kyyar-tozlau-retsepty

f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса