Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уалып тора торган камырдан пирог

Камыр өчен:

 ?50 г чүпрә
?300 г каймак
?250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез)
?2 йомырка
?тоз (ярты бал кашыгы)
?2 а/кашыгы шикәр комы
?1 кг якын он

Эчлек өчен:
Ике пирогка (диаметр 28)
?450 г каймак
?150 г кайнатылган сөт (сгущенка)
?3-4 йомырка
?300 г сөяксез кара җимеш
? әчтерхан чикләвеге
......................................................................
1) Караҗимешне чистартып, бераз су салып йомшарттым. Иттарткычтан чыгардым. Куерак булса, кабат бераз су өстәгез, балсыз булса - шикәр комы.
......................................................................
2) 4 йомырканы миксер белән күперттем.
Каймак һәм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз бераз песок та салыгыз.
......................................................................
3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек кара җимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем.
......................................................................
4) Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым. 

Чәйләрегез тәмле булсын!!!

 

http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/ualyp-tora-torgan-kamyrdan-pirog

pirogiperm.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X