Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тутырма ( Рецепт)

Тутырмага итле эчлекне өчпочмакка ясаган кебек әзерләргә. 1 кг итне һәм бәрәңгене вак итеп турарга. Шуңа вакланган суган, тәменчә тоз, борыч кушарга, азрак шулпа өстәргә һәм яхшылап болгатырга.

 Эчлекне эчәккә тутырырга, шартламасын өчен берничә урыннан энә белән тишкәләргә һәм тутырмаларны кайнар суга пешерергә салырга.

Тутырманы йөрәк, үпкә-бавырдан да әзерләргә була. Ул чакта аңа ярма кушарга кирәк. Үпкә-бавырны иттарткычтан чыгарырга. Суган, тоз-борыч һәм ярма (карабодай яки дөге), шулпа кушарга. Карабодайга шулпа азрак, дөгегә күбрәк кирәк. Чөнки дөге пешкәндә арта. Ярманы бүрттермим. Бүрттергән очракта шулпа азрак салына.

Тутырманы 1-1,5 сәгать кайнатырга. Пешеп чыккач, кайнар судан алып, бераз корытып, үсемлек мае салынган табада кыздырырга.

 

фото ,чыганак http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/tutyrmaa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса