Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган телебезне сакларга иде...

Баланың ана телен онытуына кем гаепле соң? Гаиләме, җәмгыятьме?

Эш буенча Котлы Бөкәшкә килдек. Матур авыл, халкының да күңеле якты, ачык. Кая гына тукталсак та әллә кайчангы танышларыдай күрешәләр, сөйләшәләр.
Гади кешеләр белән аралашуы үзе бер рәхәт. Эшебез тәмамлангач гадәттәгечә биредәге кибеттән ак күмәч алыр өчен тукталдык. Шоферыбыз шаян безнең. Янәшәдә уйнап йөргән кечкенә малай, кызлардан бу нинди авыл, дип шаярта. Балалар беравык бер-берсенә караштылар, кайсыдыр иңбашын сикертте, икенчесе карлыгандай кара күзләрен безгә төбәде, ә арадан берсе чатнатып җавап бирде: “Бөкәш бу, абый!” Аннары янәшәдәгеләргә карап өстәп тә куйды: “Алар сезне аңламады, Казаннан кайтканнар, татарчаны җүнләп белмиләр”. “Рус балалармыни?” - дидек без дә сүзгә кушылып. Юк икән, татар гаиләсендә үскән шушы төбәк балалары. Дәү әниләре янына каникулга кайтканнар. Өзелде үзәк, туган телебезне саклый алмаганга бәгырь теленде.
...Кайтканда барыбыз да үз уена чумган иде. Баланың ана телен онытуына кем гаепле соң? Гаиләме, җәмгыятьме? “Әни”, “Әти” дип теле ачылган татар баласының гел русча сөйләшүенә ни сәбәп? Сораулар күп, җавапларын гына табуы кыен. Югыйсә баланың кечкенәдән рус телен өйрәнүе үз ана теленнән читләшүе өчен түгел, ә икетеллелек һәм алдагы тормышы өчен кирәклеген һәммәбез дә аңлый. Тик артык “тырышып” үз телен оныткан татар балаларын күреп бүген йөрәк елый...
Бу турыда сез ни әйтер идегез икән, хөрмәтле укучылар? Фикерләрегезне, күңелдә туган уйларыгызны безгә дә җиткерегез. Сездән хатлар көтәбез.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса