Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җирдә табылган бәхет

Күп балалы эшчән, тәрбияле гаиләдә үсә ул.

Ямьле җәйнең авыл иртәсе. Шушы матурлыкка хозурланып, көнлек эш планнарын күңеленнән барлап ул инде иртәдән аяк өстендә. Сүзем Балык Бистәсе районы Чаллыбаш авылында гомер кичерүче Хәйдәр Җиһаншин турында. Ул газ белән тәэмин итү системасында  хезмәт куя.
Күп балалы эшчән, тәрбияле гаиләдә үсә ул. Әтисе Тимерхан абый уңган, тырыш механизаторларның берсе иде. Яшьли гүр иясе булды ул. Хатынына биш кыз һәм бер улын тәрбияләп, тормыш юлына бастырырга туры килде. Тормыш авырлыгын, ир-ат җаваплылыгын Хәйдәр дә татый. Әлеге гаиләдә матурлыкны тоя белүче, эш сөюче, җыр-моңга гашыйк, сәләтле  балалар үсә.
Хәйдәр мәктәпне тәмамлагач, Балык Бистәсе  профессиональ    училищеда механизатор һөнәрен үзләштерә. Күп кенә еллар элеге һөнәре буенча хезмәт итә. Газ белән тәэмин итү системасында да эшли башлаганнан бирле ул сынатмый. Эшен яратып, намус белән башкара, үзен яхшы белгеч итеп таныта. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. 
Авылда алар үрнәк гаилә. Тәрбияле, уңган, чибәр, моңлы кыз Зөбәйдә белән бәхетле гомер итәләр, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Салават Балык Бистәсе Агротехник техникумында белем ала, кызлары Зәринә мәктәптә укый. Әлеге гаилә җыр-моңга гашыйк. Барысы да матур җырлыйлар. Сабантуй, яңа ел концерт-чаралар алардан башка узмый. 
Үсмер чагында аның миннән “Район үзәгендә калыйммы, авылга кайтыйммы”, дип сораганы исемдә калган. “Йөрәгең ни куша, шулай эшлә”, - дип җавап биргән идем. Һәм ул ялгышмады. Авылга кайтып, әнисенең төп ярдәмчесе булып яшәде. Аны кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар.
Тырышып абзар тулы мал-туар асрыйлар. Алар барысына да өлгерәләр. Андай хезмәт геройлары белән горурланып туа алмыйм мин. Аларга исән-сау булып матур гомер кичерүләрен телим. 

Гөлсинә Саттарова.
Яңа Сала – Чаллыбаш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев