Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган авылым минем күңелемдә

Мәңгелек төшенчәләр  җыелмасы - туган җир, авыл, йорт, туфрак  кеше өчен иң кадерле газиз сүзләр. Алар адәм балаларының җанында, йөрәгендә саклана. Кайда гына яшәмәсен, гомер кичермәсен, авыл кешесе туган туфрагын юксынып яши. 

  Бу турыда әдәби, шигьри әсәрләр, җырлар иҗат ителгән, яңалары да туа тора. Авылыбыз китапханәсендә шушы искерми торган темага багышланган,  “Туган авылым минем күңелемдә” дип исемләнгән чара  булып үтте. Биредә үзләре өчен генә каләм тибрәткән китап укучыларның, күңелләреннән тамган шигьри тәлгәшләрен барлап-тыңлап киттек.

 Чара Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган “Туган авылым урамы” җыры белән башланып китте. “Туган җирем, үскән җирем, гади генә бер авыл... “, - дип башлана ул җыр. Әйе, безнең авыл да үзе гади, әмма гүзәл шул.  Моны шигырь язучыларыбыз үзләренең шигьри әсәрләрендә, нәсерләрендә матур итеп тасвирлаганнар. Авылның гөрләп торган чакларына да кайтып килгәннәр, олы хөрмәткә лаек булган авылдашларыбызны да барлаганнар, авылны чолгап алган ямьле табигатебезне дә искә алганнар, үзебезне туендырган басу-кырларны да иңләгәннәр,  тәннәребезгә сихәт биргән җир-суларыбызга  дан җырлаганнар, эш осталарыбызны да хәтерләрендә яңартканнар, авылыбызның бүгенге яшәешенә куану да ярылып ята анда, киләчәге өчен фаразлар да юралган ул  шигъри юлларда.

Мәктәп елларыннан ук, классик язучыларыбызның иҗатлары аша күңелләребезгә кереп урнашкан  туган туфрак төшенчәсен искә алдык. Мәсәлән, язучы Миргазыян Юнысның “Безнең өй өянкеләр астында иде” хикәясеннән укылган өзекләрдә, туган җиргә булган мәхәббәт, туган якның бер уч туфрагына тилмерү, туган як ипиенең бер генә телемен иснәү теләге, соңгы юлның шунда төгәлләнүенә өметләнү ачысы шулкадәр тәэсирле итеп язылган. Моның шулай икәнлегенә тагын бер дәлил булып,  инде кырык биш ел Казахстанда гомер итүче Исламия Зарипованың (Минеханова) авылдашларына кайнар сәламнәрен, чиксез сагынуларын юллаган хаты торды. Ул да, әсәрдәгечә:-“Сагынам, бик сагынам туган авылымны, соңгы юлымның да авылымда, әти-әнием, туганнарым янында булуын телим...”,- дип төгәлләгән туган авылына , туган туфрагына карата булган җирсү хисле хатын.

Әлеге хатлардан соң, авылдашыбыз Нәзирә Гыйззәтуллинаның (Мостафина) “Язгы авыл” дип исемләнгән, якты язгы көннең үзенә охшаган, балачакка алып кайта торган, хәтер-хатирәләр белән чуарланган, элеккеге авыл тормышының җаны саналырлык  язмасы, күзләргә яшь алдырган, йомшап киткән сагышлы күңелләребезне күтәреп җибәргәндәй булды.

- Аллага шөкер бәхетебезне шушы авылда таптык. Безгә Балтач авылы үз авылыбыз кебек үк якын инде хәзер, матур итеп каршы алып, чит итмичә, рәхим-шәфкатьле булган авылдашларыбызга без рәхмәтле генә, - дип матур фикерләрен җиткерделәр чит төбәкләрдән килен булып төшеп монда төпләнеп калган апаларыбыз.

- Шигырь кайчан туа, тәүге шигырьләрегезне кайчан яза башладыгыз?,- дигән сорауга алар бертавыштан, күңелне сагыну хисләре биләп алгач, сагыштан туа  алар, диделәр. Чара ахырында сүз алган татар теле һәм әдәбияты  укытучысы булып эшләгән Гөлсем Гаян кызы Галимова, кунакларыбыз язган шигырьләрне анализлап, үз фикерен болай җиткерде: “Әйе, сагыштан да туарга, ул да сәбәпче булырга мөмкин, әмма Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт булмаса, сездән мондый матур итеп үрелгән, оста тасвирланган, рифмалары туры килерлек итеп төзелгән, туган авылыбызга карата чиксез ихтирам белән сугарылган шигырьләр тумас иде, язуыгызны туктатмагыз, языгыз, үзегез өчен генә түгел, башкалар белән дә уртаклашыгыз,  язмаларыгызның матбугат битләрендә күренүен теләп калабыз”. Чарабызны йомгаклап, без дә шул теләктә калдык.

                                Нәзирә Минеханова.

                                                 Балтач авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X