Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төшемнән килгән ярым...

Сез төшләргә ышанасызмы ул?  Ә аларның кабул булачагына? Күпләр көндез ни күрсәм, төшемә шул керә диючән.  Ә бит  алар  киләчәк тормышны да әйтеп бирә икән. Бары тик игътибарлы булырга гына кирәк... 

 Мин ах  итәрлек чибәр кыз түгел идем. Янып торган сыйныфташларым янында хәтта төссезләнеп кала идем кебек.  Егетләрдән дә артык игътибар тоймадым. Алар минем белән бөтенләй кызыксынмадылар,  мин дә сикереп төшмәдем.  Ләкин аның өчен борчылмадым, үземне ялгыз итеп тә хис итмәдем. Әни  миңа: «Мәхәббәт барыбер киләчәк ул», – дия иде. «Тышкы кыяфәткә дә, холыкка да карамый, бары тик килә», – дип, тагын да «үсендереп» җибәрә. Мин үпкә тотмыйм аңар. Ул – барлык совет чоры әниләренең бер вәкиле. Ул заманда  хәзерге кебек баланы мактап, иркәләп-назлап утырмадылар. Эш белән тәрбияләгәннәр, күрәсең. Сабыр булырга өйрәткәннәр. Өлешемә тигән егет игътибарын көтеп утырмадым, билгеле,  үземә охшаган шөгыльләр белән мәшгуль булдым. Укыдым, һөнәр алдым... 

Шулай 25 ел үтеп киткәнен сизми дә калганмын.  Күпчелек дус кызларым кияүгә чыгып, ир назына төренеп, бала сөя башладылар. Күңел төпкелендә мин алардан көнләштем... Хатын-кыз җиргә  сөелергә һәм ана булырга килә бит ул. Аның миссиясе шул! Минем дә  җитди мөнәсәбәтләр корасым килә башлады.  Хатын-кыз романнарында язылганча, кемнеңдер йөрәгемне яулап алуын теләдем. Мине үзенә каратыр өчен романтик адымнарга баруын күз алдына китердем.  Шулай, бик озак вакыт хыяллар чынга аша ул дип, үземне тынычландырдым һәм өметләндем.   

Бер төнне сәер генә төш күрдем. Имеш, минем туем. Залда  балалары белән дус кызларым, күп итеп шарлар эленгән,  тирә-як тере чәчәкләр белән бизәлгән. Мин – бик затлы туй күлмәгеннән.  Янәшәмдәге саргылт чәчле, соры күзле таныш булмаган ир-ат кулларымнан тоткан, миңа наз тулы күзләре белән карый. Әкрен генә мине үбәргә үрелә... Ул миңа якынайган саен, тәнем аша рәхәт бер дулкын уза... Күзләремне йомуым булды... сәгать шалтырады. Төшем иң рәхәт урында өзелде. Сәгатьне туктатып, кабат күзләремне йомып,  йокыга китәргә, ул хисләрне кабат кичерергә тырышсам да, берни барып чыкмады. Мин уяндым... Көне буе төшем хакында гына уйлап йөрдем. «Киявемнең» йөзе күз алдымнан китмәде. Рәсем ясый белсәм, мин аны кәгазьгә күчерә алган булыр идем, мөгаен. Сәер төшемнең  мәгънәсен эзләдем. Синең әле гаилә корырга мөмкинлегең бар дип өметләндерүме бу, әллә гаилә синең хыялың гына булып калачак дигән кисәтүме?! Төш юрый торган сайтлар актарып чыктым, тик сорауларыма җавап табылмады. Йокларга яткан саен, әлеге төшнең тагын бер кат кабатлануын теләдем, әмма ул башка кермәде... 

Көннәрдән бер көнне хыялланып утыруның буш куык булуын аңладым. «Кияүгә чыгасың килә икән, кияү эзлә, – дидем үз-үземә. – Яшең егермедә түгел, беркем китереп бирмәс».  

Гаилә кору өчен  беренче адымны  үзем ясарга тиешлегемне аңлавыма сөенеп, дус кызларым «беренче ярдәм күрсәтү» хезмәтенә  әйләнде. Кемнеңдер өйләнә алмый йөргән абыйсы, кемнеңдер әйбәт кеше булса да, хатыны ташлап киткән танышлары табылды.  

– Расих белән таныш әле син. Ул да синең кебек бик тыныч һәм  тыйнак. Бер-берегезгә бик охшагансыз, – диде бер иптәш кызым.  

Минем өчен егетләр белән  очрашуга бару парашюттан сикерүгә тиң иде. Тик тормышымны үзгәртергә кирәк. Охшаган да булгач, уртак тел тапмый калмабыз дип, мин очрашуга әзерләнә башладым.   

 Без  паркта очраштык. Аңа  таба атлаганда минем аякларым калтырый, эчем авыртудан кысыла башлаган иде.  Бигүк якын килеп бетмичә туктадым да, аңа карап тора башладым. Нәрсә дип эндәшергә белмим. Шул вакыт ул да эндәшмәгән булса, оятымнан һушымны җуйган  булыр идем. Бер-беребезгә гап-гади баналь сораулар биреп, парк буйлап атладык. Чынлап та, уртак темаларыбыз барлыгы ачыкланды.  Атна буе очрашканнан соң, миңа аңа күнегә дә башладым, ошый да кебек тоелды. Тик мин Расихның көннән-көн аз сөйләшә башлаганын сиздем.  Очрашу вакытларыбыз да  кыскарганнан-кыскарды. Аңа минем белән  күңелсез булуын аңладым. Һәм аңа болай дәвам итәргә мөмкин түгеллеген әйтер өчен очрашуга киттем. Тик ул билгеләнгән вакытка килмәде. Шулай сүзсез генә очрашуларыбызның өметсез булуын аңлатты. Аның ягыннан берни аңлатмау әдәпсезлек тоелса да, мине кызганып кына очрашып йөрмәгәненә шатландым.  

Яңа эшкә урнаштым. Коллектив белән танышканда бик җитди карашлы Артур күңелемә кереп калды. Бер атнадан соң ул мине әбәт вакытында каһвә эчәргә чакырды. Шул кичтән соң без даими очраша башладык. Артур миңа хәтта мәхәббәтен аңлатты. Җиденче кат күктә булуым хакында язмасам да, аңларсыз инде. Безнең мөнәсәбәт хакында коллегаларга белгертмәскә киңәш итте.  Җитәкчелек  эштә гыйшык-мыйшык уйнауларны яратмый икән.  Ике еллап очрашып йөргәннән соң, туй ясау, язылышып, бергә яши башлау турыйнда сүз тишеп карадым. Туй турында ишеткәч, ул кинәт  сискәнеп китте. Күзләрен миннән яшереп, ашыкмыйк әле дию белән генә чикләнде. Миңа аның болай кылануы сәер тоелды. Шуңа да  бу хакта сөйләшүне дәвам итмәскә булдым, әмма күңелемә  корт керде. Бәлки, хыянәт итәдер дип уйладым һәм тикшереп карарга булдым. Кичен  Артур эшләгән офис янына барып туктадым. Эш сәгате төгәлләнгәч, ул, җил-җил генә атлап чыкты да, машинасына утырды. Мин аның артыннан күзәтеп бара башладым.  Берничә квартал узганнан соң, балалар бакчасы  бинасы янына килеп туктады. Бераздан аннан ике бала җитәкләгән хатын чыкты да, сабыйларын Артурның машинасына утырта башлады. Мин  атылып чыктым да,  шофер ишеген  барып ачып: «Кем бу хатын?» – дип кычкырдым Артурга.  Бер миңа, бер ул хатынга карап аптырап торган арада: «Мин аның хатыны», – дигән җавап ишеттем. Хатыны! Димәк, мин Артурның сөяркәсе булып чыгам!  Ул мине алдалап йөргән! Ике ел буе  күзләрем кая булган соң? Кемнеңдер бәхетен урлаган булып чыгам түгелме соң? Артурны түгел, үземне күрә алмадым... 

 Артурга, үземә үпкәм шундый зур иде. Берни  акында уйламыйча, эшкә барып гариза яздым да, әйберләремне җыеп, әни янына бистәгә кайтырга җыендым. Бистәдә яшәргә дип түгел, әни янында ял итеп, көч җыям да кабат шәһәргә кайтам, башка эшкә урнашам дигән уй белән юлга кузгалдым.   Авыр вакытларда без әни янына ашыгабыз шул. Ул гына безне юата ала. Бу юлы да: «Абынмаган  кеше булмый. Торып басып, атлап китү өчен көч кирәк. Көчле булу өчен артыңда тыл булу мөһим. Хатын-кыз ялгыз яши алмый. Янәшәңдә бер ир-ат кирәк сиңа. Безнең бистәдә менә дигән ирләр бар. Күккә карап кына йөрмә», – дип үгет-нәсыйхәтләрен бирде.  

 Ике атна шулай әни янында яшәдем. Үткәннәрем белән хушлашырга тырыштым. Яңа тормыш корырга көч җыйдым. Әни ир-ат дисә дә, мин алдагы тормышымда үземне ялгызымны гына күз алдына китердем. Шундый хыянәттән соң ир-атларга ышанычым бетү түгел, алар ягына борылып карыйсым да килми иде инде... 

Беркөнне  безнең күршедәге йортны сатып алганнар икән дигән  сүзләр йөри башлады. Күп тә үтми, йорт ишегалдында бер ир-ат йөргәне күренде. Әни инде барысын да белешкән: 

– Ул ялгызы гына күченеп кайткан. Өйләнмәгән дип сөйлиләр. Бар, берәр сәбәп табып кереп танышып чык. Җүнле иргә хуҗа тиз табылыр, – дип  кабат киңәшләрен бирә башлады. Мин исә үз сүземне сүз иттем. Әнинең вәсвәсәләренә бирешмәдем! 

Берничә көннән ул безнең ишекне үзе шакыды. Өендә электр уты беткән дә, сәбәбен таба алмагач,  безнең өйдә ут яну-янмавын белешергә кергән  икән. Әнинең яңа күрше белән сөйләүшен күреп, мин дә болдырга чыктым. Хатын-кыз ич мин дә!  Аңа карадым һәм телсез калдым.  Таныш йөз чалымнары кемнедер хәтерләтә иде. Ул миңа күтәрелеп карагач, аның нәкъ шул кеше икәнен аңыштым. 10 ел элек минем төшемә кергән «киявем»!  Күрәсең, агарынып киткәнмендер, «кияү»: «Тизрәк урнашып бетәм дип кырынырга да вакытым юк, кызыгызны да куркыттым ахрысы», – дип, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде дә чыгып китте.  Ул  – минем язмышым! Аны югалтырга хакым юк иде. Әни әйткәнчә, берәр сәбәп табып көн саен күрше йортына юл тоттым. Ул чынлап та өйләнмәгән. Шәһәрдәге ыгы-зыгыдан туеп, бистәгә күченеп кайткан. Үз эшен башлап җибәрергә дә уйлый икән. Бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул. Көннән-көн сөйләшер сүзләребез артты.  Озак та үтми сөйләшер өчен генә түгел, назланыр өчен дә бер-беребезгә тартылганыбызны аңладык... 

...Безнең туй нәкъ  минем төштәге кебек узды. Зал да тере чәчәкләр белән бизәлгән иде,  балалары белән дус кызларым да кайтты. Ә минем өстемдә нәкъ төштәге кебек ап-ак күлмәк, хәтта сәйләннәре дә төштәге кебек иде. Янымда төшемнән килгән соры күзле, саргылт чәчле ярым, наз тулы күзләре белән миңа бага һәм иелеп, иреннәремнән үбә... 

фото, чыганак http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tshemnn-kilgn-yarym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса