Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Трой-Урай авылында  яңа ФАП ачылды.

Әлеге модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән. Төзелеш эшләре "Азнакай Нефтемаш заводы" оешмасы тарафыннан башкарылган.

“Агымдагы елда әлеге модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты унөченче булып ачылды. Ел ахырына кадәр Тәб.Чаллы авылында да ачырга планлаштырабыз. Районыбыз өчен әлеге төзелешләр бик отышлы”- ди   әлеге проектларның район буенча кураторы, депутат Булат Әминов.

 

Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында район җитәкчелеге, авыл халкы катнашты. Чарага  РФ  Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, "Бердәм россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Самигуллин  да килгән иде.

-Әлеге авылда яңа ФАП ачылу күңелле вакыйга. Сәламәтлекнең  тормышыбызның җитди тармагы булуын беләбез. Сәламәтлек булмаса икүдисад,сәнәгатҗ,  гомумән бер ни дә юк., - диде Борис Менделевич. Һәм пунктка рециркулятор (һава чистарту җайланмасы) бүләк итте. Район башлыгы суыткыч тапшырды.

 

Пунктның  мәйданы 58,5 кв.метр, бина электр белән җылытыла. Җылы, салкын су бар, суның чыгу юллары эшләнелгән. ФАП алты бүлмәдән тора. Бинага керү, инвентарь, кабул итү, процедура, санузел, хуҗалык бүлмәсе бар. Территориясе төзекләндерелгән.

Фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Миләүшә Әхмәтшинә биредә күптән түгел генә эшли. Моңарчы Анатыш һәм Полянка авылларында тәҗрибә туплаган кыз, Трой-Урайда да халык ышанычын яуларга өлгерә. Аның күзәтүе астында 441 кеше, 47 бала бар.

 

-Бу минем туган авылым. Ул миңа бик якын. Халкын да яратам. Моңарчы уңайлыклары булмаган иске бинада эшләсәм, хәзер авыл халкын өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итәчәкмен. Бина иркен, җылы, якты, чиста, заманча таләпләргә җавап бирә. Халыкка беренчел медицина ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл халкының чирләп түгел, ә күбрәк очракта төрле авыруларга профилактика үткәрү максаты белән килүләрен теләр идем,- дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын авыл халкы бик көткән. “Бу сөенечле вакыйга. Бина яңа, иркен. Фельдшерыбыз да бик әйбәт кеше. Ачык йөз белән каршы ала, озатып кала. Барчабызга да исән-сау яшәргә язсын”, - диде  Әлфия апа Габдрахманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X