Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тозны бурычка бирергә ярамый..

Тагын нәрсәне бурычка бирергә ярамый, дисезме?

Якын кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, әмма чамасын белеп... Нәрсәне бурычка бирергә ярамый? Бүген шуларга игътибар итик.

1. Тоз. Тоз өйдәге уңай энергетиканы саклый. Шул ук вакытта, начар уйлы кешеләр бу тоздан бозым эшләргә дә мөмкин. Бурычыгызны кирегә кайтарсалар да, өегездә низаг булачак, ди белгечләр.

2. Савыт-саба. Белгечләр савыт-саба ярдәмендә авырулар да күчә, ди.

 

3. Бизәнгечләр. Мирас булып калган алка-беләзекләр белән да сак булыгыз. Аларның кеше энергиясен үзендә саклавы күптән билгеле.

4. Себерке. Бу да киң таралган юрау. Өйдән акча чыгып китмәсен өчен үзегез кулланган себеркене кешегә бирмәгез.

5. Икмәк. Икмәкне кояш баеганда яисә тупса аша бирмәгез. Әгәр дә ипи биргәнсез икән, аны кирегә алмагыз.

Гөлия Мөгаллимова

Кызыл таң

фото youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса