Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш муллыгы тырыш хезмәттә

Бүген авыл халкының иң мәшәкатьле чагы. Терлекләрне кышлатырлык азык хәзерләү белән мәшгуль ул.

Иске Арыш авылында яшәүче Миннур абый белән Рауза апа Фатыйховларның да мәш килеп печән чабып йөргән чакларына туры килдек.

–Печән әйбәт быел. Шуңа күрә таң белән торам да кояш кыздыра башлаганчы дип болынлыкка, елга тирәләрендә чалгы “уйнатып” кайтам, – ди Миннур абый. –Бу гына җитми билгеле. Олы төргәк печәннәрне сатып алабыз. Аларны өйгәннән соң өсләрен менә шушы киптерелгән болын печәне белән каплыйм. Шулай  эшләгәндә печән яхшы саклана, – ди ул.

Бу яктан тәҗрибәсе зур аның. Шулай булмый ни, абзарлардагы маллары үзе үк мини ферманы хәтерләтә. Бүгенге көндә анда 8 сыер, 3 үгез, 9 бозау, 2 ат, бер колын бар. Алардан тыш кырда йөрүче 40 сарык, ишегалдында җим чемченеп йөргән тавык-чебешләр дә күп.

Шулкадәр саннарны ишеткәч үземнең дә гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

–Без гаиләдә дүртәү – ике улыбыз да бар, – дип сүзгә кушылды Рауза апа. –Үзебезгә генә булса бу хәтле эшне эшләве дә читен булыр иде. Алар булышалар. Сыерларның дүртесен мин саусам, дүртесен улым сава.

–Аппарат беләндер бит? – димен.

–Юк, кул белән савабыз. Алган идек без ул саву аппаратын. Әллә нишләп аның белән эшли алмадык, – ди хуҗабикә кулын селтәп.

Биредә бөтен эш тә кул хезмәте белән башкарыла. Техника алырга да никтер  кызыксынмый Миннур абый. Печәнне дә әүвәлгечә чалгы белән каерып-каерып чабарга күнеккән ул. Җыйганын шунда ук ат арбасына салып кайта.

– Узган ел 100 төргәк күпьеллык печән сатып алган идек. Аннары 5 “КамАЗ” машинасы ашлык кайтарттык. Малларны тиешенчә ашатып торсаң гына ите-сөте була аның, – ди Миннур абый канәгатьлек белән.

Вакыт белән исәпләшми Фатыйховлар. Алар өчен җәйге көннең һәр сәгате кадерле. Кояшлы, аяз көннәрдә печән әзерләргә, бакчасындагы бәрәңгеләрне, яшелчәләрне карарга да җитешергә кирәк. Иртәдән алып тәмам караңгы төшкәнче хуҗалыктагы эшләрен барлап йөргән, алны-ялны белмәгән авыл кешесе өчен бу гадәти хәлгә әйләнгән.

–Эшләмәсәң берәү дә китереп бирми. Шуңа күрә тырышабыз инде. Хәзер авылда мал асраучылар сирәк. Без яшьрәк вакытта көтүдә элек 160 сыер була торган иде, хәзер 20 ләп кенә сыер йөри. Мәшәкате күп шул терлек тотуның. Барысын да сатып алырга кирәк. Сөт сату бәясен генә арттырмыйлар, –дип уфтангандай әйтеп куя алар.

Еш кына, авылда да хәзер тормыш шәһәрдәгечә дияргә яратабыз. Чыннан да шулай. Әмма бу муллык нигезенә никадәр тир түгелгәнлеген көн-төн  хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре  – Миннур абый белән Рауза апа кебекләр генә белә.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса