Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәнзилә Минеханова: " Алга таба да шулай очрашулар насыйп булсын"

Кай арада үтеп киткән, Искән җилдәй гомер язы. Кире кайтмас ул елларның Мәктәп залларында кайтавазы.

Элеккеге укучыларым Ильмир белән Әнәс очрашуга чакырып килгәч, ирексездән шушы уйлар, үткәндәге хәтер-хатирәләр яңарды күңелдә. Сизелмичә үтеп киткән, ләкин мәңгегә хәтердән җуелмас, яшьлегем, укучыларымның балачак еллары әле күптән түгел генә шикелле күз алдыма килеп басты. Берсеннән-берсе матур сөйкемле, елгыр, җитез, хәрәкәтчән, бөтерчек кебек 36 укучым- 18 е Ямаштан, 18 е Юлсубино авылыннан иде алар. Ямаштан йөреп укучылар белән мин дә юлы булмаган  ике авыл арасын карлы-бозлы яңгырда да, күз ачкысыз бураннарда да дәрес калдырмаска тырышып атладым. Ул сабыйларны караңгыдан әзерләп озатып җибәрү әти-әниләренә дә җиңел булмагандыр, олы рәхмәт аларга. Язгы ташуларда суга батып, яңгырга чыланганда вакытларда  мәктәп күршесе- мәрхәмәтле, кешелекле Гайникамал әбигә кереп киемнәрне киптерә идек. Урыны җәннәттә булсын аның. Без сезнең белән укыган биш бүлмәле агач мәктәп мичкә ягып җылытыла иде. Шул кечкенә генә бүлмәдә 26 малай, 10 кыз белем алдыгыз.

Сезнең барыгызны да беренче көннән үз балаларымдай яраттым. Җәмәгать эшләрендә катнашып алдынгы урыннарда яуладык. Җиңүче сыйныф буларак автобус белән Казан шәһәренә төрле музейларга экскурсияләргә бардык.

Ямаш егетләре, кызлары үзлектән кичләрен ялгыз әбиләргә булыша торганнар иде. Менә шулай кечкенәдән бердәм, ярдәмчел, кешелекле, ихтирамлы, тырыш, уңган булып үстегез. Инде мәктәпне тәмамлаганга да 35 ел вакыт узган. Тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Юлсубино авылыннан Илгизәбез белән Рамил  йөрәкләргә ачы сагыш салып бик иртә бакыйлыкка күчтеләр. Сыйныфташлары һәр очрашу саен зиратта аларның һәм мәрхүм булган остазларының рухларына дога кылалар, искә алалар.

Ә очрашуга килгәндә Илмир Гайнетдинов һәм Әнәс Хәбибуллин һәр биш ел саен аны югары дәрәҗәдә, зәвыклы итеп оештыралар. Шушы көннәрдә Котлы Бөкәш авылындагы кафеда булган очрашу бик матур тәэсирләр калдырды.

Менә шушындый чакта күренә инде ул эчкерсез дуслык. Барлыгы 23 укучы җыелды.

Мин сезнең барыгыз белән дә чиксез горурланам. Һәркайсыгыз  үрнәк итеп куярлык. Авылда яшәп аны тотучылар - уңган-булган, үрнәк әти-әниләр. Шәһәргә киткәннәр дә һәрвакыт авылга кайтып ярдәмләшеп, матур гомер кичерәләр.

Күңелле ял иттек без. Моңлы сандугачыбыз Илмир Гайнетдиновның матур җырлары хәтеребездә озак сакланыр. Алга таба да шулай очрашулар насыйп булсын. Бер-беребезгә булышып, бер гаилә булып яшик. Саулык белән озын-озак гомер кичерергә язсын.

 

Тәнзилә Минеханова.

Ямаш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса