Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмле камыр ризыгы әзерлиләр биредә

Бүгенге кооперация - сату, җәмәгать туклануы, җитештерү, әзерләү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә уңышлы үсештәге өлкә.

Район үзәгендә урнашкан “Чәй  йорты”н кем генә белми икән. Анда пешерелгән ризыкларны һәркемнең татып караганы бардыр. Әлеге телеңне йотарлык тәмле ашамлыкларны уңган, үз эшенең осталары әзерли. Биредә хезмәт куючы аш-су осталары Нәзирә Сафина һәм Халидә Закироваларга тиңнәр юк. Нәзирә апа 42, ә Халидә апа 39 ел хезмәт куя. Авыр, шул вактытта мактаулы һәм хөрмәтле хезмәт юлын үткән алар. “Пешерергә бик яратабыз. Күңел биреп эшлибез. Сатып алучыларның әйткән һәр рәхмәт сүзеннән безгә канат өстәлә, тагын да тырышабыз”,- ди осталар.
Һәр ризыкның үзләре белгән рецеплар белән әзерли алар. Интернет челтәрләреннән файдаланмыйбыз, диләр. Без килгәндә өчпочмак камыры ясыйлар иде. Мичләрендә вак бәлеш өлгереп утыра. Кибеткә сатуга, шулай ук заказлар буенча да пешерә алар. Ассортимент киң биредә. Чәк-чәк, бавырсак, пироглар, өчпочмак, вак бәлеш, кекс, пицца – барысы да бар. “Көненә якынча 30 килограммлап бавырсак, 7 төрле пирог, 200 дәнәләп өчпочмак һәм  вак бәлеш, 50 дәнә пицца пешерәбез. Бәйрәм көннәрендә күбрәк тә әзерлибез. Заказлар белән бәлешләр дә пешереп бирәбез. Шулай ук вакыт булганда  пилмәннәр дә ясыйбыз”,- дип сөйли Нәзирә апа.  

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев