Тиз әзерләнә торган бисквит торты
Кунак-мазар киләсе булса яки бәйрәм җитсә - бу тортны әзерләргә була. Чөнки җайлы, гел уңа. Сез дә пешереп карагыз әле. Менә курерсез, бик тәмле булачак!
Бисквит өчен:
4 йомырка
1 ст песок
1 ст сыек май
1 кечкенә пачка разрыхлитель кушып блендер белән яхшылап болгатабыз
чамалап он (камыр коймак камыры куелыгында булырга тиеш) кушабыз.
Әзер камырны ике тигез өлешкә бүлеп духовкага тыгабыз. Өсте бераз кызарып, кабарып тора башлагач алабыз. Әзерлеген зубочистка белән тикшерергә онытмагыз.
Бу юлы 2 бисквитны йөрәк формасында кистем.
Крем өчен:
Кибет каймагы+сгущенка кулландым. Өстен җиләк белән бизәдем.
Крем hәм бизәу hәркемнең фантазия эше.
Иң мөhиме - бисквитның уңуы
фото, чыганак http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/tiz-zerln-torgan-biskvit-torty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа