Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиз һәм тәмле ризык (кыздырма)

Рецепт.

Тавыкның 2 күкрәктәге ак ите

  • 1 суган
  • 200 грамм гөмбә
  • 2 йомырка
  • 1–2 аш кашыгы ак май
  • искергәнрәк каты, ярты батон
  • тоз, борыч

Тавыкның ак итеннән тиресен салдырып, итен сөяктән аерыгыз. Һәрберсен 2 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибегез.

Суганны юка телемләп турап, майда озынча итеп туралган гөмбә белән кыздырыгыз. Тоз, борыч сибегез.

Йомырканы күпертеп, сөт өстәгез.

Эре угычтан батонны уыгыз.

Һәр киселгән иткә бер кашык суган белән кыздырылган гөмбәне салып, кырыйларын бөкләгез.

 

Килеп чыккан котлетка охшаш кисәкләрне йомыркага манып, батон вагында әвәләгез.

Табада, майга салып, ике ягын да әзер булганчы кыздырыгыз. Пешеп җитәр алдыннан ваклап туралган сарымсак сибеп, капкачын ябып торсагыз да була.

Табынга кайнар килеш дөге, я кызган бәрәңге, яшелчә белән бирегез. Яшел тәмләткечләр белән бизәгез.
 

Фото: https://vk.com/tatarshlari

 http://saby-rt.ru/news/ash-su/tiz-m-tmle-rizyk-kyzdyrma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса