Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әнисе аерылышырга җыенгач, кыз ашаудан баш тарткан

Башкортстанда 8 яшьлек кыз бала бер дә ашамый һәм эчми генә яши башлаган.

 Аны 2019 елның октябрендә Уфаның психиатрия хастаханәсенең балалар бүлегенә салганнар.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кыз күңеле болгануга һәм хәлсезлеккә, ризык исен исни алмауга, елаклыкка, йокысызлыкка зарланган. Табиблар нервыдан анорексия диагнозы куйган.

Кыз — гаиләдә беренче бала, йөклелек яхшы уза, кызның үсеше нормаль була, 2 сыйныфта укый, мәктәп программасын уңышлы үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, халыкара бәйгеләрдә катнаша. Бу кыз яхшы гаиләдә бердәнбер бала булып үсә.

Аны мәрхәмәтле, актив дип бәялиләр. Бәла көтмәгәндә килеп чыга. Кызның әтисе белән әнисе бик еш талаша, бала каршында әрләшә башлыйлар.

Аннары кыз әти-әнисенең аерылышу турында сөйләшкәнен ишетеп ала. Ул елый, өлкәннәргә ярдәм итәргә тели.  

«Бу гаилә мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен диңгезгә ялга бара. Биредә кыз ашауны чикли, гел авырлыгын санап тора, күңеле болгануга, ризыкны күрә алмавына зарлана.

Ул бик тиз ябыга башлый. Ялдан кайткач баланы педиатр, невролог, эндокринолог, онколог карый, гастроэнтерология бүлегендә дәвалыйлар, тик болар нәтиҗә бирми. Ярты ел эчендә бала 15 килога ябыга», — дип сөйләгәннәр ведомствода.  

Октябрь башында бала каты ризыктан һәм сыек азыктан бөтенләй баш тарта. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар.

Бу вакытта баланың авырлыгы 18,5 кило була. Аның тән тиресе коры, эче авырта, хәрәкәте бик акрын, балада астения, апатия, депрессия, йокысызлык һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары күзәтелә.   Кызны реанимациягә салалар, дәвалыйлар. Аның белән дә, әти-әнисе белән дә психотерапия башлана.

Өч атна чамасы вакыт узгач, баланың аппетиты барлыкка килә, кәефе яхшыра, бер ай эчендә бала 5 килога тазара. Ул киләчәккә планнар төзи башлый. Шуннан соң баланы өенә җибәрәләр, аны балалар психиатры күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Автор : Тухватуллина Алсу

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30041

y

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса