Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Теплоэнергосервис” муниципаль унитар предприятиясендә гомуми җыелыш булды

Күптән түгел “Теплоэнергосервис” муниципаль унитар предприятиясенең (район коммуналь хуҗалыгы) узган елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары һәм агымдагы ел планнарына багышланган гомуми җыелышы булды. 

Җыелышта муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов, ТР Халыкны социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү, мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, район прокуроры Руслан Шакирҗанов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Иң элек үзләренең көндәлек мәшәкатьләре, узган елгы эш йомгаклары һәм алда торган бурычлары турында район коммуналь хуҗалыгы директоры Альберт Мифтахов доклад белән чыкты. Үз чыгышында ул узган ел дәвамында халыкны су, җылылык белән тәэмин итү һәм чүп, юынтык суларны чыгару, башка төр хезмәтләр өчен  42 миллион 800 мең сумлык табыш алуларын, шул ук вакытта электр энергиясе, элемтә, газ, бина белән транспорт арендалары өчен 42 миллион 750 мең сум чыгымнар тотылуын билгеләп үтте. Оешма үзенең төп эшчәнлегеннән тыш район үзәген төзекләндерү максатыннан да ел дәвамында 6 миллион 348 мең сумлык эш башкарган. Коллективны тотрыклы эшләтү максатыннан Татарстан Республикасы  Президенты ярдәме белән узган ел 4 берәмлек техника  алынган. Оешма елдан-ел яхшы әзерлекле кадрлар белән тулыланып тора. Бүгенгесе көнне биредә 53 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хаклары 20 860 сум тәшкил итә.
Коммуналь хуҗалык карамагында булган 21 котельный торак йортларны, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләрен, эчке эшләр бүлеге, мәдәният йорты, агротехникум һәм башка шундый  социаль  әһәмияткә ия булган бюджет  оешмаларын җылылык белән тәэмин итә.  Җәй айларында барлык котельный һәм җылылык трассаларына косметик ремонт үткәрелгән. Шулай ук район бюджеты хисабына Балык Бистәсендә җылылык трассасын, 3 нче һәм 1 нче котельныйлар, үзәк хастаханә котельныйларында җылылык узелларын проектлау эшләре башкарылган, моңа 710 мең сум күләмендә акча сарыф ителгән.
Районыбызда шулай ук тормышчан әһәмияткә ия булган - халыкны чиста су белән тәэмин итү эше дә көйле дәвам итә. Бүгенгесе көнне Балык Бистәсендә тәүлегенә 1250 куб. метр  су бирә торган 7 су куу станциясе бар. Район үзәгендә 69 километр озынлыкта су трассасы  эшли. Аннан үзара килешү нигезендә 7790 кеше файдалана. Халыкны чиста су белән тәэмин итү максатыннан узган ел республика программасы кысаларында су чистарту системасы төзелешенең беренче этабы төгәлләнде. Аның проект бәясе 28 миллион сум белән бәяләнә. Агымдагы елда әлеге әһәмиятле эшнең икенче этабына керешәчәкләр.  
Район коммуналь хуҗалыгы халык ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм аларның сорау-үтенечләре буенча да нәтиҗәле эшләр башкара. Узган ел  район үзәгендә яшәүчеләрдән 99 язмача хат, 22 электрон мөрәҗәгать алынган. Аның 70 е уңай хәл ителгән. Ә инде 47 се урынга чыгып тикшерелгән. Әлбәттә инде телефоннан эштәге кайбер  җитешсезлекләр турында да хәбәрләр бик еш килеп тора. Узган ел дәвамында барысы 250 кеше телефоннан элемтәгә чыгып үз фикерләрен белдергәннәр, производстводагы кимчелекләр хакында хәбәр иткәннәр. 
Кыскасы, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре гражданнарның бер генә мөрәҗәгатен дә игътибардан читтә калдырмый. Киресенчә, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү бүген аларның төп бурычлары булып тора. Соңыннан әлеге оешмада озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәтләре өчен котельный операторы Гарифулла Гыйззәтуллинга - ТР төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы Министрлыгының Мактау кәгазе, шулай ук котельный операторы Рисхәт Газизов белән су кудыру җайланмасы машинисты Илсур Әскәровка муниципаль район башлыгының  Рәхмәт хаты  белән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. 
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса