Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Телефон баланы күзсез калдырган

10 яшьлек бала кесә телефонын төнгелеккә "зарядка"га куеп йоклаган.

 Нәтиҗәдә, телефон шартлаган. Бу хәл Омск шәһәрендә булган. Баланың ата-анасы аны шунда ук дәваханәгә илткән. Табиблар кичә төнлә балага операция ясаган.   Бүгенгә билгеле булганча, ул уң күзсез калган. Әлеге вакытта зыян күрүче реанимация бүлегендә дәваханәдә ята. Якын арада ул анда табиблар карамагында булачак.   Белгечләр әйтүенчә, кесә телефонын төнгелеккә электрга тоташтырырга ярамый. Шулай ук, телефонны мендәр, юрган астында калдыру - аның кызуына китерә. Нәтиҗәдә ул шартлый. Русиядә мондый хәл беренчеләрдән түгел.

 

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28298

meg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X