Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тавык шулпасыннан кычыткан ашы пешерәбез

Итен алып куеп, аерым кулланабыз. Әзер шулпаны сөзеп, вак шакмаклап тураган 1-2 бәрәңге, эре угычтан чыгарган 1 кишер, ваклап туралган 1 зур булмаган суган, тәменчә тоз салабыз.

Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан юып саркыткан кычытканны турап салабыз. 2 йомырканы аерым савытта туглыйбыз һәм әкрен генә болгата-болгата шулпага агызабыз. Утын сүндереп, 10 минут төнәтеп тотабыз. Бу вакытта ашның тәме ачылып китә. Табынга биргәндә янына катык, каймак куябыз.
Файдалы һәм бик тәмле аш. Кысыр аш дип әбиләребез итсез, суда гына пешкән ашны атый иде. Аны итсез дә пешерергә мөмкин. Бу очракта кайнаган суга кишер белән суганны ак майда кыздырып алып салабыз. Кычыткан ашы өчен май аенда өлгергән яшь үсемлек яфраклары һәм сабагы кулланыла. Кычыткан картайганчы кулланырга мөмкин. Сонрак булса инде үсемлекнең очыннан гына бер 10 см. тирәсе өзеп кулланабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса