Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Габитова: "Җирле халык өчен зур вакыйга бу"

Узган атна ахырында Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл архипастыр визиты белән Балык Бистәсенә килде. Владыка Кирилл Казан кафедрасына билгеләнгәннән соң Казан Митрополиясе белән танышуын дәвам итә.

  Бистә үзәгенә соңгы 15 ел эчендә мондый дәрәҗәдәге чиркәү эшлеклесе беренче тапкыр килә. Бу җирле халык өчен зур вакыйга. Истәлекле көнгә алар һәрвакыт зурлап әзерләнәләр. Иртәдән Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә дин тотучылар җыелдылар. Җирле чиркәү иконаларын зур зәвык белән ясалган чәчәк композицияләре бизәгән.

Традиция буенча митрополит Кириллны чәчәкләр һәм ипи-тоз белән каршы алдылар, шуннан соң Владыка Казан Изге Ана иконасы храмында Илаһи литургия ясады.
Аннан Архиерей дин тотучыларга мөрәҗәгать итте, аларга фатиха бирде.
Митрополит Кирилл Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов белән очрашты.
Алар бергәләп Анатыш авылы Богоявленский храмында булдылар.

 

Татьяна Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса