Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлыларны «Талантлар марафоны» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырала

    «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә «Талантлар марафоны» Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрде, аның финалы 2020 елның 17 ноябрендә Әниләр көнендә узачак.

«Талантлар марафоны» Бөтенроссия конкурсы – күп балалы гаиләләрдәге балаларга Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсенә һәм илнең башка әйдәп баручы концерт мәйданчыкларына эләгү мөмкинлеге бирә торган масштаблы гаилә иҗаты проекты. Конкурсның максаты – төрле төбәкләрдән килгән күп балалы гаиләләрнең иҗади потенциалын үстерү өчен социаль лифтлар һәм яңа мөмкинлекләр булдыру.

Конкурска татарстанлылар да чакырыла. Үз эшләрен алар түбәндәге номинацияләр буенча тапшырырга мөмкин:

1. Хореография;

2. Вокал;

3. Нәфис сүз.

Катнашу өчен гаризаны конкурс сайтында калдырырга мөмкин: https://многодетные-семьи.рф/marafon.

Конкурсның беренче этабы – дистанцион катнашу, аның нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә финалда катнашу өчен иң яхшы башкаручылар сайлап алына. 2019 елгы сезонның иң яхшы 600дән артык конкурсанты Дәүләт Кремль Сараенда чыгыш ясады, танылган жюри әгъзаларына үз осталыкларын күрсәтте һәм иҗади бәйрәм атмосферасына чумды.

Чара барлык дәрәҗәдәге дәүләт институтлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, Россия эстрадасы, театр һәм кино йолдызлары ярдәмендә узачак. Шулай ук «Талантлар марафоны» конкурсы финалында «Владимир Путин һәм Россия гаиләләре» фотокүргәзмәсе ачыла. Фоторәсемнәр РФ Президенты Администрациясе тарафыннан, Владимир Путинның шәхси архивыннан бирелгән.

Конкурс турында Нигезләмә белән монда танышырга мөмкин >>.

Министрлыкның матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса