Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы булдыру турында сүз барды.

 «Безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) гаммәви коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез», - диде “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев .

Ул бүгенге көндә журналистикага яхшы язу өстенә цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

«Әлеге проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез», - дип искәртте спикер.

 

D-Dline – Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре өчен беренче медиаэкосистема. D-Dline белем бирү медиаплатформасын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса