Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ЯҢА ҖЫРЧЫЛАР эзлиләр

Жюри составында “ЗөЛәйЛә” төркеме солисткасы Ләйсән Закирова.

 Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе җырчылар һәм чаралар алып баручыларга кастинг игълан итә. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан филармониясенең бурычларының берсе - яшь талантлар эзләү, яңа исемнәр. Бездә концертлар, төрле чаралар алып баручыларга кытлык. Шунлыктан, алып баручылар һәм вокалистлар эзлибез”, - диде филармониянең матбугат хезмәткәре.

Кастингта катнашучыларның репертуары татар, рус һәм чит телләрдәге җырлардан торырга тиеш.

 

Кастинг ике өлештән тора. Беренче өлешендә фото-, видео-, аудиоматериаллар һәм анкеталар кабул итәләр. Икенче өлеше беренче өлештә сайлап алынган конкурсантларның Казанның 5нче номерлы музыка мәктәбендә чыгышы белән 6 июньдә дәвам итәчәк.

 

Кастингның жюри составында Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, "ЗөЛәйЛә" төркеме җырчыларының берсе Ләйсән Закирова, нәфис сүз остасы Гүзәл Мостафина, Казан филармониясе режиссеры Халисә Исмагилова. Иң яхшы дип табылганнарга Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнашу тәкъдим ителәчәк.

Гаризаларны, анкетаны һәм фото, видео, аудиоматериалларны kastingkzn@gmail.com адресына җибәрергә кирәк. Анкетаны сылтамадан күчереп алырга була. Гаризалар 3 июньгә кадәр кабул ителә.

Фото:  e-kazan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X