Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда халык санын алуны стационар участокларның берсендә узарга мөмкин  

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында үзләрендә исәпкә алучыларны кабул итә алмаган яисә онлайн-форматта халык санын алу мөмкинлеге булмаган Татарстан халкы стационар исәпкә алу участокларының берсе белән файдалана ала.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә республиканың барлык районнарында 430га якын стационар исәпкә алу участогы һәм  шулай ук күп функцияле үзәкләрдә  тагын 58 участок ачылган.

Сезгә уңайлы участокны сайлауны һәм аның адресын Татарстанстат сайтында белергә була.

Балык Бистәсе районында Бөтенроссия халык санын алу өчен стационар участоклар күп функцияле үзәктә һәм район мәдәният йортында урнашкан.

Шулай ук исәпкә алучыны өйгә дә чакырырга була. Балык Бистәсе районында барлык сораулар буенча 89393816927, 89393816932 «Кайнар линия» телефоннары  аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X