Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 28 иң яхшы балалар бакчасына грант биреләчәк

Татарстанда елдагыча «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты ияләрен сайлап алачаклар. Моның турыда республика август киңәшмәсенең мәктәпкәчә белемгә багышланган секция утырышында хәбәр ителде.

Республиканың 28 алдынгы балалар бакчасына 500 мең сум күләмендә грант тапшырылачак, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин: «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс үткәрү вакыты бераз кичектерелүенә карамастан, гран ияләре быел да ачыкланачак».

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына узган елны 30 балалар бакчасы ия булган иде. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бүләк мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларга татар һәм рус телләрен югары дәрәҗәдә укыткан өчен бирелә. Мисал өчен, Казанда гына 78 билингваль балалар бакчасы эшли. Аларда сабыйларны укыту татар телендә алып барыла.

 

Фото: https://pixabay.com

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X