Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның   Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Бу бәйрәм көнендә без республиканың мәгълүмати йөзен булдыруда армый-талмый тырышкан һәркемнең хезмәтен хөрмәтлибез. Үзенчәлекле һәм бай тарихлы журналист, репортер, корреспондент һөнәре җәмгыять өчен һәрвакыт кирәк һәм гаять әһәмиятле булды. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанның гавами хакимият органнары, ачыклык һәм хәбәрдарлык принципларына нигезләнеп, озак еллар дәвамында барлык массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Хәзерге вакытта глобальләшү, яңа мәгълүмат технологияләрен үстерү чорында республика журналистикасы үз офыкларын киңәйтүне дәвам итә. Буыннан-буынга күчеп килгән бәһаләп бетергесез тәҗрибә һәм иң яхшы традицияләрнең дәвамчанлыгы каләм әһелләренең һөнәри осталыгын көннән-көн арттыра. Тирәнтен аналитик мәкаләләр, күңел ачу, фәнни һәм танып белү тапшырулары, мәдәни-агарту, балалар өчен программалар – Татарстанның һәр массакүләм мәгълүмат чарасының рәхмәтле үз укучысы, караучысы, тыңлаучысы бар...
Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла. Сезнең һәрберегезнең дә мәгълүмат кырында рейтинг һәм матур сурәт өчен эшләвегезгә түгел, ә объектив чынбарлыкны ачык һәм гадел, һәрьяктан үлчәп һәм җаваплылык тоеп чагылдыруыгызга ышанабыз. Совет шагыйре В.В. Маяковский сүзләренчә, сүз – кешелек көченең гаскәр башлыгы. Россия Федерациясендәге бүгенге вәзгыятьне игътибарга алып, төрле ялганга, фейкларга һәм ачыктан-ачык провокацияләргә каршы тору аеруча әһәмиятле булып тора. Һәм шушы глобаль мәгълүмати каршылыкта сез – безнең иң төп таянычыбыз.
Сезгә сайланган һөнәрегезгә тугрылык һәм республика хакына күпкырлы хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм! Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт һәм эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X