Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табынга - гөмбә салаты

Әлеге салатны әзерләве дә ансат, ашарга да тәмле!

2 тавык түше, пешкән 3 күкәй, 2 кыяр, 1 суган, 1 банка консервланган гөмбә, 100 гр сыр, майонез кирәк. Тавык түше, суган, кыярны шакмаклап турыйбыз.

Сырны эре угычта уабыз. Гөмбә зуррак булса, шулай ук турыйбыз, шул килеш тә калдырырга ярый.

Күкәйнең агын саламлап турыйбыз. Салатны катламлап эшлибез: иң аска - күкәй агы, тавык ите, суган, кыяр, гөмбә, сыр. Һәр катлам өстенә майонез сылыйбыз.

Иң өскә вак угычта уылган күкәй сарысын сибәбез.
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tabynga-gmb-salaty

m

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X