Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республикада ил Президентының "май указлары" тулысынча үтәлүен әйтте.

“Татарстанда илебез Президентының 2012 елның май указлары тулысынча үтәлде”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

Татарстан Президенты бу уңайдан, табиблар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы ике тапкырга, укытучылар һәм бюджет өлкәсендәге башка категория хезмәткәрләрнең эш хакы бер ярым тапкырга артуын искәртте. 30 меңнән артык күпбалалы гаилә җир кишәрлекләренә ия булуын, электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гражданнарның саны 20 проценттан 80 процентка җитүен әйтте.

“Май указлары Россия Президентының яңа указы – илебезнең 2024 елга төп стратегик документы нигезендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектларда дәвам иттерелә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса