Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Табиб иң элек психолог булырга тиеш»

 - Мин үземне Казан шәһәре хастаханәсендә дип хис иттем. Чиста, якты бүлмәләр, шәфкать туташларының  ягымлы  сөйләшүләре, кече медперсоналның гел ярдәм итәргә ашыгып торуы, ә дәвалый торган табибның үтә игътибарлы, итәгатьле булуы мине таң калдырды, - дип сөйләде, баласы авыртып  район инфекция бүлегендә дәваланган бер танышым.

Ишетә белә идем ул бүлеккә яңа, яшь табиб кайтканын. Әмма аның белән бер тапкыр да аралашканым булмады.

Менә без Ринат Рәфыйк улы Гыйниятуллин белән җанлы әңгәмә кордык.

Балык Бистәсендә туып-үскән әлеге егет районыбызның 1нче гимназиясендә белем ала. Әтисе Рәфыйк әфәнде гомере буе мал табибы, әнисе Гөлфия ханым икътисадчы булып эшли. Гаиләдә алар ике бала.

Әңгәмәне Ринат үзе башлап җибәрде.

- Кечкенәдән математиканы үз иттем. Мәктәптә укыганда күп кенә олимпиадаларда катнашып призлы урыннарга лаек булдым. Табиб булырмын дип башыма да китермәдем. Әмма әтиемнең хезмәтен дәвам итү теләгем юк түгел иде.Бервакыт биология   белән химия фәненнән белем бирүче тәҗрибәле  укытучыларым  Лидия Алексеевна Пичугова һәм Ольга Юрьевна Бекеева: «Ринат, бу ике фән   тормышта гына түгел, медицинада да бик кирәкле»,-  диделәр.

Минем табиб булып китүемдә аларның да өлешләре зур булды дип уйлыйм. Чөнки, алар шулай дип әйткәннән соң мин тагын да ныклабрак өйрәнергә тотындым бу ике фәнне.

Мәктәпне тәмамлагач, ул вакытта район җитәкчесе Евгений Владимирович Лылов миңа дөрес юнәлеш биреп,  максатчан программа буенча медицина университетына юллама бирде.

Укырга керү бик җиңел булмады, БДИ нәтиҗәләреннән тыш тагын берничә катлаулы имтихан бирергә туры килде. Шул вакытта башка әллә теш табибы гына булырга, әллә  соң ветеринария буенча укырга китәргә микән дигән уйлар килде.

Чөнки, әти-әни ул вакытта, улым, укый алырсың микән, авыр булмасмы соң дип  нык борчылдылар. Укуы ансат булмады, көнне-төнгә ялгап китап укып, интернетта утырган чаклар да күп булды.

Аллага шөкер, уку авырлыкларын җиңеп чыктым.  2014 нче елның 5 августында районга   кайтып   Балык Бистәсенең үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Рәфәгать улы Китаевка үземнең эшкә урнашырга булган теләгемне җиткердем. 

Әле дә беренче эш көнем хәтеремнән чыкмый.

Мине күп еллар шушы бүлектә шәфкать туташы булып эшләгән Равия ханым Зыятдинова   каршы алды. Эш барышы белән таныштырып чыкканнан соң, төнлә ашыгыч ярдәм бүлеге аша кергән авыру янына алып керде.

Күрәм, авыруның хәле бик кискен. Белсәгез иде сез минем ул чакта  ничек җиң сызганып эшкә керешкәнемне. Чөнки яңа укуын бетереп кайткан, тәҗрибәсе булмаган табиб өчен бу зур бер сынау булды.Кулымнан килгәнен   барысын да эшләргә тырыштым, катлаулы булса да авыруны аякка бастырдык, - ди ул.

-Ринат,  эш булгач төрле хәлләр була. Табиб белән табиб киңәшләшергә мөмкин. Синең андый чакларың булдымы һәм кайсы табибларга күбрәк мөрәҗәгать иткәлисең?

-Хастаханәнең коллективы бик дус һәм тату. Үзегез күрәсез, яшь кадрлар күп. Ярдәмләшеп, бер-беребезгә булышып эшлибез.

Үзем күбрәк  бүгенгесе көндә баш табиб урынбасары Рамил Фатыйх улы Гаязов һәм  озак еллар  ЛОР  табибы, хәзерге  вакытта гомуми практик табибы   булып эшләүче Рәфкать Гомәр улы Әгъзәмов белән тыгыз элемтәдә торам. Алар миңа үзләренең киңәшләре белән  һәрдаим булышып торалар.

Авыр хәлдәге авырулар булса аларның яннарына килеп тикшерүләр үткәрәләр. Шулай бердәмлектә көч дип, бердәм булып эшләргә тырышабыз.

-Ринат, гаилә хәлләре ничек? Буш вакытларыгызда ниләр эшлисез?

- Тормыш иптәшем Талия белән  Казанда укыганда уртак дустыбызның туган көнендә таныштык. Шуннан аерылмадык дисәң дә ярый. Һәм менә без бүгенгесе көндә дә бергә.Тормыш иптәшем даруханәдә фармацевт булып эшләде, әлегә өйдә нәни кызыбызны тәрбияләү эшләре белән мәшгуль.

“Яшь гаилә” программасына чиратка бастык, фатир көтәбез.

Буш вакыт бик аз була инде ул. Андый чакларда спорт белән шөгыльләнәм, саф һавада йөрергә яратабыз.

Тагын шуны әйтәсем килә. Әти-әниемә дә   бик рәхмәтлемен. Әнием гел «Улым кешеләргә гади   һәм мәрхәмәтле бул. Ярдәм сорап килгәннәрне кире борма, вакытың булмаса да тыңларга тырыш»,-дия килә. Әнинең сүзләрендә дә хаклык бар.

Табиб беренче чиратта  психолог булырга тиеш. Кайвакыт бит кешегә медицина ярдәме дә кирәк булмый. Аны бары тыңлаучы, ишетүче һәм киңәш бирүче кирәк чаклар була.Шуңа күрә дә мин коллективтагы хезмәттәшләремә дә гел ачык йөзле, игътибарлы булуларын сорыйм.

- Ринат, район җирлегенә эшкә кайтканыңа үкенмисеңме?

-Юк,  үкенмим. Яшьләргә дә әйтәсем килә, курыкмасыннар медицинаны сайларга, укысыннар, үзебезнең районыбызга эшкә кайтсыннар.Хезмәте җиңел булмаса да дәвалаган пациентларыңны аякка бастыргач күңелләр күтәрелеп китә.Райондашларыма, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калам.  Елмаеп һәм сөенеп яшәсеннәр.

Әңгәмәбезнең ахырында нәрсә әйтәсем килә, Ринат кебек яшь, гыйлемле, гади, гадел, олы йөрәкле белгечләр районыбызга күбрәк кайтсыннар иде.

 Ринатның күзләреннән күреп торам, туган районына кайтканына, үзенең райондашларына ярдәм итә алуына ул чиксез бәхетле.

 

Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса