Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сынучан, буялган чәчне дәвалау чарасы

Кибеткә кереп, махсус шампунь эзләүчеләр күп.

 Өстәвенә, алар кыйммәт тә бит әле. Бу шампуньны алыштыру мөмкинлеген уйламыйбыз да. 

Югыйсә, гади генә ысулы бар, ул шампуньны өйдә дә ясап була.

Бер ысул: чәчне юар өчен әчегән сөт яки йомырка кулланып була. Әчегән сөтне яки катыкны бераз җылытып, чәчкә сөртәсең. Тирегә сеңдерү өчен яхшылап сөртергә кирәк. Һәм ярты сәгать башка коры сөлге  урап тотасың. Аннары җылы су белән юып төшерәсең. 

Икенче ысул: йомырка сарысыннан шампунь - Бер  йомырка сарысын  сытып, тирегә сеңәрлек итеп  башка сөртәсең һәм, өстеннән целлофан пакет киеп, сөлге белән урап, 10-15 минут тотасың. Җылы су белән юып төшерәсең. Чәчләрегез ялтырап торыр.

Файдалы да, арзан да, уңай да. 

 

syl.ru

 

http://atnya-rt.ru/news/stati/synuchan-buyalgan-chchne-dvalau-charasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса