Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш күләгәсендә (повесть)

Сугыш күләгәсендә (повесть)

Кереш

Дөньяга яманаты таралган Суслонгер лагере 1941 елның июлендә оешып,

1943 елның ноябренә кадәр Кызыл Армия өчен пулемётчылар, артиллеристлар,

танкка каршы ата торган мылтыкчылар (ПТР) әзерләү белән шөгыльләнә.

Бары тик урыс булмаган халыклардан (татар, башкорт, чуваш, мари һ.б.)

гына тупланган – укчы 31 һәм 46нчы номерлы запас, 47нче номерлы өйрәнү

дивизиясе, 102 һәм 105нче гаубица-артиллерия бригадалары солдатлары

өйрәтүләрдән соң нинди сугышчылар булып чыкканнардыр, әйтүе кыен.

Еш кына, юньләп хәрби кием-салым белән дә тәэмин ителмәгән, ач-ялангач

курсантлар төрле авырулардан, ачлыктан күпләп кырылалар.

Сугыш ветераны Муллахмәтов Мизәхмәт Муллахмәт улының сөйләвенә

караганда, Салавычның сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән Габделбәр

Нургалиев атлы кешесе, июль аенда ук мобилизациягә эләгеп, Суслонгер

лагерена озатыла һәм кырык беренче елның салкын декабрендә шунда

ачлыктан һәм суыклардан вафат була. Кайберләре коточкыч шартларга түзә

алмыйча качып китә һәм хәбәрсез югала, кемнәрнедер качканда тоталар һәм

алып кайтып строй алдында гыйбрәт өченгә атып үтерәләр. Командный

состав, офицерларның кылануына чик-чама юк – алар балда-майда йөзә. Бары

тик 1943 елның октябрендә генә мондагы хәлләр турында легендар нарком

Климент Ворошиловка хәбәр килеп ирешә. Шул ай ахырында Мәскәүдән

аның җитәкчелегендә югары комиссия килеп төшә. Үз күзләре белән кеше

ышанмаслык күренешләрне күргән маршал, пистолетын чыгарып, строй

алдында лагерь начальнигы белән берничә офицерны атып үтерә. Ноябрь ае

башында лагерьны ябалар. Кызганыч ки, лагерь турында дөреслек пәрдәсе

һаман ачылмаган. Бу язмам Суслонгерда күп җәфалар чиккән авылдашларым

Шәйхулла, Котдус, Сәмигулла (лагерьда вафат) агайлар, күрше Ядегәр авылы

кешеләре (Ядегәр – әниемнең авылы) Кашшаф, Камил, Вәгыйз, Гыйльмулла

абзыйлар рухына бер дога булып барып ирешсен. Якынча мәгълүматлар буенча,

лагерь корбаннарының саны ун мең кешегә җитә, диләр.

 

Сугышка повестка

 

Җиңүнең җитмеш еллыгы якынлашкан көннәр иде. Туксан ике яшен тутырып

килүче Кашшаф карт һәрчак бу бәйрәмне зур дулкынлану белән каршылый.

Кырык икенче елның сентябреннән сугышка алынып, төрле фронтларда кан

койган, атыш-кырылышлар тәмамлангач та, ике ел хәрби хезмәттә калдырылган

карт солдат ерак үткәннәрнең һәр елын һәм аен гына түгел, һәр көнен диярлек

хәтерли. Зиһененә бигрәк тә яманаты дөньяга таралган Суслонгер өйрәнү

лагерьларындагы мәхшәргә тиң күренешләр бөтен ваклыклары белән сеңеп

калган. Салкын окопларда ятып, өсләренә дошман «Тигр»лары сытып үтерергә

омтылып килгәндә, маңгайга бәреп чыккан тирне дә сөртмичә, сулышын

кысып, «ПТР»ның тәтесенә баскан чаклар, Суслонгердагы ачтан үлмәс өчен

җан тартышулар белән чагыштырганда, пүчтәк кенә булган кебек. Һай, ул

чаклар. Менә хәзер дә исенә төшкәндә, тәннәре чемерди, арада җитмеш елдан

артык гомер озынлыгы ятса да, төшләренә кереп җәфалый. Күпме якташлары,

авылдашлары иза чикте аның белән, кайберләре шунда соңгы сулышын алды.

Инде тынычланырга кирәк, тормышының ахырын намазлыкта, күптән түгел

гүр иясе булган хатыны Сабира рухына һәм җиде баласы белән ике дистәдән

артык онык һәм оныкчыклары исәнлегенә дога кылып уздырырга дип исәпләп

торганда, беркөнне оныгы Камилнең:

– Арча һәм Әтнә районы энтузиастлары Суслонгерга барып истәлек ташы

һәм чардуган урнаштырганнар, – диюе кабат төн йокыларын качырды. Шушы

яшенә җитеп, ниндидер ике йөз илле чакрымдагы Мари иленең Звенигов

районына барып чыга алмады тәки! Ничә тапкыр талпынды югыйсә. Тик

нәрсәдер тотты, күңел эчкәресендәге үзенә дә аңлашылмаган тойгы рухын

богаулап, бөреләнеп килүче уй-ниятен юкка чыгара килде. Үткәннәр белән

йөзгә-йөз очрашудан, аларны хәтерендә кабат яңартудан курыкты бугай. Моны

үз-үзенә танырга гына теләмәде. Оныгы ирештергән хәбәр бөтен икеләнүләренә

нокта куйды. Якты дөньялардан киткәнче, ничек тә ул урыннарны әйләнеп

кайтырга, аз-маз өйрәнә башлаган Коръән сүрәләрен укып, шунда мәңгелек

сыену урыны тапкан бәхетсезләрнең җаннарын тынычландырырга кирәк.

Бәлки, үзенең дә күңеле бушаныр, бакыйлыкка да тынычланып китәр. Шул

көннән соң Камилне:

– Суслонгерга алып бар! – дип тинтерәтергә кереште.

Тегесе:

– Ярар, дәү әти, җай туу белән, сәфәр чыгарбыз, – дип ышандырса да, җай

дигәннәре тиз генә чыкмады. Ул арада Җиңү бәйрәмнәре генә түгел, җәй дә

үтеп, сентябрь ае керде. Саргылт төскә манылган көяз каеннар, ут яфраклы усак

агачлары гүзәллекләреннән теләр-теләмәс аерыла башлаган чак. Әнә шундый

мәлдә авылдашлар Вәгыйз һәм Котдус абыйлары белән сугышка алганнары

Кашшаф картның бүгенгедәй күз алдында. Оныгы Камил янәшәсендә җайлап

урнашкач, асфальт юлдан җилдерүче машина тәгәрмәчләренең җиңелчә

гүелдәве астында элекке фронтовик хатирәләренә чумды...

Колхозда эш кайный, кызу урак өсте. Басудан көнозын атлар белән иген

ташыган егетләр кичке уңайда район үзәгенә илтергә олаулар әзерли. Бу инде

гадәткә кергән: тәүлекнең якты вакытында – басуга, кичке мәлдә – район

үзәгенә. Күбесе малай-шалайлыктан да чыгып җитмәгән үсмерләр һәм алар

арасында бүген-иртәгә сугышка алынырга тиешле Кашшаф яшендәге ике-өч

егет, ашлык кабул итү пунктында йөкләрен бушатып, әниләре хәстәрләгән ипи

кисәге һәм берничә салкын бәрәңге белән тамак ялгап алганнан соң, юньләп

ял итәргә дә өлгермиләр, төн пәрдәсе сыегайганчы кайтырга кузгалалар.

Кайтып, атларга һәм үзләренә чак кына ял биргәч, янә – басуга. Бөркөнне авыл

советыннан хәбәр китерделәр: «Хәкимов, иртәгә таң белән, кирәк-яракларыңны

җыйнап, хәрби комиссариатка барасы». Әнисе улының биштәренә алдан ук

киптерелгән сохарилар, бәйләгән җылы оекбашлар белән йон бияләйләрен

тыкты. Телогрейка бирергә дә онытмады. Кашшафның:

– Әни, син бигрәк инде, бу вакыттан кем шундый әйберләр кия, – диюенә:

– Алай димә, балам, җылы – сөякне сындырмый ул, кирәге чыга аның, –

дип җавап бирде.

Ай ярым да үтмәде, Кашшаф әнисенең мең мәртәбә хаклы булуын кабаткабат рәхмәт хисләре белән исенә төшерде. Суслонгерда аяк-куллары өшүдән

әнисенең алдан күрүчәнлеге коткарып калды. Ә хәзергә аның ике авылдашы

белән ат арбасына утырып, әче таң белән район үзәгенә кузгалуы. Аларны,

сугышның беренче елындагыча, хатын-кызлар һәм бала-чага чыр-чуы,

кемнеңдер моңланып җыр сузуы да озатып калмый. Туганнар, якыннарның

саубуллашканда тыенкы гына әйткән сүзләре, исәнлек теләкләре колакка

чалына. Җыр кайгысы димени. Фашист мәлгунь Идел ярына ук чыккан,

«Корычкала»ны алырга ыргыла ди анда. Авылда атна саен кемгә дә булса кара

пичәтле кәгазь килмичә калмый. Кашшафларны да Сталинград юнәлешенә

ташларлар, мөгаен, хәерлегә булсын.

 

 

Лагерьда

 

Аларны Казаннан Сталинградка түгел, күршедәге Мари Республикасының

Суслонгер лагерена җибәрделәр. Тупчы, пулемётчы, танкка каршы ата торган

мылтыкчыларны әзерли торган курсларга. Әүвәл мал вагоннарына төяп,

Звенигов районы тимер юл станциясенә китерделәр. Әле бу юлның ахыр

ноктасы булмаган, янә ун чакрым чамасы урман эчләп укыту-өйрәтү үзәге

урнашкан тарафка җәяүләп атладылар. Мондагы урманнарга шаккатмалы,

тирә-як тоташ тоннель хасил иткән чытырманлыклардан тора шикелле,

баш түбәсендә кояш кына күк йөзе буенча озатып бара. Анда-санда күзгә

землянкалар, агач бараклар чалына башлады. Кайберләре янында ниндидер

кешеләр шәйләнә. Аларның килеш-килбәтләре ничектер сәер тоела, күбесенең

өс-башлары теткәләнгән, йөзләрен сакал-мыек баскан. «Монда яшәүчеләр

шулкадәр хәерче микәнни?» – дип уйлады Кашшаф, исе-акылы китеп. Ул әле

киләчәктә үзләрен дә шундый язмыш көткәнен башына да китерми иде.

Беренче землянкалар күренгән урыннан акрынлап ачыла башлаган

«коридор» торган саен киңәя барды. Инде буе ике чакрым чамасы, иңгә дә

хәйран киң аланлыкка чыктылар. Хәрби лагерь дигәннәре шушыдыр инде,

дип уйлады Кашшаф, биниһая дәү йомран өннәренә охшап тезелеп киткән

землянкаларга карап. Моның өннәр түгеллеген араларында агач бүрәнәләрдән

аннан-моннан юнып ясалган котсыз агач баракларның сураеп торуы, җир

астыннан һәм шул корылмалардан күләгәләрне хәтерләткән кешеләрнең

кереп-чыгып йөрүләре раслый. Тукталырга әмер яңгырады. Ике йөз кешелек

төркемне станциядән лагерьга озата килгән лейтенант аларны каршылаган

майорга үрә катып «честь» биргәч, шартын китереп, рапорт ясады. Тегесе

ярар дигән мәгънәдә кул селтәп, аякларын аерып басты да, сөзәргә җыенган

үгездәй, кайсы әле малайлыктан гына чыгып килүче, кайсы инде ир уртасы

курсантларга текәлде. Күп эчүдән йөзе шешенгән, күзләре ачулы елтырый

иде аның.

– Здесь порядки жёсткие. Забудьте о мирной жизни. С утра до восхода

– занятия. Валка леса, заготовка дров, отопление землянок и бараков тоже

вменяются в ваши обязанности. Вас обучаем на артиллериста, «ПТР»чика

и пулемётчика. Не выдержав испытаний, некоторые убегают. Их по-любому

поймаем и расстреливаем перед строем. Так что заранее предупреждаю:

выкиньте из головы дурную мысль. Теперь расходитесь по землянкам, после

обеда пойдёте на валку леса!

Майор, сүзе беткәнен аңлатып, аркан борылды. Кашшафларның батальон

командиры икән. Ул авылдашлары Вәгыйз һәм Котдус абыйлар белән бер

ротага һәм хәтта бер взводка туры килде. Монысы бәхет иде, кыен чакта

барыбер алар бер-берсенә терәк.

Унбиш кешегә исәпләп казылган землянкага егерме биш кешелек взводны

сыйдырганнар, ә тулы бер ротаны агач баракка дыңгычлап тутырганнар. Ул

кадәр халык кысан куышка сыймас та иде, шуңадыр, ятак хезмәтен үтәүче

нарларны ике катлы иткәннәр. Баш астындагы мендәр урынына такта, ә

матрас итеп чыршы һәм нарат ылысы җәйгәннәр. Арып кайтып, урынына

ауган курсант авыр йокыга чума. Иртән хәлсезләнеп уяна. Бердән, ачлык

җәфаласа, моңа начар ис, һава җитмәү өстәлә. Еш кына блиндаж дип аталучы

землянкалардан, агач бараклардан төнлә җан тәслим кылган берәр бичараны

күтәреп чыгалар. Бу турыда Кашшафлар лагерьга килгән көнне, алардан алда

хезмәт итә башлаучылардан ишетеп белделәр. Соңыннан үзләре әлеге коточкыч

күренешнең шаһиты булып тетрәнделәр. Билгеләнгән землянкага кереп урын

алганчы, төшке ашка кайтып килүче зур гына төркем кешеләр якынлашканы

күренде. Аларның ач яңаклы йөзләрен сакал баскан, өсләрендәге таушалган

киемнәре карачкыга элгән шикелле эленеп тора. Боларның хәрбиләрме, әллә

хәерчеләрме икәнен дә аерышлы түгел: кемнеңдер өстендә уңып беткән

гимнастёркасы, кемдәдер гражданскидан киеп килгән өс-баш. Күбесенең

үзара аралашуы татарча икән, арада чувашча һәм чирмешчә сөйләшүчеләр

дә бар. Тагын нинди телдәдер, аларын Кашшаф аңламады. Командирлар

урысча гына сөйләшә бугай, дип уйлады егет. Ул әле Суслонгер лагерена

өйрәтүләргә урыс булмаган халыкларны гына җыюларын белми иде. Төркем

яңа китерелгәннәр янына җиткәч, адымнарын акрынайтты, кайберәүләр туктап

ук калды. Кызыксынып күздән кичерергә керештеләр. Аларның карашлары

күбрәк яңа килгәннәрне түгел, аларның иңнәрендәге биштәрләрен капшыйлар

кебек тоелды.

– Кайсы районнан буласыз? – дип сорады кырык яшьләр тирәсендәге берсе.

Районның исемен ишеткәч, – ә-әә, алай икән, – дип куйды. Аннары төкерекләрен

йотып: – Теш арасына кыстырырга берәр нәрсәгез юкмы соң, үтереп ашыйсы

килә, – диде, кипкән иреннәрен ялмаштырып. Кыяфәте шулкадәр мескен иде

бу вакытта, Кашшафның аны кызганудан йөрәге кысылды. Яшьлек диген: ике

дә уйламыйча, иңендәге юл капчыгын аягы астына куеп авызын чиште һәм

өстә яткан сохариларны учына сыйган кадәр алып, тартып чыгарды.

– Мә, абзый, ал, – диде ул, ихлас елмаеп. Ач яңак, каян килгән җитезлектер,

шыр сөяк озын бармакларын тырпайтып, ике куллап сохариларны эләктерде

һәм, шундук йөзе белән ризыкка капланып, шатыр-шотыр чәйнәргә дә кереште.

Бу хәлгә аптыраган егет һәм иптәшләре исләренә килергә өлгермәделәр, әллә

ничә тактадай юка, нечкә беләк өлеш сорап Кашшаф капчыгына үрелде. Авыл

 малае артык гади шул, «кара көн»гә дип әнисе туплаган запасын уңга-сулга

таратты. Ярый әле шулчак Котдус абыйсы килеп иңеннән тотты:

– Нишләвең бу? Күрмисеңмени мондагыларны ачтан интектергәннәрен,

киләчәктә безгә дә шулар язмышы яный бит, – диде күпкә өлкән авылдашы,

өметсезлек тулы аваз белән. Кашшаф айнып киткәндәй булды, капчыгына

текәлеп карады, ул инде яртылаш бушап өлгергән.

– Җитте! – диде егет, сораучылардан чак аерылып.

Землянка эченә керделәр. Монда ярымкараңгылык хөкем сөрә. Яктылык,

сүрән булып, бер кырыйда мунча тәрәзәсе зурлыгында уелган шакмактан гына

керә, кирәк чагында чыра яндыралар. Төшке ашка барасылары юк, батальон

ашханәсеннән аларга иртәгедән башлап кына баланда җибәрәчәкләр. Хәзинәдә

бары белән канәгатьләнергә туры килде. Төштән соң инде яңа алынганнар

белән «бабайларны» бергәләп ерактагы урман делянкасына куаладылар.

Төннәрен, салкыннар башлангач, землянка һәм баракларда махсус көйләнгән

«буржуйкаларны» (бигрәк тә кышларын) ягып җылытышлы. Утынны үзләре

әзерлисе. Аяк астына калын кар ятканчы ашыктыралар. Әллә ничә чакрымнан

биш-алты кеше чи бүрәнәне иңнәренә күтәреп лагерь ягына таба атлаганда,

Кашшафның әлеге гайре табигый күренешне аңлый алмыйча, башы катты.

«Нинди мәгънәсезлек бу, янәшәдә үк урман югыйсә?» – дип уйлады ул,

үрсәләнеп. Ач, хәлсез курсантларның йөк күтәрмичә дә атлауларының рәте юк,

бүрәнәләрен лагерь биләмәләренә кайтарып җиткергәнче, кырыкмаса-кырык

мәртәбә привал ясарга туры килә. Аларны эткәләп-төрткәләп ашыктыручы

кече командирлар һәм ниндидер шикле кыяфәтле, тук чырайлы елгыр адәмнәр

(«чыбыксыз телефон» бу затларның аерым баракта, уңай шартларда яшәп ятучы

начальство куштаннары булуын кайтып җиткәнче үк белдерде) привалларны

гына мөмкин кадәр кыскартырга тырышалар, һай-һулап:

– Лентяи, двигайтесь давай, – дип акырыналар. Куштаннарның күбесенең

урысчасы ташка үлчим – алары вата-сындыра, бигрәк киртәгә сыймый.

Шундыйлардан берсе:

– Трудна в учении, легка в баю, – дип, күп белдеклеләнеп теленә салына.

Урман ешкынлыгыннан атлар кешнәвенә охшаш хырылдау булып көлү

кайтавазы яңгырый...

 

 

 

 

 

Фото: 900igr.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса