Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт белән хезмәтне бәйләп

“Авыл офыклары” газетасы “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә эшләп килүче “Сәламәт бул” (“Будь здоров”) клубы әгъзалары турында язмаларны урнаштырып килә. Клубта без күп, һәрберебезнең тормышка, кешеләргә карашыбыз аермалы. Без үзебезне актив, максатчан, кыю буын буларак күрсәтәсебез килә.

Нурсана Тәхәвиева безнең арабызда биш ел шөгыльләнә. Ул озак еллар кешеләр сәламәтлеге өлкәсендә хезмәт куя. “Нурсана бик мәшгуль кеше. Бездә төрле шөгыльләр буенча мастер класслар үткәрә. Шәл, косынка, челтәрле яулыклар һәм башка эшләнмәләренә сорау зур, -ди клуб җитәкчесе Нина Федоровна Мусина.
Нурсана Юлсубино авылында 1941 нче елның март аенда ишле гаиләдә алтынчы - төпчек бала булып дөньяга килә. Әнисе кыр эшләрендә хезмәт куйса, әтисе тегермәнче булып эшли. Сугыш башлангач ул фронтка китә һәм күп тә үтми хәбәрсез югала. Гаилә сугыш елларында зур кыенлыклар кичерә. Башка яшьтәшләре кебек балачаклары өлкәннәргә булышып хезмәт юлында уза.
«Минем өлкән абыйларым күмәк хуҗалыкта хезмәт куйдылар. Без аларга булыша идек. Урып-җыю вакытында йөк машиналарына комбайннар суктырган икмәкне чиләкләр белән тутырып, ындыр табагында кул белән бушата идек.
6-7 сыйныфта  комбайнчы булып эшләүче ике абыемның хисапчылары булдым. Алар алдынгы хезмәт ияләре булдылар,- дип искә ала Нурсана. -Үз сыерыбыз өчен урманда печән әзерләдек. Яше җиткәч бер абый армия сафларына, икенчесе Усады авылына, механизаторлар  әзерләүче мәктәпкә укырга керде. Апалар Казанда  бала караучылар, берсе торф чыгаруда иде. Мин аның янына да барып эшләп йөрдем әле».

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Светлана Кутлина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса