Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңгы кыңгырау олы юлга дәшә

54 ел элек безнең өчен яңгыраган соңгы кыңгырау бәйрәмен, безне укыткан укытучыларымны искә алып, мәктәпне тәмамлаган укучы хисләрен кичереп утырдым әле мин.

Бу көнне мәктәп безне үз кочагына җыйды. Әти-әниләр, укытучыларыбыз, чакырылган кунаклар, ак бант, матур формадан кыз-егетләр тантаналы ленейкага бастылар. Һәрбер чыгарылыш укучысы ак хыяллар, зур өметләр белән янды. Укытучыларыбыз безгә хыялларның тормышка ашуын теләде.

Сыйныф җитәкчебез - Евдокия Кузьминична Тарасова иде. Ул чынлап та яхшы күңелле, һәркайсыбызны шәхес итеп тәрбияләде, белем бирде.  Мәктәп директоры Михаил Иванович Кузнецов физика укытучысы иде, хәзерге вакытта Балык Бистәсендә яши. Әнә шулай безне белемле, көчле укытучылар укытты. Рус теленнән Мария Рубцова дәресләрен тын да алмый тыңлый торган идем. Үзем дә алар кебек укытучы һөнәрен сайладым, Шомбыт мәктәбендә 34 ел укыттым, хезмәт ветеранына ия булдым.

 Мәктәпне бүгенге көндә 1995 елдан Рамил Фәрзетдинов җитәкли. Коллективның төп өлешен җирле кадрлар тәшкил итә. Быелгы уку елының соңгы кыңгырау бәйрәме пандемия нәтиҗәсендә онлайн режимда узды. Мәктәпне исә 3 укучы – Азат Галимуллин, Булат Гайнетдинов, Айназ Хәбибуллин тәмамлады. Аларның теләкләре югары уку йортында белем алу. Сыйныф җитәкчесе Алексей Тимофеев теләкләренә кушылып мин дә аларга уңышлар, якты юллар телим. Хыялларгыз тормышка ашсын укучылар.

 

Гөлсинә Саттарова,

1966 нчы елгы чыгарылыш сыйныфы укучысы, ветеран укытучы.

perv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса