Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңгы кыңгырау олы юлга чакыра ( Фотолар)

Балык бистәсе 1 нче гимназиясен быел 32 укучы тәмамлый. Шунысы сөендерә, аларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарына хәер-фатыйха алганнар.

Кичә алар өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчес Илдат Таҗетдинов килгән иде.

   Тантананы әлеге уку йортының директоры Ләйсән Хәлилова ачып җибәрде. Ул үткән уку йомгакларының уңышларына лаеклы өлешләрен керткән бер төркем чыгарылыш сыйныфы укчыларының исемнәрен атап узды.”Ел укучысы” номинациясендә җиңеп чыккан Рената Гаязованың исеме алкышларга күмелде. Аннан мәктәпнең иң-иң ә активлары төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.

   Бәйрәмдә чыгыш ясаган Илдар Таҗетдинов үзенең чыгышын,нигездә, чыгарылыш сыйныф укучылары адресына юллады.

   -Кайда гына,кем генә булсагыз да,Балык Бистәсеннән булуыгызны истән чыгармагыз.Сез креатив буын,шунлыктан яңа казанышлар,зур уңышлар көтәбез сездән.Сезнең уңышларыгыз белән балыкбистәлеләргә,әти-әниләрегезгә горурланып яшәргә язсын.Алда тормыш кыенлыклары аз булмас,яшәеш шатлык-куанычлардан гына тормый ул,югалып калмагыз.Авырлыкларны җиңәргә,буйсындырырга өйрәнегез,шуның өчен тырышыгыз.Беренче олы сынауыгыз бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырудан башлана. Сезгә зур уңышлар теләп калам,-диде ул.

   Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән тәбрикләргә килгән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков,район ЮХИДИ җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов,спорт,яшьләр оешмалары җитәкчеләре Ильнур Гыйниятуллин,Алмаз Мөхәммәтшинның да чыгарылышларга әйтер мактау сүзләре,алып килгән мактау кзгазьләре,бүләкләре күп булды. Укучылар да җавапсыз калмадылар: укытучыларын чәчәкләргә күмделәр алар.

   Аннан һәркайсы мәктәп куенында соңгы тапкыр кыңгырау чыңлаттылар,саубуллашу вальсы башкардылар, шарлар, ак күгәрченнәр очырдылар,күмәкләп истәлек фотосына төштеләр.

Парта өстендә соңгы юлын сызды,

Ничә еллар язган каләмең.

Соңгы звонок чыңлый,гүя,юллый,

Сезгә булган соңгы сәламен

  Әйе, алда аларны зур сынау көннәре-имтиханнар көтә.Без аларга тел ачкычлары,мидәт-түземлек һәм дә имтиханнарын уңышлы гына тапшыруларын телик.

Вазыйх Фатыйхов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса