Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соң шул инде, соң...

Гомере буе йөрәген тырнап, кан саркытып яшәтәчәк ул хәбәрне аңа дусты җиткерде: “Илнарияң кияүгә чыккан”. Кулыннан телефоны төшеп киткәнен дә сизмәде. “Ни булды?” - дип, янына йөгереп килгән шәфкать туташын күрмәде дә, ишетмәде дә. Колагында бары бер сүз яңгырады: “Илнарияң кияүгә чыккан”.

Синсез яши алмам, дидем,
Алам икән, алам синсез дә.
Сагышларга дәва тапмый
Калган булса күзләр яшьсез дә.
Язлар башка килмәс, дидем,
Килә язлар, килә туктамый.
Әрәмәлек кабат чума
                  яшеллеккә,
Сандугачы бары җырламый.

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ


“Сагынуның никадәр ачы ләззәт икәнен беләсезме сез?! Ә мин беләм. Үткәнен сагынмыйча, юксынмыйча яшәүчеләр сирәктер ул. Әйе, яшьлектә тормышка ашмый калган сагышлы, үкенечле саф мәхәббәтен бүген дә күпләр йөрәк түрендә яшерен бер хатирә итеп саклыйдыр. Бигрәк тә вакыт-вакыт күкрәк читлеген чәнчеп-чәнчеп алып, хәтердә яңарып торганда.

Бүген “ул” исемә төште. Ничек кенә төште әле?! Йөрәгемне очлы каләм белән шундый итеп сызып алды, авыртуына түзәрлек түгел иде. Онытырга вакыт та бит инде сине, бик вакыт. Нигә тыныч күңел белән яшәргә ирек бирмисең син миңа?! Ник газаплыйсың икән, нигә?!”

Чарасызлыктан Ирек тагын бер үзенең язмышын “йөгереп” чыгарга булды. Аның гашыйк булуы башка кешеләрнекеннән әллә ни аерылмады бугай. Бер күрүдә башын югалтты. Аннан китте очрашулар. Инде җәйгә өйләнәм дигәндә генә...

Бер атнага Казанга барып кайтам әле, дип киткән җиреннән Илнария югалды. Никтер телефоны да дәшмәде. Әти-әнисе дә рәтле җавап бирә алмады.


Ул көнне әле дә хәтерли Ирек. Эшен тәмамлап, инде кайтырга чыгам дигәндә генә аның кесә телефоны шалтырады. Эх, алмаган булсачы... Гомере буе йөрәген тырнап, кан саркытып яшәтәчәк ул хәбәрне аңа дусты җиткерде: “Илнарияң кияүгә чыккан”. Кулыннан телефоны төшеп киткәнен дә сизмәде. “Ни булды?” - дип, янына йөгереп килгән шәфкать туташын күрмәде дә, ишетмәде дә. Колагында бары бер сүз яңгырады: “Илнарияң кияүгә чыккан”. Шул халәтендә Ирек урамга атылды. Аның, тизрәк машинасына утырып, еракка, ниндидер бушлыкка омтыласы килде. Инде машинасын кабызып, китәм генә дигәндә, каршысында  “җибәрмим” дип кулларын ян-якка сузып торган шәфкать туташы Инзиләне күреп алды. Юк, бу кызыкай гына туктата аламы соң аны?! Ул, юл бирергә кушып, машинасының сигналына баскан өстенә басты. Кем инде үзенең сөйгәнен күрә торып үлем каршысына җибәрсен?! Ирекнең машинасын сүндереп, руле өстенә капланганын күрүгә кыз аның янына кереп утырды.

- Ни булды, Ирек? - беренче тапкыр ул аңа исеме белән “син” дип дәште. - Ник җавап бирмисең, ни булды соң? Мин борчылам бит.


Инзиләнең “мин борчылам бит” дигән сүзе нигәдер Ирекне чыгырыннан чыгарды.

- Ни өчен әле син минем өчен борчыласың?! Кем соң син: хатыныммы, йә булмаса сөяркәмме, кем?! - дип, кызның ике беләгеннән кысып тотып, шашкан кеше төсле күзләренә карап кычкыра башлады. Кыз куркуыннан  еларга тотынды. Бераздан Ирек, үзенең ялгышын аңлап:

- Гафу ит, - диде.

Аннан төксе генә:

- Бар, киенеп чык, кайтарып куям.

Инзилә яшьле күзләрен, китеп бармыйсыңмы дигәндәй, егеткә төбәде. Аның  әмер биргәндәй: “Тиз бул!” - дип кычкыруыннан куркып, елый-елый, киемен алырга йөгерде. Бер мәлгә Ирек айнып киткәндәй булды: “Нишлим мин? Ни гаебе бар аның? Илнариягә булган ачуымны ни өчен әле мин шушы кыздан алам соң?”

Инзиләнең киемен култык астына гына кыстырып чыкканын күргәч, ул үзендә сәер үзгәреш сизде. Кыз эш халатын да салмаган иде. Минем китеп баруымнан курыккандыр инде, дип уйлады.


Алар юл буе сөйләшмәде. Инзилә машинадан төшүгә калтыранган тавыш белән:

- Ирек, кайтып җиткәч шалтыратырсыңмы миңа? - диде.

 

- Шалтыратырмын, - диде ул коры гына.

Юк, шалтыратмады. Онытып түгел, теләмәде. Бүгенге төнен ул бары тик аңа - Илнариягә генә “багышларга” булды. Соңгы саубуллашу төне булачак. Әйе, әйе, соңгысы, һәм ул беркайчан да башка бу төнгә әйләнеп кайтмаячак. Илнария белән бәйле барлык истәлекләрне тиз-тиз генә җыеп, бер сумкага тутырды да киенеп урамга чыкты. Күзе иң беренче күктәге айга төште.

- Нишлим?! Бир киңәш, ничек яшәргә хәзер миңа? – дип, җан ачысы белән кычкырып, кулындагы сумкасын ачу белән җиргә бәрде. Шул вакыт юка гына пакет-сумка урталайга аерылды. Мизгел эчендә җил андагы әйберләрне үзе белән очыртып алып та китте. Ирек ни булганын аңышмый да калды. Шуннан ул өскә күтәрелеп карады. Ә анда ай: “Үзең сорадың ич”, - дигәндәй, серле генә елмаеп тора иде. Хәтта йолдызлар да, бер-берсен уздыра-уздыра, аңа күз кысты. Төшме, өнме икәнен аңышыр өчен ул урамдагы агач башларына  карады. Юк, селкенергә исәпләрендә дә юк. Ничек инде чалт иткән аяз төнне җил булсын, дип уйлады ул. Үзен ышандырырга тырышып, кулындагы сумкасына карады. Урталай өзелергә күп калмаган пакетны күпме җилфердәтергә тырышып караса да, җилфердәтә алмады. Аннан ертык сумканы бер учка бөгәрләп, урамга томырды. Ә ул җиргә төшеп тә тормыйча, каядыр очып китте. Ул янә күккә карады. Никтер аңа ай, йолдызлар яктырак яна башлаган кебек тоелды.


Ул төнне Ирек йокламады, хәмергә буйсынып эчте дә эчте. Ишектәге кыңгырауга да, телефонга да җавап бирмәде. Таң алдыннан әз генә йокымсырап киткән Ирекне: “Улыым, балаам”, - дигән тавыш уятты. Айнып җитмәгән егет: “Әти, әти, син кая?” - дип, бүлмәләрдән әтисен эзләргә кереште. Аннан, әтисенең бу дөньяда юклыгы исенә төшереп, алпан-тилпән килеп, кире урынына барып ятты. Әмма озак ятмады, кире торып утырды. Ни өчен әти уятты мине? Үз гомерендә авызына бер тамчы аракы алмаган баласы өчен куркуы булдымы? “Гафу ит, әти. Башка беркайчан да бу гамәлемне кабатламам”. Ирек күзендәге яшьләрен йодрыгы белән сыпырып алды да юыну бүлмәсенә кереп китте. Аннан чыкканда ул тәмам айнып беткән иде инде. Бер чынаяк кофесын аягүрә генә эчте дә киенеп эшенә ашыкты. Юлда машинасының ягулыгы бетеп килгәнен күреп, эшенә соңга калуына борчылса да, бензин салу станциясенә керми хәле юк иде. Бензин багының капкачын ябып куям дигәндә, күзе арттагы машина хуҗасына төште. Руль артында Илнария утыра иде. Машинасына кереп утыргач та, Ирек кузгалып китәргә ашыкмады. Машинаның кычкырткан тавышына да исе китмәде аның. Илнария, артка чигеп, машинасын алгы колонкага куймакчы иде, Ирек анда басарга да ирек бирмәде. Шартлар дәрәҗәгә җиткән Илнариягә  машинасын кырыйга чыгарып куюдан башка чара калмады. Ирек тә аның янына барып туктады. Берара икесе дә сүзсез генә машиналарында утырды. Кыз китәргә дип машинасын кабызуга – егет аның каршысына барып басты. Илнария дә машинадан чыкты.

- Нишлисең син, эшкә соңга калам бит.

- Син инде соңга калдың, - диде Ирек, исе китмичә генә.

- Минем бүген беренче эш көнем. Җибәр, зинһар, - дип өзгәләнде кыз.

- Бар, кем тота сине, - дисә дә, үзе машина каршыннан кузгалмады. - Кияүгә чыктым дисең инде, ә?! Ярар, әйбәт булган. Ниндирәк кеше соң җан сөйгән ярың?

- Синнән күпкә яшьрәк һәм баерак, - диде Илнария, үзенә күрә бер горурлык белән.

- Мин дә хәерче түгел идем. Машинам, өем, районда гына түгел, республикада абруем зур икәнен  беләсең. Кай җире миннән артык?

- Синең ише тиенгә эшләп көн күрүче табиб кисәге түгел инде. Зур урында эшли. Тиздән балабыз булачак.

- У-у, сез инде анда ук барып җиттегезмени?! Ярар, Илнария, сау бул. Әбиләр: “Барган урыныңда таш бул”, - диләрме әле? Менә мин дә шул теләктә, - дип, Ирек машинасына таба атлады.

Аннан кире борылып:

- Илнария, син беркайчан да малга табынма, бөтен бәхет мәхәббәт һәм балаларда, - диде дә машинасына утырып китеп барды.


Ирек эшенә соңга калып килде, аны көтеп утыручылар шактый җыелган иде. Бүлмәсенә кереп киемен алмаштырды, кулларын юды һәм өстәл янында язып утыручы Инзилә янына барып, чәчләреннән үпте: “Салават концертына ике билет алдым, әйдә, чакыр кешеләрне, тиз генә эшне бетереп кайтырга кирәк”, - дип, кызның колагына пышылдады. Кыз аңа карап елмайды һәм ишекне ачып: “Керегез, кем беренче?” - дип, чиратта утыручыларга дәште...

Ягымлы итеп сөйләшә, тәртипле, очынмый, җыйнак, тыйнак - тагы сиңа кем кирәк? Ирек үзе белән үзе шактый көрәште. Акрын гына булса да Инзилә белән аларның дуслыклары мәхәббәткә әйләнде. Бүген Ирек үзенең тормышыннан канәгать. Ике улы, бер кызы үсеп килә. Яңа тормыш корган яшьләргә әйтер теләкләре дә бар: “Ихлас яратканнарның кадерен белеп, ихтирам итеп яшәгез”, - ди ул.


Ә Илнариягә килгәндә бәхетле гаилә корды дип әйтеп булмый аны. Ирек белән очрашкан вакытта балабыз булачак дигән сүзне үч итеп кенә әйткән булган. Менә ничек килеп чыкты. Язмыш үзеннән узып шаярганны гафу итми шул. Дөрес, байлыгы бар, әмма мәхәббәт белән баласы юк. Кирегә юл булса, бүген Ирекне бик кайтарыр иде. Тик ялгышын төзәтергә соңга калды шул.

Фәридә ХИСАМОВА.

http://kukmor-rt.ru/news/dbi-khzin/so-shul-inde-so

life

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X